16+

«Мал эчәгесе ашап кына исән калдым»

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Халкыбыз шулай ди. Бу вакыйгалар аша узган, шушы фаҗигаләрдә катнашкан ша­һитлар әкренләп бакыйлыкка күчә бара.

«Мал эчәгесе ашап кына исән калдым»

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Халкыбыз шулай ди. Бу вакыйгалар аша узган, шушы фаҗигаләрдә катнашкан ша­һитлар әкренләп бакыйлыкка күчә бара.

Тизрәк аларны күрәсе, барлыйсы, сөйләтеп, язып каласы бар. Бөек Ватан сугышы елларында шушы мәхшәрдә ачлыктан-ялангачлыктан газап чиккән, салкыннан интеккән, Ватан өчен изге сугышка барып җитә алмыйча, биредә һәлак булган якташларыбызның якты рухы дога көтеп ята. Шушы изге ниятне гамәлгә ашыру өчен, менә инде икенче ел рәттән Теләче һәм Саба районы хакимияте җитәкчелегендәге делегация әлеге изге, фаҗигале урынга сәфәр кылып, Хәтер ташы куеп, аның янына туган як туфрагын салып, әрвахлар рухына дога кылып кайта.

Моннан тыш узган ел да, быел да биредә – Көмеш күл янәшәсендә, районыбызның танылган эшмәкәре Рифкать Шәфыйков тарафыннан Корбан чалынып, Корбан ашы да үткәрелде. Әлеге сәфәргә этәргеч бирүче дә, аны оештыручы да ул иде. Аның башлангычында без узган ел да, быел да изге җомга көннәрендә иртә таңнан зур делегация белән бер көнлек юлга кузгалдык.

«Суслонгер турында балачактан ишетеп белә идем»

Әлеге тарихи урыннар Мари Эл Республикасының Суслонгер шәһәр җирлегендә урнашкан. Суслонгер шәһәрен узгач, нарат урманнары аша тагын 12 чакрым барырга кирәк. Лагерь, анда урнашкан бараклар, землянкалар, клуб, штаб биналарының нигезләрен, йөк ташыган тачанка юлларын җәяү йөреп карап чыктык. Биредә күргәннәр бик тәэсирле булды, күңелнең иң нечкә кылларына кагылды. Бер сүз белән әйткәндә – үзәк өзгеч тарих.

– Әлеге урыннар турында балачактан ук ишетеп беләм. Әтигә ияреп, каравыл өенә еш менә идем. Анда сугыштан кайткан ирләр әлеге лагерь турында әз-мәз сөйләшкәли иде. Гәрчә ул елларда бу хакта сөйләшү катгый тыелса да, – диде чараны оештырып башлап җибәргән, традиция­гә әверелдергән, зур сәфәрнең иганәчесе Рифкать Шәфыйков. – Бала вакытта ишеткәннәр гел күңелемдә йөрде. Быел исә үземә шушы изге урыннарны күрергә насыйп булды һәм күңелемдә биредә газап чиккән якташларыбыз истәлегенә таш кую идеясе барлыкка килде. Әүвәл гаиләм, балаларым белән киңәштем. Алар бу теләгемне бик хуплап каршы алды. Теләче, Саба районы җитәкчелеге дә зур теләктәшлек күрсәтте. Ниһаять, узган ел хыялым чынга ашты. Быел исә үзгәрәк состав белән кабат килдек. Әлеге чарада катнашкан һәр кешегә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Бирегә ел саен килеп, әрвахларның якты рухына дога кылыр­га язсын.

 Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, Суслонгер лагереннан 1941 елдан 1943 елга кадәр 80 меңнән артык Совет солдаты узган. Шушы еллар эчендә диверсион җитәкчелек шулкадәр солдатны ачыктан-ачык ачлыкта, ялангачлыкта җәфа чиктергән. Өйрәнүләр урыны булып саналса да, Суслонгер лагерьлары ул елларда чын мәгънәсендә концлагерьларга әверелгән була. Фәкать бер солдатның әлеге мәхшәрдән качып котылып, әтисенә кайтып сөйләве генә әлеге кан, җан кою урынына чик куя. Полковник дәрәҗәсендәге әтисе Баш командование вәкиле маршал Ворошиловка җиткерә. Ул исә бирегә килеп, әлеге террорга катнашы булган лагерь офицерларын судсыз-нисез аттыра.

«Фронтка китеп үлүең мең хәерлерәк»

– Әбием бабам янына ике-өч тапкыр барган. Әбием үзенең, балаларының авызыннан өзеп булса да, аңа ашарга алып бара. Бу хакта бабам үзенең хатында сорап язган була. Өченче килүендә бабам әбием Хәнифәгә тиздән фронтка җибәрәчәкләрен сөенеп әйтә, – дип сөйли биредә хәрби өйрәнүләр узган Сабирҗан бабайның оныгы – «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова. Ул чакта Сабирҗан бабай: «Монда газап чиккәнче, фронтка китеп үлүең мең хәерлерәк», – ди. Лагерьдагы шартларга шул дәрәҗәдә түзеп тора алмаслык була шул.

