Апрельдән Россельхознадзор Абхазиядән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр кертүне тыйган. Сәбәбе – Абхазия территориясендә көрән төстәге кандала киң таралу.
Аның продуктлар, агач материалдан ясалган әрҗәләргә ияреп керү куркынычы булганга, бу илдән җиләк-җимеш кертүне вакытлыча чикләгәннәр. Көрән кандала җиләк-җимеш культураларын юк итә. Былтыр Абхазиядә фундук чикләвеге уңышының – 70, мандарин уңышының 50 проценттан артыгы бөҗәк аркасында юкка чыккан, дип хәбәр итә «Известия».
«ШК» журналистлары Абхазия халкы белән дә элемтәгә чыкты. Бөтен районда ук булмаса да, көрән кандала күбесенең үзәгенә үткән. Баксаң, беренче тапкыр бу бөҗәкләр белән алар моннан дүрт ел элек интеккән инде. Быел менә тагын чыкканнар. Абхазия җитәкчелеге алар белән көрәшнең төрле юлларын куллана. Бөҗәкләрне химик матдәләр белән дә агулый, хәтта халык арасында акция дә уздыра. 1 кило кандала җыйган кешегә 1 мең сум акча вәгъдә итә.
– Бу акция кайбер кешеләрдә азарт уятты. Әйтик, Гулрыпш районында 120 килога якын, Очамырда 83 кило кандала җыйдылар. Дөрес, кемдер аны акчага алыштырырга ояла. Аннары, ул бөҗәкнең исе бик зәһәр, борынны томалап җыйсаң гына. Күпләр бу бәлане шәхси проблемасы буларак кабул итте. Чынлап та, күз карасыдай саклап үстергән мандарин, хөрмәләрең юкка чыкса, йөрәк әрни. Без бит азрак суыта башласа да, мандаринга ярамый дип, учак ягып һаваны җылытабыз. Авыл хуҗалыгы белгечләре быел 10 тоннага якын кыяр, помидор уңышы җыелыр дип фаразлый. Әгәр кандала белән көрәшнең нәтиҗәле юлын тапмасалар, анысыннан да коры калуыбыз бар. Продукциябезне экспортка чыгара алмагач, акчасыз да калабыз дигән сүз, – ди Сухум шәһәреннән Андрей Топчян.
Казан федераль университетының зоомузеенда умырткасызлар бүлеге мөдире Андрей Беспятых әйтүенчә, мәрмәр көрән кандала кеше өчен куркыныч түгел, ләкин авыл хуҗалыгы өлкәсенә шактый зыян китерә. Ул сайланып тормый, юлында очраган бар үсемлекнең сыекчасы белән туклана.
– Көрән кандала субтропик климатка яраклашкан. Безнең республикага эләккән очракта, салкыннарга түзә алырмы, юкмы – билгесез. Шуңа да Татарстан өчен куркыныч дип чаң сугарга иртәрәк. Дөрес, алар безнең кышларга җайлашырга мөмкин. Ләкин моның өчен шактый вакыт кирәк булыр иде, мөгаен. Бездә көрән кандаланы хәтерләткән бөҗәкләр бик күп. Гомумән, кандалалар бер-берсенә бик охшаш. Әмма мәрмәр көрәне, шөкер, бездә әлегә табылмаган, – ди Андрей Беспятых.
Кибет киштәләрендә Абхазия мандариннары юкка чыгуны халык сизәрме? Сез җиләк-җимеш, яшелчә сатып алганда аның җитештерүчесенә игътибар бирәсезме?
Әлфия Йосыпова, КФУның Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе җитәкчесе:
– Мин яшелчә, җиләк-җимеш сатып алганда, җитештерүчесенә бик игътибар итмим. Шулай да мандаринны Марокканыкын, ә кыяр белән помидорны «Майский»ныкын сайларга тырышам. Бу чикләүләр киресенчә, үзебездә җитештерелгән товарны күпләп алуга этәргеч бирер дип тә уйлыйм.
Илдар Әхмәтов, җырчы:
– Товар сайлаганда, җитештерүчегә бөтенләй игътибар итмим. Кибет киштәләрендә Абхазия җимешләре булмауны сизмәмен дә, мөгаен. Гомумән, үзебездә җитештерелгән экологик яктан чиста, сыйфатлы яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирәм.
Сания Кәримуллина, Яшел Үзәннән газета укучыбыз:
– Быел Абхазиягә ял итәргә барырга җыена идек. Чикләвек тә ярамагач, нәрсә генә алып кайтырга инде аннан? Куркыта да. Кандала ияреп кайтса, бакчаңдагы бар җиләк-җимешне юк итәр. Абхазия мандариннарын яратканга гына түгел, мохтаҗлыкта яшәүче абхаз халкына ярдәм итәргә теләгәннән дә базарда сатып ала идем.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар