16+

Марат Әхмәтов: «Без моңа юл куярга тиеш түгел идек»

Соңгы елларда республиканы Сосновский балтырганы баса башлаган. Шуңа күрә аның белән көрәшер өчен махсус проект эшләнгән. Бу турыда Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Россельхознадзор) Татарстан буенча идарәсе һәм Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсенең уртак утырышы вакытында билгеле булды.

Марат Әхмәтов: «Без моңа юл куярга тиеш түгел идек»

Соңгы елларда республиканы Сосновский балтырганы баса башлаган. Шуңа күрә аның белән көрәшер өчен махсус проект эшләнгән. Бу турыда Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Россельхознадзор) Татарстан буенча идарәсе һәм Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсенең уртак утырышы вакытында билгеле булды.

 Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов әйтүенчә, әлеге үсемлек хуҗалыкларга гына түгел, ә кеше сәламәтлегенә дә зур зыян сала. Аннан бүленеп чыккан сок тәнгә эләккәч, нык пешереп, хәтта балалар үлеменә дә китерергә мөмкин.
– Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе барлык авыл хуҗалыклары башлыкларыннан, оешма җитәкчеләреннән Сосновский балтырганы исемле хәтәр үсемлеккә зур игътибар бирүләрен һәм аңа каршы мөмкин булган бөтен көрәшү чараларын куллануларын сорый. Беренче чиратта, аларның орлыклары төрле җиргә чәчелмәсен өчен, балтырганнарны әледән-әле чабып торырга кирәк. Бу безнең гражданнарның һәм, аеруча, балаларның сәламәтлекләре өчен бик мөһим, – диде Нурислам Хәбипов.

Җитәкче шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен санкциясез чүплек урыны итеп файдалану мәсьәләсенә дә тукталды. Республикада шундый 77 чүплек урыны булуы ачыкланган. Аларның күпчелеге Буа, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарына туры килә. Тәртип бозу очраклары буенча район башлыкларына һәм прокурорларына җиткерелгәч, барлык чүплекләр дә чистартылган.

Авырулар

Мәгълүм булганча, быел күршеләребез Башкортстан республикасында терлекләрдә тилчә йогышлы авыруы булуы ачыкланды. Ул Татарстанга үтеп кермәсен өчен, зур эш башкарылды, Башкортстан белән чиктәш биш районда ун пост оештырылды. 7 ноябрьдә тилчә авыруы буенча карантин ябылса да, авыру үтеп керү куркынычы кала бирә, чөнки республика территориясенә вакциналы мал һәм инфекцияле терлек азыгы керергә мөмкин.

Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, нодуляр дерматит моңа кадәр җылы илләрдә генә очрый торган авыру булып саналса да, соңгы вакытларда Россия территориясендә дә таралыш алды. Шуңа күрә әлеге авыруны профилактикалау максатыннан, терлекләргә вакцина ясаячаклар. Моның өчен республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Вакцина инде кайтарылган. Шуңа күрә быелның беренче кварталында мөгезле эре терлекләргә вакцина ясый башлаячаклар.
Әлеге вакытта республикада котыру чире буенча да хәлләр тотрыклы. Узган ел 18 очрак теркәлгән. Күрсәткечләр республика өчен бик үк яхшы булмаса да, канәгатьләнерлек. Чагыштырып караганда, бу саннар 2015 елда 317гә кадәр җиткән иде.    

Узган елгы кәефне кырган һәм шактый мәшәкатьләр тудырган вакыйгалар турында сөйләгәндә, Лаеш кошчылык комплексында ачыкланган кош гриппы турында искә төшерү дә җитәдер. Инфекциянең чыганагы кыргый кошлар дип фаразлана. Әлеге вакытта барлык кошлар һәм продуктлар юк ителгән.    

Утырышта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

– Өч ел элек мин шушы трибунадан әлеге ике структура хезмәткәрләренә дә: “Бернинди очракта да республикага Африка чумасы һәм кош гриппы керергә   тиеш түгел”, – дип мөрәҗәгать иткән идем. Әмма әлеге проблемалар Татарстанны читләтеп узмады. Бу ике фактор безнең эшләп җиткермәү нәтиҗәсе. Идеаль очракта без моңа юл куярга тиеш түгел идек. Республикага әлеге авырулар йоктыру куркынычы яный. Белгород кадәр Белгород әлеге проблемалардан читтә калмады. Анда бик көчле саклау чаралары күрелә, югыйсә. Татарстанның миллионнан артык мөгезле эре терлеге генә бар. Бу бит республиканың тулы бер яшәү рәвеше. Күрше республикада гына табылган тилчә авыруын Татарстанга кертмәс өчен, җаваплы кешеләр бар көчләрен куеп эшләделәр. Бу мәсьәләдә, әлбәттә, бик принципиаль булырга туры килә, – диде Марат Әхмәтов.  

Белгечләр кытлыгы

Республиканың ветеринария тармагын белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсе дә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Югыйсә, Алмаз Хисаметдинов әйтүе буенча, авылга яшь кадрларны җәлеп итү буенча актив эш тә алып барыла.

– 2015 елның 1 июленнән идарәнең махсус карары нигезендә, 30 яшькәчә булган белгечләргә өстәмә түләү каралган. Беренче өч хезмәт елында яшь белгечнең төп хезмәт хакына 10 мең сум акча өстәлә. Шул ук вакытта аңа 35 мең сум күләмендә “подъемный” акча бирелә. Әлеге программа нигезендә, без мал табибларының яшен яшәртүгә ирештек. Хәзер аларның уртача яше – 49 түгел, ә 44, – диде идарә башлыгы.
Кайбер районнарда кадрлар кытлыгы аеруча зур проблема булып тора. Мәсәлән, Азнакай районындагы 14 хуҗалыкның җидесендә мал табибы юк. Әлеге исемлеккә тагын Буа, Менделеевск, Кама Тамагы районнары да керә.

– Югары белеме булган белгеч авылга аз хезмәт хакына гына эшләргә кайтмый шул. Әлмәт районының “Актау” хуҗалыгында мал табибының хезмәт хакы – ун мең, Кама Тамагының “Идел” хуҗалыгында – ун мең, Биектау районының Бөреле авылында 12,5 сумны тәшкил итә, – диде Алмаз Хисаметдинов.      

Утырышта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария департаменты директоры Мария Новикова да катнашты.
– Татарстан күп күрсәткечләр буенча алга чыга. Булган проблемаларның да кайберләре хәл ителү юлында, кайсыларыдыр бер урындарак тора. Әмма алдагы көннәргә куйган бурычлар буенча фикер йөртсәк, проблемалар яшереп калдырылмый, уртага салып фикер алышына. Һәм республикада боларны хәл итү юллары барлыгы да сизелә, – дип нәтиҗә ясады Мария Новикова. 

Фото: agro.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading