16+

Әллә җен булган инде?

Җен-шайтаннар, чынлап та, бардыр ул. Ак белән кара, яхшылык белән явызлык бертигез булмаса, баланс югалып, Җир йөзендә тереклек бетә дигәннәрен ишеткән бар.

Җен-шайтаннар, чынлап та, бардыр ул. Ак белән кара, яхшылык белән явызлык бертигез булмаса, баланс югалып, Җир йөзендә тереклек бетә дигәннәрен ишеткән бар.

Маңгайга-маңгай килеп бәрелмәсәм дә, үзем күрә яздым аны. Хәмер белән мавыккан кеше түгел, акылым камил иде (ул хәлдән соң да, шөкер, түбәм бер якка авышмады), фантазия җимешемне дә сөйләмим, фантазия өчен күпкә кызыграк һәм матуррак нәрсәләр дә җитәрлек.

Болай булды хәл. Студент чак, авылга  ялга кайткан вакыт иде. Көз көне, тымызык кына яңгыр сибәләп тора. Урамда пычракка батып йөрисе килмәсә дә, клубка чыгып кермичә буламы соң инде. Кеше дә күп түгел, мондый пычракта өйдә утыруың әйбәтрәк дигәннәр, ахры, бию залының бер башыннан икенчесенә әйләнеп чыгып, кайткан-киткән белән юк-бар сүз сөйләшкәч, бераз бильярд та сукканнан соң, кайтырга чыктык.

Яхшы сыер гына туп-туры өенә кайта инде ул, ә без яхшы сыер түгел, күрше егет белән югары очтан әйләнеп килергә булдык. Кайчагында бу очка кунак кызлары кайтып, аяк киемнәрен пычратмас өчен, клубка чыкмыйча капка төбендә генә утыргалыйлар иде. Кесә телефоннары заманы түгел бит, без кайдан белик кемнең кайчан кайтасын? Авылның балчыгы шундый үзле, кирпеч сугып була. Яңгыр яуса, урамнар үтеп чыга алмаслык баткаклыкка әйләнә, язын-көзен әйтәсе дә юк инде. Бу әле совхозның гөрләп эшләгән чагы, машина-трактор күп, юллар изелеп беткән, асфальт дигәннәре авылга хәтле генә керә. Аякка ябышкан балчыкны селки-селки сөйләшеп атлыйбыз, сөйләшер сүз бетәме соң, тик менә тымызык кына сибәләп торган көзге яңгыр бераз эчне пошыра.

Кайсы якта ничектер, бездә шундый самолетлар очмый торган көннәрдә яшь-җилкенчәкнең бакчадагы куышка, мунчага, келәткә кереп утыруы – гадәти хәл. Подъездлар юк бит, кая барырга? Берәүләр әнә, гармуннар белән утыра, икенчеләре магнитофон акырта. Алар янына сугылып чыккач, түбән яккарак төшеп, юл уңаеннан гына без дә бер мунчага кереп утырдык. Мунча артында гына кечкенә елга, аның ике ягында да таллар үсеп утыра. Җил искән саен, күңелне шомландырып, тал ботакларыннан шыбырдап тамчылар коела, мунча эче караңгы. Яшь­лек юләрлеге белән генә ке­реп утырдык инде.

Гәп корып утырабыз шу­лай, бер мәлне, урам якта аяк та­вышлары ишетел­де. Мунча янәшәсен­дә генә үскән талның җиргә сынып төшкән бо­так-сатаклары өстеннән тавыш-тынсыз гына йөреп булмый. Кем булыр бу, туп-туры мунчага таба килә бит, безнең аулакны бозып йөрмәсә?!

Ышыкланыр урын тапмыйча йөргән берәр парлыдыр инде. Капка төбендә басып торып, өши башлагач җылынырга керергә ниятләделәр микән? Ничек кенә булмасын, аяк астындагы ботак-сатакны сындырып килә бу. Парлылар да түгел ахры, бер кешенең генә аяк тавышы ишетелә. Ярый, килсен, ярамаган эш эшләп утырмыйбыз. Шомландыра гына бераз. Мунча түбәсенә тал ботакларыннан шыбырдашып коелган тамчылар да шомны өсти генә бара. Мунчаның эченә үк кермәгән идек бит, коридорында гына утырабыз. Урамдагы һәрбер тавыш ачык ишетелә.

Килеп җитте теге. Кергәч беләбез моның кем икәнен, дип утырабыз шулай, шулчак мәче ке­бек ишекне тырный башлады бу. Эчтән бикләмәгән, юка тактадан эшләнгән ишекне әллә чынлап та мәче тырный микән, кеше болай тырный алмый. Сәер, яңгыр яуганда мәчеләрнең урамда йөргәнен күргән юк. Чыгып карыйсы да килми. Баягы дөп-дөп итеп ишетелгән аяк тавы­шларына караганда, кечкенә җан иясенә охшамаган бу. Шундый вакытта кеше үз-үзен куркытып, әллә ниләр уйлап бетерә икән. Кара көзнең яңгырлы төнендә дөм-караңгы мунча эчендә, җитмәсә тышкы якта кемдер ишекне тырнаганда, ул уйларның бигрәк тә әллә ниндиләре килә башка.  Бу сәер хәлгә аптырап утырабыз, те­ге нәрсә мунчаның түбәсенә менеп китте. Түбәгә "дөп-дөп" итеп баса. Яңгырда юешләнеп, пыяла кебек ялтырап торган рубероид түбәдә кеше йөри ала торган түгел. Аннан соң, акылы булган кеше нишләп анда менсен? Ике-өч адым ясады да бу (кыекка менеп җитте ахры), бераз икенче якка таба шуып төште, аннан соң "дөп" итеп җиргә сикерде. Башка берни дә ишетелмәде.

Елтыр-елтыр карашып, бу­лып узган хәлне ми күзәнәк­ләре аша уздырып бераз утырганнан соң, чыгарга булдык. Ишекне төртәбез - ачылмый. Яшь чак бит, курку да юк түгел, тибеп ачтык. Йозак бигенә тал чыбыгы тыккан булып чыкты. Түбәдә бернинди эз күренми, пычрак аяк киеменнән эз калмый булмас иде. Яңгыр юып төшерерлек ара да узмады. Бөтен белгәннәрне укып, мунчаның артына чыктык. Мунчага терәлеп диярлек чия, слива, кура җиләге куаклары үсә. Бу чытырманга сикереп төшкәч, чыбык-чабык сынганы, кыштырдаган тавышлар ишетелер иде (мондый нәтиҗәләргә соңыннан, йөрәкләр бераз нормаль тибеш алгач кына киленде). Әлеге чытырман бакчаның арткы коймасына хәтле бара, койманың теге ягында елга. Биредә басма да юк, су эчендә яткан машина тәгәрмәчләренә басып яңгыр яуганда түгел, аяз көнне дә чыгулары җайсыз. Бакча эчендәге чытырманга кереп карарга шикләндерде һәм без өйләребезгә шылу ягын карадык.

Бу хәлгә кем ышанды, кем юк, кирәкмәгән җирдә йөрмәскә генә диючеләр дә булды. Ә бер абзый болай диде: "Ул елга буенда шуның ише сәер хәлләр элек тә, әле без бала чакта да булгалаганы бар. Мунча җенле түгел, урыны шундый аның". Кем белгән, әллә урыны шундый булган, әллә мунчасы? Егерме елдан артык вакыт узса да, авылга кайткач шул тирәдән үткәндә, әлеге сәер хәл келт итеп искә килә дә төшә. Хәзер мунча да юк инде анда, чытырманны чистарткач, бакча да матураеп калган. Әмма теге “кыштыр-кыштыр” ишек тырнаган, түбәдә йөргән аяк тавышлары искә төшеп, күңелгә барыбер шом салып куя. Хәзер мине анда күрше егете түгел, бер кашык су белән чайкатып эчәрлек сылу кыз белән дә илтеп утырта алмыйсың. Югары очның теге кунак кызы чакырса да бармыйм.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading