Менә безнең әнкәйләр: “Аллага шөкер, хәзер хезмәт хакы түлиләр, без акча күрмәдек, труддингә эшләдек” – дип сөйлиләр иде.
Хәзер бөтен кешегә дә хезмәт хакы бирәләр. Хәзер бер нәрсәне дә бушка эшләтмиләр. Хәтта бала табу да... Әгәр гаилә корып бала тапсагыз, сезгә дәүләт акча түләячәк. Сез шуны беләсезме? Беләсез... Ә безгә түләмәделәр. Без труддингә эшләдек. Труддингә ике бала карап үстердек. Почти биш йөз мең җилгә очты. Ләкин кайгырмыйм. Мин сөенәм! Чөнки күршеләр бар. Күршеләр... Алар алты бала үстерделәр... Миллион ярымнары җилгә очты!
Бүген моны күпләр аңламыйдыр. Әмма бу анекдот түгел, бу безнең тормыш иде. Бүген күпләр хәтта “дефицит” дигән сүзнең нәрсә аңлатканын белми. Бүген барсы да бар: ашар ризык, кияр кием, машина, акча... Тик барыбер күңел тыныч түгел - нидер җитми, нидер дефицит.
Мин бу хакта еш уйланам. Чынлап та, бүген бездән дә бәхетлерәк кеше булырга тиеш түгел кебек. Тик бәхетле булып булмый... Ничек буласың, синдә дә акча бар, ә тегенеке - күбрәк. Синең дә машинаң бар, тик күршеңнеке - икәү.
Кайчагында миңа шулай тоела... Бүген безгә бәхетле булыр өчен бар нәрсә дә җитә... Бар нәрсә дә җитә, бары тик хәерче күршеләр җитми.
Чынлап та, сез алтын өстәлләр артында, алтын бокаллардан зәмзәм сулары уртларга мөмкинсез. Әмма күршеләрегез дә шундый ук шартларда яши икән, беркайчан да үзегезне бәхетле итеп тоя алмаячаксыз. Шуңа күрә, Ходайдан байлык сорамагыз. Байлык сезгә бәхет бирмәячәк. Ходайдан хәерче күршеләр сорагыз. Һәм шул күршеләрегезне кадер-хөрмәттә яшәтегез. Чөнки алар – сезнең бәхетегез.
Комментарийлар
0
0
Как всегда гениально!
0
0