16+

Әләшә бәйрәме

Әтнә районының Күәм белән Әйшияз авыллары арасында урнашкан Кала тавындагы Изгеләр каберлегендә ел саен Әләшә бәйрәме уздыралар.

Әләшә бәйрәме

Әтнә районының Күәм белән Әйшияз авыллары арасында урнашкан Кала тавындагы Изгеләр каберлегендә ел саен Әләшә бәйрәме уздыралар.

Борынгылар сүзләренчә, Әләшәне сыерчык бала очырган вакытка туры китереп үткәрергә кирәк. Анда Коръән аятьләре укып, каберлектәге изгеләр рухына багышлап дога кылалар, Аллаһы Тәгаләдән имин киләчәк сорыйлар. Әләшә бәйрәме көнне урамда бер тамчы яңгыр булса да төшмичә калмый икән.

Инде ике ел рәттән бәйрәм Ураза көннәренә туры килгәнлектән, ул аш-сусыз уза. Ә гадәттә, авылдашлар биредә корбан чала, аннан аш, пылау пешереп, табын кора икән.

Калатау итәгендә Изгеләр чишмәсе ага. Бирегә күрше авыллар гына түгел, хәтта чит төбәкләрдән су алырга, нәзерләрен үтәргә киләләр. 

– Суы бик шифалы, җире дә көчле. Тормыш авырлыкларын җиңә алмаган кешеләр безгә килеп Аллаһы Тәгаләдән җиңеллек сорый. Хәлемне җиңеләйтсәң, шуны эшләр идем дип, нәзер әйтә. Шуңа да чишмә төбендә акча, савыт-саба күп. Кешеләр нәзерләрен шулай үти, – ди авыл халкы. 

Каберлектәге чардуганнарын кәтүк җепләре белән урап алган күренешне дә беренче тапкыр биредә күрдек. Җирле халык сөйләве буенча, бу шулай ук нәзерне үтәү йоласы. Әйтик, кеше Ходайдан авыруларын терелтүен ялвара, шуның өчен берәр каберлекне чардуган белән уратам, ди. Бөтен кеше дә чардуган куеп бетерә алмый, кәтүк җебе белән чардуганны урап алу аны куюга тиң булып чыга. Агачларга бәйләнгән җеп, кулъяулыклар да шул максаттан куелган. Нәзер әйттең икән, аны һичшиксез үтәргә кирәк, ди авыл халкы.

Авыл сабыйлары – бәйрәмнең төп кунакларының берсе. Алар олылар белән беррәттән Коръән аятьләре укый. Шул рәвешле авыл халкы борынгыдан килгән йоласын буыннан буынга җиткереп саклап калырга тырыша.

Зөлфия Хәлиуллина фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading