16+

Марат Әхмәтов Роберт Миңнуллин турында: "Саф, ихлас һәм искиткеч тыйнак булып кала белде"

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов мәрасимне башлап, татар дөньясы, халкыбызның олысы һәм кечесе зур югалтуга дучар булуын искәртте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов мәрасимне башлап, татар дөньясы, халкыбызның олысы һәм кечесе зур югалтуга дучар булуын искәртте.

Бу минутларда Казан үзәгендә халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озату бара.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов мәрасимне башлап, татар дөньясы, халкыбызның олысы һәм кечесе зур югалтуга дучар булуын искәртте.

-Без бүген күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, бөек шагыйрь һәм язучы Роберт Миңнуллин белән хушлашабыз. Ул күңеле белән һәрчак халкы белән бергә иде. Аның өчен яшәде, язмышы өчен янды. Шуңа күрә уттай шигырьләре дә күңеленнән өзелеп төшкән җан авазы кебек. Роберт Мөгаллим улы нәниләрнең һәм әниләрнең күңелен дә, аның үзенә генә хас нечкә хис һәм гадилек белән укып туймаслык шигъри юлларга сала алды. Аның “Шагыйрь генә булып кала алмадым” дигән җыентыгында әйтелгәнчә, ул нечкә күңелле сәясәтче дә. Гомер яшәп, бөртек тә тормыш тузаны кундырмыйча, саф, ихлас һәм искиткеч тыйнак булып кала белде, - диде Марат Әхмәтов. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading