16+

Марат Кәбиров Равил Фәйзуллин турында: «Менә син попробуй, аның белән ярышып кара!»

Бер карасаң, әллә нәрсәсе дә юк инде аның. «Равил Фәйзуллин йөзүләре» дигән нәрсәне әйтәм. Бу – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туган көнендә, язучыларның җыелышып бер күңел ачып алуы.

Марат Кәбиров Равил Фәйзуллин турында: «Менә син попробуй, аның белән ярышып кара!»

Бер карасаң, әллә нәрсәсе дә юк инде аның. «Равил Фәйзуллин йөзүләре» дигән нәрсәне әйтәм. Бу – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туган көнендә, язучыларның җыелышып бер күңел ачып алуы.

Кайчагында Казан тирәсендә, кайвакыт бераз ерактарак уздырыла. Язучылар, нигездә, шагыйрьнең үз күргән кешеләре арасыннан вакыт таба алганнары килә. Йөзәләр. Шул гына.

Ә икенче яктан карасаң, әллә нинди зур чара сыман ул. Чөнки Равил Фәйзуллин үзе дә зур шәхес. Аның тирәсенә, билгеле инде, ким-хур кешеләр җыелмый. Шулар белән аралашу, үзеңне алар белән тиң итеп тою үзе үк күңелгә дәрт өсти. Ә инде 76 яшьлек картның шушы бөтен җыелган кешеләрдән дә яхшырак йөзә алуы символик мәгънә ала. Алырлыгы да бар шул! Менә син попробуй аның белән ярышып кара!
Мин үзем ярышырга маташып, бер тапкыр адәм көлкесенә калган кеше буларак, сүзне йөзүдән гел читкә алып китәргә тырышам. Оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп кенә котылырга телим. Гел килеп чык­мый, әлбәттә. Чынлап та бик яхшы оештырылган. Тирә-як шәһәр-районнардан да, хәтта күрше Башкортстаннан да иҗат әһелләре килгән. Мәскәүдән дә, Петербургтан да бар.

Бу юлы без Татарстанның Карабаш дигән авылы янындагы сулыкка җыелган идек. Күл дә түгел, елга уентыгы да түгел бугай инде... Ни дип әйтергә белмәгәннән генә сулык дип әйтәм. Элек монда сусаклагыч булган. Хәзер инде ул суны сак­ламыйлар, табигатьнең шундый матур җиреннән үзенең китәсе килми бугай. Монда таулар да, үзәнлекләр дә... Татарстан табигатенең бөтен хозурлыгын үзенә туплаган сурәт сыман тоела ул.

Һәм эш аның ничек аталуында да түгел. Ял алды. Адәмчә генә кебек кешеләр ял итәргә килгән. Көнне үзләренчә матур гына уздырмакчылар. Һәм шунда кинәт бер автобус сәнгать әһелләре килеп төшә. Баштарак,  җилкә аша гына: «Һи», дип уйлаучылар да, җыр-моң тавышы ишетеп, борылып карарга мәҗбүр була. Якынрак киләләр. Ә бераздан үзләре дә кушылып җырларга, биергә керешәләр. Шул рәвеш­ле Равил Фәйзуллин йөзүләре халык өчен үзенә күрә бер Сабантуйга әверелеп китә. Халык җыр-моң, шигырь дулкынына күчә. Үзләре шигырь язучылар монда бездән башка да хәтсез генә икән. Сүзне алар ала. Без сок­ланып тыңлап торабыз.

Быелгы йөзү инде 41нче тапкыр. Мин аның иң беренчесендә катнашучы шагыйрь дустымнан – Газинур Мораттан җавап алам. Ул иренми, инде 40нчы тапкыр бугай: «Казанны алганнан соң Иван Грозный куйган һәйкәл яныннан башлап, Компрессорныйдагы күпергә кадәр йөзеп килде.  Без, Зөлфәт, Ркаил Зәйдулла һәм башка язучылар, Казансу елгасындагы бер утрауда көтеп утырдык, – дип сөйли һәм өстәп куя: – Шуннан башлап без инде Татарстан буенча йөрибез. Алдагы йөзүләр Татар Бугазында булачак дисәләр дә гаҗәп­ләнмәм. Чөнки Равил Фәйзуллин үзе дә, аның йөзүләре дә дөньякүләм күренеш. Моны берничек тә очрак­лы хәл дип атап булмый.»

Быел Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та килгән иде. Ул һәр мәсьәләдә диярлек башлап йөрүе белән күңелгә ошады. Кирәк урында алып баручы вазифасын да башкара, көлдереп-елмайтып-дәртләндереп тә җибәрә. Булдыклы җитәкченең эш-гамәле һәр адымыннан сизелеп тора. Хәер, башкалары да аннан калыша торган түгел иде бугай. Тере легендабыз Фәндәс абый Сафиуллин, халык шагыйре Зиннур Мансуров, Римзил Вәлиев... Римзил абый инде олы гына яшьтә кебек күренсә дә, журналистлыгы шул килеш, иң кирәкле урында иң беренче булып калкып чыга. Алмаз Хәмзин... Язучы буларак та, нәфис сүз остасы һәм җырчы буларак та алыштыргысыз шәхес. Барысын да санап китәсем килсә дә, бераз туктарга мәҗбүрмен. Равил Фәйзуллин ияртеп алып килүчеләрнең барысы да ничава икәнен үзегез дә чамалыйсыздыр инде...

Миңа һәр адымда иренә терәк-­таяныч булырга омтылып йөргән Наилә ханым аеруча нык ошады. Улы Газизгә сокландым. Бу инде беренче соклануым түгел, ләкин гаиләдәге үзара ягымлылык, җылылык ничә карасаң да әсир итә.

Менә шулай аның дусларына, гаиләсенә сокланып йөри торгач: «Ә бит бер карасаң, безнең халык үзе дә бер гаилә кебек дус-тату булып яши ала. Аның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар, фәкать ниндидер җаен гына табарга кирәк», – дип уйлап куйдым.  
Бер карасаң, шулай да бит инде. Бер карасаң, безне берләштерү өчен әллә ни кирәк тә түгел. Бер зур шагыйрь һәм аны хөрмәт итүчеләр дә җитә...

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading