16+

Әлмәт мөхтәсибәте "Авыр еллар ярдәмчеләре" проектын башлый

Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте Бөек Җиңүнең 75, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "Авыр еллар ярдәмчеләре" проектын башлый. 

Әлмәт мөхтәсибәте "Авыр еллар ярдәмчеләре" проектын башлый

Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте Бөек Җиңүнең 75, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "Авыр еллар ярдәмчеләре" проектын башлый. 

Төп максатыбыз: туган авыл, бистәләребезнең тарихын өйрәнеп, төбәгебезнең өлкән яшьтәге әби - бабайлары белән аралашып, дин тыелган елларда, сугыш чорында имамлык иткән бабайларны, абыстайларны, үз йортларын җомга, гает намазлары уку өчен биреп торган шәхесләрне барлау, ди проект авторлары.

Чынлыкта бу кешеләр Пәйгамбәребез с.г.в сәхәбәләре кебек, авыр, куркыныч елларда дин тарату, кардәшләрен берләштерү өчен гаять зур өлеш керткән. Алар, нәселләре зурлау-данлауга, олы хөрмәткә лаек.

Проект шуның белән дә үзенчәлекле: Татарстанда гына түгел, элеккеге Совет иле киңлекләрендә дә бу сәхифәләр зурлап өйрәнелмәгән. Әмма авылларда, бистәләрдә динне бетерергә омтылган еллар турында сөйләшкәндә, җәмагать ул чордагы имамнарны, намаз укылган йортларны үзгә бер хөрмәт белән искә ала. Димәк ки, бу юнәлештәге эшчәнлеккә ихтыяҗ бар. 

Тарихи сәхифәләрне яктырткан хатлар Әлмәт каласының үзәк мәчетендә, шулай ук almet-islampress@mail.ru
электрон адресы аша кабул ителә. Әзерләнгән материалда язма геройлары яки аларның балалары, оныклары белән фотолар, яки ул елларда намаз укылган йорт фотолары булу хуплана.

Иң эчтәлекле язма авторлары истәлекле бүләкләр алачак. Бүләкләр проект җиңүчеләре яшәгән төбәктә  Бөек Җиңү көне тантанасы вакытында тапшырылачак.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге шикле. Үзебездән буыннарга бер хезмәт калдырыйк әле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading