16+

М-12 - отышлы проект: очкыч тизлеге, табыш һәм саф һава

Экспертлар фаразлавынча, автомагистраль төбәкләргә 2,4 триллион сум икътисади нәтиҗә-отыш бирәчәк. Казан белән Мәскәү арасын автомобильдә 6 сәгать 30 минутта узып булачак, хәзер моның өчен 12 сәгать китә. М-12 трассасы 794 чакрымны тәшкил итә, анда рөхсәт тизлеге сәгатенә 130 чакрым чикләрендә куела.

М-12 - отышлы проект: очкыч тизлеге, табыш һәм саф һава

Экспертлар фаразлавынча, автомагистраль төбәкләргә 2,4 триллион сум икътисади нәтиҗә-отыш бирәчәк. Казан белән Мәскәү арасын автомобильдә 6 сәгать 30 минутта узып булачак, хәзер моның өчен 12 сәгать китә. М-12 трассасы 794 чакрымны тәшкил итә, анда рөхсәт тизлеге сәгатенә 130 чакрым чикләрендә куела.

Ерак араларны якынайтү, тизлеккә ирешү кешелекнең гомерлек теләге. Очкычлар һәм галәм кораблары уйлап табылды. Җир өсте транспорты да очкычлардан артта калырга җыенмый.

Поезд – соңрак, ә хәзер - машина
Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрале төзеләчәге турындагы хәбәр җәмәгатьчелекне җанландырып җибәргән иде. Казаннан ил башкаласына 3 сәгать 45 минутта барып җит әле син! Моңа ничек гаҗәпләнмисең?! Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешен нык хуплады. Ул проектның иртәме-соңмы барыбер гамәлгә ашырылачагына ышана.
Бүген Россия җитәкчелеге күбрәк Мәскәү – Түбән Новгород – Казан югары тизлекле автомагистраль төзү идеясен яклый. Мәскәү транспорт икътисады һәм транспорт сәясәте институты директоры, профессор Михаил Блинкин инануынча, автомагистраль проекты да һәр яктан отышлы. 
– М-12 автомобиль юлы Татарстанны үзәк ноктага әверелдерәчәк, икътисадын тагын да күтәреп җибәрәчәк, – ди профессор Михаил Блинкин.
Идел буе автомобиль һәм Кама нефть-химия кластерлары, шулай ук машина төзелеше булган башка төбәкләрнең транспорт элемтәләре яхшыра. М-12 маршрутында илебезнең 70 процент – автомобиль, 50 процент – аэрокосмик, 40 процент – металлургия, 30 процент – машина төзелеше сәнәгатьләре, 25 процент – нефть эшкәртү, нефть-химия сәнәгате һәм 20 процент авыл хуҗалыгы азык-төлек җитештерү тармагы урнашкан. Аларның барысы да автотранспортта йөкләр ташуга мохтаҗ.
Татарстанда төп предприятиеләр Казан агломерациясендә урнашкан, ә нефть-химия сәнәгате Кама инновацион кластерында тупланган. Биредәге продукцияне дә базарга чыгарасы бар, ә аның өчен юл кирәк.
 
М-12 файдасы
Экспертлар фаразлавынча, автомагистраль төбәкләргә 2,4 триллион сум икътисади нәтиҗә-отыш бирәчәк. Казан белән Мәскәү арасын автомобильдә 6 сәгать 30 минутта узып булачак, хәзер моның өчен 12 сәгать китә. М-12 трассасы 794 чакрымны тәшкил итә, анда рөхсәт тизлеге сәгатенә 130 чакрым чикләрендә куела. Юлның 145 чакрымы Татарстан буенча уза.
Мәскәүдән Санкт-Петербургка яңа М-11 автотрассасы төзелгәннән соң узган елда юл-транспорт һәлакәтләре – ике, ә һәлакәттә үлү очраклары 2016 ел белән чагыштырганда өч мәртәбәгә кимегән. 
М-7 “Волга” автотрассасының Мәскәү – Казан өлешендә 2018 елда 809 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 188 кешенең гомере өзелгән булган. Яңа М-12 автомагистрале сафка бастырылса, Мәскәү – Казан арасындагы юл һәлакәтендә үлүчеләр саны 2030 елга 25тән дә артмаска мөмкин дип фаразлана.
Юлда узган вакыт кыскару Татарстан белән Мәскәү агломерациясенең (зонасы) икътисади элемтәләрен көчәйтә, республиканың кече бизнесы үсешенә уңай этәргеч бирә. Татарстан эш урыннары булдыруда Россиянең алдынгы 10 төбәге исемлегендә. М-12 автомагистрале сафка бастырылуның беренче өч елында ук 15 меңгә якын яңа эш урыннары барлыкка киләчәк. М-12 автомагистрале янәшәләрендә кунакханәләр, ял урыннары, юлларны карау һәм автомобильләргә хезмәт күрсәтү базалары, АЗСлар төзелә. Төзелеш барышында районнарның юллары да төзекләндерелә, кәрәзле элемтә мөмкинлекләре үстерелә. 

Табигать саклана
М-12 автомагистрале буенча 12 юл-транспорт чишелеше ясала, Казанга якынрак урында Идел аша тагын бер күпер төзелә. Татарстанга юл Кайбыч районында килеп керә һәм Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы районнары аша уза.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сүзләренә караганда, автомагистраль республикадагы авылларны, сулыкларны һәм табигать тыюлыкларын урап уза. Профессор эксперт Михаил Блинкин әйтүенчә, юл төзелеше барышында табигатькә зыян китермәскә тырышачаклар. “Агачлар киселгән очракларда, яңалары утыртылачак. Кыргый җәнлекләр йөрү өчен махсус күперләр, ә кечкенә җәнлекләр өчен торба- аралыклар калдырылачак”, – ди ул.

Кайдан киләбез, кая китәбез?
Югары тизлекле М-12 автомобиль юлы Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия һәм Татарстан республикалары аша уза, әлеге юл “Көнбатыш – Көнчыгыш” халыкара транспорт коридорының бер өлешен тәшкил итә. Яңа юл Татарстанга Кайбыч районында килеп керә һәм Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч районнарыннан уза. Автомагистраль “Шәле – Саескан Тавы” юлына ялгана. М-12 автомагистраленең Татарстан өлешендә 4 яңа юл-транспорт чишелеше төзү каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading