16+

Мари туенда чыбыркы белән йөриләр?!

Починок Кучук авылында исә безгә Ольга Иванова мари туйлары турында сөйләде. Кызны сорарга килгәч, әгәр дә ул риза булмаса, өйдән чыгып кача, риза икән, кунакларга самавыр куя.

Мари туенда чыбыркы белән йөриләр?!

Починок Кучук авылында исә безгә Ольга Иванова мари туйлары турында сөйләде. Кызны сорарга килгәч, әгәр дә ул риза булмаса, өйдән чыгып кача, риза икән, кунакларга самавыр куя.

Кызны сорагач, әти-әнисе йортыннан китә, туйга кадәр ул берәр туганында яши, анда бирнә әзерли.
– Туй көнне иң беренче эш итеп кызның прическасын үзгәртәләр. Кияүгә чыкканчы, ул толымнарын үреп йөри. Ә иргә чыккач, толымнарын сүтеп, аны баш өстенә өяләр һәм шошка дигән баш киеме кидерәләр. Аның иртән торып толым үреп утырырга вакыты калмый, чәчен тиз генә өеп, шошкасын киеп куя да сыер саварга чыга, – дип сөйли Ольга.

Туйдагы тамада егет савуш дип атала, мәҗлеснең күңелле узуы аңардан тора. Савушның кулында төсле ленталар белән бизәлгән чыбыркы була, ул аның белән кунакларны «кыздырып» тора. Мәҗлестә кызның бирнә сандыгын алып кереп, бүләкләр тараталар. Аны кәләш сандыктан алып, савушка биреп бара, ул исә биеп-җырлап, бүләкләрне иясенә тарата. Бер кеше дә бүләксез калмый.
Бәйрәмнән соң, иртән иртүк торып, кояш чыкканчы, кияү белән кәләш парлашып чишмәгә суга бара һәм аны кызның өенә алып кайтып бирәләр. Килен яңа йортта иң беренче итеп өйдәгеләрне коймак пешереп сыйларга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading