Вермикомпостерны сатып алып та була, әмма экологиябез өчен борчылып торган Лия аларны халыктан җыелган, кирәкмәгән пластик тартмаларда тота. Тартмаларны чүплекләрдән дә җыйган, акция вакытында җыелганнарын экоактивистлар аңа тапшыра. Биогумусны сатканда аның төп шарты: кешеләр үзләре белән кабат шундый тартма алып килергә тиеш. Алга таба төзелешләрдән калган агач аслыкларны да җыеп, ачык һавада компостер ясарга җыена. Биогумусны сатар өчен тиз таркала торган материалдан капчыклар эшләтү нияте дә бар. Алары нинди буласын әлегә төгәл белми.
Мондый эшкә алынуының беренче сәбәбе – чүп калдыкларыннан котылу. Лия әйтүенчә, Россиядә елына 17 млн ризык калдыгы чүплеккә чыгарыла. Авылларда аны кая кую проблемасы юк, ә шәһәрдә полигоннарга озатыла.
– Башка чүпләр белән бергә целлофан пакетларга тутырабыз да яхшылап бәйләп куябыз. Алар бернинди кислород та кермәслек итеп чүплектә өсте-өстенә тыгызлап өелә, шуннан төрле химик процесслар башлана. 17 млн калдыктан 2,4 млн тонна метан бүленеп чыга, ди белгечләр. Алар парник эффектын бирә һәм кешелеккә зыян сала. Без чүпнең бер өлешен булса да полигонга озатудан коткарып калабыз һәм хәтта аннан файда да алабыз, – ди Лия.
Калдыкларны әлегә урамда тота, аларны кыш көне ачык җирдә эшкәртү җае юк. Яздан башлап исә компостлаячак. Киләчәктә вермиферманы Казанда да ачарга уйлый ул. Кибетләр, җәмәгать туклану оешмаларын да җәлеп итәргә җыена. Сыра эшләүчеләр аңа шыттырылган арпа опарасы, ә шикәр җитештерүчеләр чөгендер түбен бирергә ризалашкан.
Комментарийлар