16+

Марат Кәбиров: «Мин ни өчен язганымны үзем дә белмим бугай»

Теләк дигәннән, менә мин язучы кеше бит инде. Ни өчен язам дип уйлыйсыз? Юк, акча өчен дә, популярлык өчен дә түгел. Аның өчен язсам, бүгенге укучылар зәвыгына туры китереп бер каптырмалы мәхәббәт маҗаралары әтмәлләр идем дә шулардан серияләр ясап сатар идем. Алалар. Беләсеңме, безнең халык ничек ярата андый нәрсәне.

Марат Кәбиров: «Мин ни өчен язганымны үзем дә белмим бугай»

Теләк дигәннән, менә мин язучы кеше бит инде. Ни өчен язам дип уйлыйсыз? Юк, акча өчен дә, популярлык өчен дә түгел. Аның өчен язсам, бүгенге укучылар зәвыгына туры китереп бер каптырмалы мәхәббәт маҗаралары әтмәлләр идем дә шулардан серияләр ясап сатар идем. Алалар. Беләсеңме, безнең халык ничек ярата андый нәрсәне.

Бу инде авылдагы Әсма түтинең: «Гаптери кызы, бичара, чулак Әхмәт малаеннан корсак төшертте бит. Кулы булмаса да, Әхмәт малай ясый белгән: озын буйлы, чибәр – ярты авыл кызларының башына җитте. Ә Гаптери кызы шуны белгән килеш ышанган, бахыр, яраткандыр инде. Утыр әле, башыннан башлап сөйлим...» – дип тотынганын тын да алмый тыңлап утырган кыз-хатын шикеллерәк. Тегеләр Әсма түтине башларын кага-кага, телләрен шартлата-шартлата, күзләрен сөртә-сөртә тыңлыйлар. Алар өчен Гаптери кызының корсак төшертү тарихыннан да маҗаралырак, гыйбрәтлерәк, тирәнрәк кыйсса юк. Кирәкми дә. Чөнки географиясе дә, биографиясе дә шул җирлек белән чикләнгән кеше башка нәрсәне бик аңлап та бетерә алмый. Ә монда... Үзебезнең Гаптери кызы, үзебезнең Әхмәт малае... Нәкъ менә үзебезнең яшьлектәге сыман күренешләр...

Кыскасы, бүгенге көндә язучы булу өчен әллә ни кирәкми. Укучы да бик гади. Дөньясын бөтәйтү, балаларын аякка бас­тыру өчен алган кредитларын ничек түләргә дип башы каткан, күзе тонган аның. Ул бүтән нәрсәләр турында уйламый да, уйлый да алмый, уйларга да теләми. Әдәбияттан да үзенең шушы халәтенә туры килердәй маҗаралар көтә. Шуны тапса, күңеле була – тагын сорый. Бу миңа кайвакыт кием сайлауны да хәтерләтеп куя. Үзенең фикере размерындагы китапны эзли ул. Шуннан кечерәкне бирсәң, үзен гулливер сыман тоя. Зурракны бирсәң, кечерәеп күмелеп кала. Дошман күрергә дә мөмкин. Чөнки син бит аның кечкенә икәнен искәртәсең, ә бу инде кәрлә дип мыскыллаган сыман. Ә ул зур кеше – әнә нинди зур йорты, затлы машинасы бар, балалары аякка баскан, хезмәт хакы зур... Ә син әллә нинди катлаулы нәрсәләр, ул аңламаган тирәнлекләр тәкъдим итәсең. Харап акыллы, имеш... Акыллы булсаң, нигә Форбес исемлегендә юксың?!. Шулай дип сүгеп ташларга да мөмкин әле ул. Чөнки бүгенге укучыда бераз фобия бар – кулланучы маниясе. Ул әдәбиятны да үзен хезмәтләндерергә тиешле сервис сыманрак кабул итә.

Менә монда инде барысы да язучы теләгеннән тора: акча эшләргә, популяр булырга телисең икән – хезмәтләндерәсең, теләгең ул түгел икән – үзеңнекен эшлисең.
Популярлыкка, акча эшләргә омтылучыларны гаепләмим. Без инде тырыша торгач, матди байлыкны, акчаны хәтта үзебезнең дә буй җитмәс дәрәҗәгә күтәрдек. Безнең теләкләр белән хәзер үзебез дә, Алла да түгел, ә акча идарә итә. Шуңа күрә, әгәр язучы укучылар зәвыгына яраклашырга, шуның белән акча эшләргә, дан яуларга тели икән – рәхим итсен. Аннан башка халык турында уйлаучы калмавын исәпләсәң, моны хәтта изге гамәл дияргә дә була. Кайчагында шундый авторларны минем президент йә депутат итәсем килә – вәт эшләрләр иде халык өчен.

Ә мин ни өчен язганымны үзем дә белмим бугай. Юк, кешеләрнең барысы да бертигез түгел. Беркайчан да тигез булмаган. Сез күргән тормышны бары тик сез генә күрә аласыз. Ә мин күргән, мин кичергән нәрсәләрне башка беркем дә күрә дә, кичерә дә алмый. Үзем күргән дөньяны сезгә дә күрсәтергә теләү бугай ул – язу сәбәбе. Кеше күп вакытта күз алдындагы нәрсәне дә күрми бит. Төртеп күрсәтергә кирәк була. Теге мәзәктәге сыман инде... Бер ир сөяркәсе белән курортка барган да... Ну, кереп бикләнгәннәр инде бүлмәләренә... Бер атна чамасы караватта аунаганнан соң ир торып тәрәзә янына килсә, гаҗәпләнүдән һәм сокланудан кычкырып җибәргән: «Бәтәч! Монда диңгез дә бар икән бит!»

Мин дә, әсәрләремне укыгач: «Бәтәч, тормышның бу ягы да бар икән бит!» – дип уйлавыгызны телим. Минем яктан карасагыз, дөньяны да, үзегезне дә башкачарак күрерсез һәм тормышыгыз тулырак булыр сыман тоела. Шуңа күрә, әдәбиятта мин һәрвакыт үзем теләгәнне эшләдем. Теләгәнемне ачыктан-ачык әйттем. Кайчак, бәлки, хаклы да булганмындыр...

Һәм иң гаҗәбе – һәр адымын, һәр сүзен миллиметрлап үлчәп, барысына да ярарга тырышып язган һәм яшәгән каләмдәшләрнең берсе дә әллә кая китмәде. Үзең теләгәнне чынга ашыру хакына нәрсәләрнедер корбан итәргә мөмкин, тик нәрсәләрдер хакына үз теләкләреңне корбан итәргә ярамый.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading