16+

Ләйлә Дәүләтова: "Адәм белән Һава" тапшыруын халык бик яратты

Хәзер берәр җирдән эш эзлисе була. Баланы үстерергә, тормышны алып барырга кирәк бит. Бу көннәрдә 9 гыйнварда булачак концертка әзерләнеп йөрүем. Әлегә бернинди дә планнарым турында әйтә алмыйм, – дип сөйләде безгә Ләйлә.

«Адәм белән Һава» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдә тапшыруның ябылуы турындагы хәбәре белән шаккатырды. Ябылуның сәбәпләрен Ләйлә үзе белми. Аңа фәкать тапшыру ябылачак дип кенә әйткәннәр.

– Үзем дә ни өчен дип сорап кермәдем. Ябыла икән ябыла, җавабын җитәкчелек үзе бирергә тиеш. Әмма шунысын әйтә алам: бу тапшыруны халык бик яратты. 20 ел буена мин 500ләп тапшыру әзерләгәнмендер. Әле хәзер дә миңа, эх, без синең тапшыруда төшәргә өлгермәдек, дип шалтыраталар. Үземнең дә алдагы тапшыруларда төшерергә дип тәгаенләп куйган кешеләрем бар иде. Алардан гафу сорыйсым була инде.

“Адәм белән Һава” тапшыруы үзем уйлап тапкан проект иде, шуның белән дә кадерле ул миңа. Бу хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч, үзем дә аптырадым, әлбәттә. Телевидениедә иң аз гонорарга эшләп йөрдем. Чагыштыру өчен генә әйтәм: “Юлчы” тапшыруына – 50 мең, “Әй, язмыш, язмыш”ка – 20 мең, ә миңа 12 мең сум гонорар түләделәр. Ә “Нәсыйхәт” тапшыруына гомумән 8 мең сум түлиләр. Бу акчага ничек яшәргә була? Шуңа да мин концертлар, гастрольләр оештыру, китап сату, заказга шигырьләр язу, юбилей, туган көннәр алып барулар белән шөгыльләндем.

Хәзер берәр җирдән эш эзлисе була. Баланы үстерергә, тормышны алып барырга кирәк бит. Бу көннәрдә 9 гыйнварда булачак концертка әзерләнеп йөрүем. Әлегә бернинди дә планнарым турында әйтә алмыйм, – дип сөйләде безгә Ләйлә.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X