“Мәскәү-Казан” тизйөрешле автотрассасының 145 километр участогы Татарстан җирлегендә урнаша. Без шушы юл аралыгының ике ягына да дүрт куллап ябышырга тиешбез. Ни өчен?
Юл чите “оазислары”
Чүлләрдә аз гына су саркыган урыннарда кечкенә генә яшел почмаклар-оазислар бар. Әлеге мәйданчыклардагы кафе һәм кибетләргә туристлар да туктый. Мәскәүнең “Автодор” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко журналистлар белән әңгәмәсендә әйткәнчә, М-12 автотрассасының буеннан-буена юл читләрендә автосервислар, кафелар һәм кече кунакханәләр урнашачак, ягъни үзенә күрә “оазислар” барлыкка киләчәк.
Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев та М-12 автотрассасына зур өметләр баглый.
- Көнчыгышка сәфәр ясаган күп кеше: “Сәмәрканд нинди матур шәһәр! Боһара – гаҗәеп!” - дип сөйли. Чүлдә төзелгән әлеге мәрҗән-шәһәрләр халыкта бүген дә соклану хисләре тудыра. Ни өчен шулай матур соң алар? Чөнки әлеге шәһәрләр үз заманында Бөек ефәк юлы узган урында урнашканнар, аларга Һиндстан, Кытай, Иран һәм башка илләр сәүдәгәрләре тукталган, - дип, тарих сәхифәләрен барлап, фикерләре белән уртаклашты Рәмис әфәнде.
М-12 автотрассасының Татарстан участогының иң зур өлеше Кайбыч районына туры килә.
- Без моңа сөенәбез генә, - дип дәвам итте сүзен Рәмис Хаялиев. – Юллар – үсеш чыганагы. Район җирлегендә складлар, хәтта завод төзелсә дә, без каршы түгел. Заводы булмаган очракта да, барыбер башка юл чите корылмалары төзеләчәк. Бу эш һәм хезмәт күрсәтү урыннары барлыкка киләчәк дигән сүз.
Тавык “кетәклекләре”
М-7 “Волга” автотрассасының Казан-Чаллы участогында Татарстанның нефть компанияләренә караган АЗС корылмалары 10-15 ел элек матур иде. Ләкин соңгы елларда Россиянең башка нефть компанияләре тарафыннан төзелгән заманча АЗСлар безнекеләрне “тавык кетәклеге” дәрәҗәсенә төшерде. Борынгылар алар башлы булган: юл читендәге Сәмәркандны һәм Боһараны мәңге тутыкмаслык матурлыкта төзегән. Безгә М-12 автотрассасы читендә дә корылмаларны юлчыларны сокландырып туктатырлык корылмалар төзү зарур.
Аннан килеп, М-7 федераль автотрассасында республиканың нефть тармагы предприятиеләренең Шәле һәм Нырсы авыллары турысында (бер конкрет мисал гына бу) АЗСлары бар. Әмма шулардан 500 метр янәшәдә Россиянең нефть компанияләре АЗСлары төзеп куелды. Россиянең башка төбәкләрендәге шоферлар һәм юлчылар, әлбәттә инде, илкүләм таныш булган АЗСларга күченде. Безнекеләр мөлдерәгән күзләре белән машина кергәнен көтеп утыра. Безгә М-12 автотрассасының республика участогында Татарстан компанияләре АЗСларын гына урнаштырырга кирәктер бәлки?
Татарстан балкышы
Хәзерге М-7 автотрассасында һәм төзеләчәк М-12 автотрассасында да Татарстан милли яктан балкыса гына табышка ирешеп булачак, дип уйлыйм. Беренче чиратта кафеларны татар милли орнаментлары белән бизәү һәм татар милли ризыклары тәкъдим итү зарур. Әлбәттә, бу татар ашлары белән генә чикләнү дигән сүз түгел. Кафеларда татар милли киемнәрендәге апа-кызлар хезмәт күрсәтсә, тагын да яхшы.
Юлчыларны җәлеп итүнең икенче ысулы – мотор ягулыгының сыйфатлы булуы. Татарстан нефть компанияләре җитештергән мотор ягулыгының да сыйфатлы икәнлеген сизенгән һәм яхшы бонуслар турында ишеткән халык, һичшиксез, үзебезнең АЗСларга да ышанып керәчәк...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар