Мария Силина алты ел инде Мароккода яши. Ияләнсәм дә, әлеге җирлек көн дә яңа яктан ачыла, ди ул. Марокко белән безне дә бик теләп таныштырды.
– Булачак ирем белән унбиш ел элек интернеттагы бер чатта таныштык. Ул – Мароккодан, Америкага укырга китәргә теләп, инглиз телен өйрәнергә булган, ә мин институтка укырга керергә җыена идем, миңа да әлеге телне белү мөһим иде, – дип башлады сүзен Мария. – Шулай килеп чыкты: ирем Америкага китмәде, ә мин, институтны тәмамлап, өч ел Новосибирскида эшләдем, аннары Мароккога китеп бардым һәм кияүгә чыктым. Аңарчы бу илгә ике тапкыр барып танышып кайткан идем.
Марокко баштан ук ошады. Бала вакытта Марокко дигәч, Яңа ел мандариннары күз алдына килә иде. Хәзер инде бу илдән безгә мандариннар гына түгел, помидор, әфлисун, грейпфрутлар да килгәнен беләм.
Марокка лампалары, келәмнәр, пуф, кәрҗин, эшләпә, плед һәм савыт-сабалары әле дә мең дә бер төнне хәтерләтә. Бик күп мәчетләрне һәм йортларны бизи торган «зелиж» плитәсе бу илнең культурасын күз алдына китерә.
Марокко Төньяк Африка территориясендәге иң бай гарәп иле. Дини-дөньяви ил белән король һәм парламент идарә итә. Рәсми дәүләт теле – гарәп теле. Җирле тел – гарәп диалекты – дарижа, шул ук вакытта, элеккеге колония буларак, француз һәм испан телләре дә кулланыла. Бу илдә ефәк юлы чорыннан ук төрле халыкларның культурасы үрелеп беткән.
Марокконың валютасы дирхәм доллар һәм еврога карата тотрыклы, аны илдән алып чыгу да тыелган. Сумга карата дирхәм ике тапкырга артты, 2013 елда 1 дирхәм 3-4 сум булса, 2021 елда ул – 8,4 сум. Биредә ипотека ставкасы 5 процент, даруларга бәя бөтен илдә бертөрле.
Россия туристлары арасында ул бик популяр түгел, югыйсә климаты яхшы, океан һәм диңгез бар. Монда күбрәк испанар, французлар һәм немецлар килә. Гибралтар аша паромда нибары өч сәгать, Мәскәүдән самолет алты сәгать оча. Өч айга визасыз гына да килеп була.
Илнең башкаласы – Рабат, әмма нишләптер күп кеше туристлык үзәге булган Мараккешны башкала дип белә. Илнең сәнәгать үзәге – Касабланка шәһәре. Бу шәһәрләрдә транспорт инфраструктурасы алга киткән. Метро юк, трамвайда хәрәкәт итәләр. Шәһәрләр үзара поезд юллары белән тоташкан, самолетлар очып тора. Илдә түләүле югары тизлекле юллар да, мунципаль юл челтәре дә бар.
Мароккога японнар, кытайлар, корея халкы да килергә ярата. Бигрәк тә Шефшеван шәһәренә. Зәңгәр төсле йортлардан торган шәһәрдә кытай һәм вегетариан кафелары күп. Әмма туристларны күбрәк шәһәр фонында фотога төшү кызыктыра.
Марзуга авылы (Сахара чүле) үзенә аерым игътибар сорый. Монда килгән кеше дөяләрдә, квадрациклда йөри, йолдызлы төннәр, комлыктагы искиткеч кояш баю белән хозурлана.
Көньяк районда туризм белән бергә киноиндустрия дә үскән. Гади генә киноиндустрия түгел, ә чын Голливуд. Урзазат шәһәрендә атаклы кинолар, әйтик, «Гладиатор» фильмы төшерелгән өч киностудия эшли.
Марокконың төп халкы – Төньяк Африка берберлары, аларның үз телләре бар – тамазирт. 16 гасырдан ук шушы телдә язылган фольклор әсәрләр, җыр, әкиятләр саклана. Бербер язуы да, гарәп һәм француз телләре дәрәҗәсендә, дәүләт тарафыннан рәсми кабул ителгән.
Берберлар, исламга күчкәнче, табигать рухларына табынган, битләренә һәм тәннәренә, рухлардан саклану өчен, татуировка ясатканнар. Хәзер дә авылларда 7-10 яшьлек вакытларында битләренә татуировка ясаткан 60-70 яшьлек хатын-кызларны очратырга була. Берберларда иртә кияүгә чыгу гадәте киң таралган була. Таулы районнарда елына бер тапкыр кәләшләр ярминкәсе әле дә уза. Хәзерге кызлар бу мәсьәләгә бик җитди карый, мәктәпне тәмамлагач (12 яшьтә), университетка укырга керү мөмкинлеген эзлиләр.
Дәүләт илдә мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирә. Бик ерак районнарда да мәктәпләр бар хәзер. Мәчетләр һәм хатын-кызларны укырга, язарга өйрәтә торган үзәкләрдә волонтерлар түләүсез өстәмә белем бирә.
Мароккода туйга икешәр меңгә кадәр кунак чакырырга мөмкиннәр. Моның өчен махсус бәйрәм павильонарын арендага алалар. Кияү белән кәләш кунаклар каршына өч-биш тапкыр чыга, һәр чыкканда киемнәрен алыштыралар. Кәләш күлмәге ак кына түгел, кызыл, шәмәхә, яшел, зәңгәр дә булырга мөмкин. Аны махсус тәхеткә утыртып, кунакларга күрсәтеп чыгалар. Һәр төбәкнең кәләшләр генә кия торган үз костюмы бар.
Туй йолалары да сакланган. Туй мәҗлесенә авылларда бөтен күршеләр чакырыла. Алар төне буе биеп-җырлап, күңел ачып чыга. Иртән кояш чыкканда кәләшне атка яки ишәккә утыртып, тауларга алып баралар. Имештер, кыз иренең йортына күчә.
Экология мәсьәләренә дә җитди караш сизелә. Энергия табуда яңа куркынычсыз технологияләр кулланыла, супермаркетларда һәм даруханәләрдә целлофан пакетлар урынына тукымадан ясалган яки кәгазь пакетлар бирәләр.
Марокконың иң данлыклы ризыгы – кус-кус. Ул ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кергән. Бөтнек чәен бик күп Европа кафелары менюсында күрергә була. Ә тажинны теләсә кайсы көнчыгыш ресторанында ашарга була. Милли ризыклары искиткеч тәмле.
Мароккода яшәүчеләр турында билгеле бер фикерләр дә барлыкка килде. Әмма алар шәхсән минем фикерләр.
Мароккалыларга төгәллек җитми. Бик сүлпәннәр. Кеше тормышы һәм акчасы белән артык кызыксыналар. Аның каравы бик дустанә, ачык алар. Конфликтлар булганда диалог алып бара беләләр. Гаилә кыйммәтләрен саклыйлар. Олыларны һәм кечеләрне хөрмәт итәләр. Бөтен конфессия кешеләрен дә үз итәләр.
Мароккода алты ел яшәп, аны әле дә яңа яктан ачам. Килегез, монда сезгә ошаячак!
Комментарийлар