Баксаң, офицерлар солдатларның якыннары алып килгән ризыкны бирмичә, Суслонгер базарында сатканнар яки биредә эшләүче хезмәткәрләрдән саттырганнар. Ә ачлыктан, салкыннан интеккән солдатлар, рәшәткә аркылы кулларын сузып: «Бер генә телем ипи бирегезче!»– дип сорый торган булганнар.

Болар һәм башка тарихи сәхифәләр турында безгә Суслонгер шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Кудряшов, Суслонгер урта мәктәбенең математика укытучысы Галина Лихачева һәм башка катнашучылар җиткерде. Чарада Мочалище авылы имам хатибы Рафаэль хәзрәт Сафин да катнашты. Алга китеп булса да әйтим, кайтыр юлда Теләче һәм Саба районнары җитәкчелеге Айрат Фәтхуллин белән Марат Кәримов һәм имам-мөхтәсибләр Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев белән Айнур хәзрәт Әхмәтов Мочалище авылы мәчетендә булып, җомга намазында катнаштылар, чәй мәҗлесенә чакырылдылар.

Район ветераннар Советы урынбасары Сәлмән Гыйльмиев әйтүенчә, бер ел эчендә районыбыздан Суслонгер лагеренда булган 11 кеше ачыкланган. Әлеге лагерьдан 3 кеше генә исән кайта. Эзләнүләр әле дәвам итә. Бүген Суслонгер лагеренда 16 райондашыбызның газап чигүе билгеле.

Мал эчәгесе ашап исән калган

Теләчеле Хөрмәтулла Фәрхуллинның әтисе Фәрхулла бабай да Суслонгер лагере аша уза.

– Бу сәфәр әтием сөйләгән хатирәләрне яңартты. Тирә-юньгә даны таралган лагерьны «Үлем лагере» дип йөрткәннәр. Бирегә китерелгән солдатлар яшәр өчен баракларны үзләре төзегәннәр. Бүрәнә ташыган чакта, җилкәләре суелып, канап беткән. Кайберәүләр качарга да тырышып караган. Әмма куып тотып, кире кайтарганнар, үтергәнче кыйнаганнар. Күпләре бу кыерсытылуларга, газапларга чыдый алмыйча үлгән. Кышын җылы киемнәр бөтенләй диярлек бирелмәгән. Әтием хәлсез килеш үрмәләп барганда, җиргә күмеп куелган мал эчәгесенә тап була. Аны икенче җиргә алып барып күмеп, шуны ашап кына исән калдым, дип сөйли торган иде, – ди Хөрмәтулла ага, әтисенең сөйләгәннәрен искә алып.

Баксаң, 1941-1945 елларда әлеге урыннарда куе нарат урманнары бөтенләй дә булмаган икән. Землянкалар, бараклар, административ биналар коры басуда корылган. Урман уртасындагы Көмеш күл – үзе бер аерым тарих. Кырыйдан карап торсаң, күлнең өстенә гүя көмеш сипкәннәр, якынрак килсәң, кара төскә әйләнә дә кала. Казаннан чакырылган аквалангистлар әйтүенчә, күл төбе әле дә булса кеше сөяк­ләре белән тулы икән. Яшь, тәҗрибәсез солдатлар төрле авырлыкларга, офицерларның кыерсытуларына һәм җәберләүләренә түзә алмыйча, шушы күлгә кереп бата торган булган, кайбер солдатлар исә атылып батырылганнар.

Быелгы чарада катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов Хәтер ташы янәшәсендә ясаган чыгышында: «Безнең максат – әлеге михнәтне күргән кешеләрне онытмыйча, алар хакында балаларыбызга, оныкларыбызга җиткерү. Бу тарих яңадан кабатланмасын, әлегедәй канлы, коточкыч вакыйгалар башка булмасын өчен, үз өлешебезне кертергә бурычлыбыз. Ил-җирләребез имин, тыныч булсын. Ходай илебез җитәкчелегенә мондый вәхшәтне бүтән бул­дыр­маска аек акыл, сабырлык бирсен», – диде.

Без, Суслонгерда сәфәрдә булганнар, автобуста кайтканда әлегедәй теләкләрне теләп кайттык. Шулай итеп, Рифкать абый безгә фаҗигале һәм тарихи, зур әхлакый тәрбия бирә торган урыннарны күрсәтте. Бу сәфәрләрнең дәвамлы булачагына ышаныч зур. Киләчәк буын бу хакта безгә караганда да күбрәк белеп үсәргә тиеш.

Фәнил Нигъмәтҗанов, Теләче районы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading