16+

Ләйсән Гыймаева: «Кыш бабай Булатны балалар таныды»

«Безнең Яңа ел башка кешеләрнекеннән аерылмый: өйдә балалар белән каршы алабыз. Көне буе бергәләп табын әзерлибез, күңел ачабыз, сәгать 12 тулгач, урамга чыгып, салют атабыз. Кайчак әниләр дә безгә кунакка килә.

Зур кызыбыз Кыш бабай барлыгына ышанмый, 13 яшьтә кайсы бала ышансын инде?! Ә Зифабыз әле дә булса аны көтә, уенчыклар алып килергә заказ бирде. Ә мин үзем беркайчан да бәйрәмгә Булаттан бүләк сорап алган юк. Үзе һәрчак нәрсә кирәген белеп ала. Бәйрәмдә генә түгел, гади көнне дә сөендерә ул.

Бер елны Булат Кыш бабай булып киенеп өйгә килеп керде. Балаларны котлады, биетте, шигырь сөйләтте. Олы кызыбыз әтисен таныган, әмма сеңлесе янында бернәрсә дә әйтмәде. Аннары, Булат янына килеп: «Әти, мин сине тавышың буенча таныдым», – диде. Без үскәндә самимирәк идек, ә хәзерге балалар бик үткен: аларны алдавы җиңел түгел.
Аллага шөкер, 2018 матур ел булды. Сөенечебез – кызыбыз Зәйнәп туды. Киләсе еллар да һәркайсыбыз өчен сөенечле булсын! Бары тик бәхетләр һәм шатлыклар алып килсен!»

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading