16+

Марат Әхмәтов: "Кемнедер камчылап алырга да кирәктер..."

Татарстан көрәш федерациясе Президиумы көрәшнең асылын югалтмаска кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Якын арада тагын 21 көрәшчебез Россиянең спорт остасы исемен алырга тиеш.

Марат Әхмәтов: "Кемнедер камчылап алырга да кирәктер..."

Татарстан көрәш федерациясе Президиумы көрәшнең асылын югалтмаска кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Якын арада тагын 21 көрәшчебез Россиянең спорт остасы исемен алырга тиеш.

Матур гадәт буенча ел ахырында Татарстанның көрәш федерациясе узып баручы елга нәтиҗәләр ясый. Быел әлеге хисап җыелышы, башка еллар белән чагыштырганда, күпкә кызуырак булып чыкты. Хәер, елы да шундый булды аның: әледән-әле бәхәсләр, кагыйдәләр үзгәрүгә тискәре мөнәсәбәт, елның иң дәрәҗәле ярышларында килеп чыккан гауга... Аңлашыла ки, мондый шартларда ике юл гына булырга мөмкин: я күз йомарга, яки нокта куярга. Президиум утырышының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов һәм Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов катнашында үтүе күп мәсьәләләрне хәл дә итәргә тиеш иде.

Федерациянең башкарма директоры Равил Хәйруллин чыгыш ясаганча, хәзерге вакытта көрәш ягыннан көчле районнар шул ук Марат Әхмәтовның түбәндәге сүзләрен шигарь итеп алып эшлиләр: “Көрәш Татарстан, татар халкының яшәү рәвешенә әверелергә тиеш”. Ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт, Теләче, Балтач командалары барлык ярыш нәтиҗәләре буенча беренче өчлекне тәшкил итә. Иң зур сикерешне Баулы командасы ясаган: 51 урыннан 21 урынга менгән. Ә менә Алабуга, Идел буе, Сарман районнары шактый гына артка тәгәрәгән. Казан командаларыннан бары тик Яңа Савин районы көрәшчеләре генә барлык бәйгеләрдә дә катнашканнар.

Россия күләмендә дә Татарстан көрәшчеләренә тиңнәр юк. Безнекеләр төрле илкүләм ярышларда 56 алтын медаль яулага ирешкән. Якташларыбыз исәбендә – 9 көмеш һәм 9 бронза медаль дә бар. Чагыштыру өчен: икенче урында урнашкан Башкортстан вәкилләрендә – 14 алтын, 19 – көмеш һәм 12 бронза бар. Россия дигәннән, якын араларда Татарстанның тагын 21 көрәшчесе Россиянең спорт остасы исемен алырга мөмкин. Документлар җыелган яки тапшырылган, Россия спорт министрының карарын гына көтәргә калды.

Барлык рәсми ярышларда да өч меңнән артык көрәшче катнашкан. Әлеге урында Марат Әхмәтов “Татарстанда чын-чынлап көрәшүчеләр саны күпме икән?” дип кызыксынды: “Белик әле, республикада күпме егет, ир-ат көрәшә икән дә, күпме тренер реаль эш урынында хезмәт куя икән? Главалары татар егетләре булган районнарда ни өчен көрәш популяр түгел, ни өчен милли спорт төребезгә тиешле мөнәсәбәт юк икән – шуны беләсем килә”. Шунда ук ул “бәлки кемгәдер җылы сүз дә җитеп бетмидер, кемнедер, киресенчә, камчылап алырга кирәктер” дип өстәп куйды. Хәлил Шәйхетдинов сүзләренә караганда, республикада бүгенге көндә 135 спорт төре белән шөгыльләнәләр икән.

Күпләр, әлбәттә, көрәш кагыйдәләре турындагы сүземне көтәдер. Шактый фикер алышканнан соң, утырышта катнашучылар соңгы үзгәрешләргә ризасызлыкларын белдереп, янәдән үзебезчә, үзебезнең көрәш кагыйдәләре нигезендә көрәшергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Әйтик, сөлгеләрне ике минут бәйләп, ике минут бәйләмичә көрәштерү кагыйдәсен кайтару. Аркага ята буенча һөҗүм итүче фадасына хәл итү. Накрывать итүчегә кисәтү белдерү. Аннан килеп, утырышта катнашучылар соңгы ике республика бәйгесендә киелгән формаларны кире кагыйп, яңадан элеккеге футболкаларга кайту идеясен хуплады. Дөрес, аларның дизайны, стиле бераз үзгәрешләр кичерергә мөмкин.

Татарстан чемпионатында Радик Салахов белән килеп чыккан ыгы-зыгыга да нокта куелды. Ниһаять. Бу очракта ике вариант тәкъдим ителде: көрәшчене бер елга һәм ярты елга көрәштән читләштерергә. Тавыш бирү нәтиҗәсендә, 12 кеше Радикны бер елга көрәштән “суытып” торырга кирәк дип тавыш бирде. Алты кеше ярты ел вариантын хуплады. Шунысын да әйтик, барлык теләк-тәкъдимнәр утырышта катнашучыларының барысының да фикерен тыңлаганнан соң кабул ителде.

Шунысын да искәртик, Президиум утырышы алдыннан Хәлил Шәйхетдинов җитәкчелегендәге бер төркем егетләр Марат Әхмәтов янында булып чыккан иделәр. Ике сәгатьләп утырышканнан соң чыгарылган тиешле тәкъдимнәр Президиум утырышына чыгарылды. Һәм кабул да ителде...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading