16+

«Машинага карап та, алимент түләмәүчене ачыкларга була»

Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, суд пристав­лары барлыгы 74 миллион сум алимент акчасын кайтара алганнар.

«Машинага карап та, алимент түләмәүчене ачыкларга була»

Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, суд пристав­лары барлыгы 74 миллион сум алимент акчасын кайтара алганнар.

Алимент түләмәүчеләргә кагылышлы проблемага суд приставлары гына түгел, башка органнар да зур игътибар бирә. Әлеге мәсьәлә – Татарстан Президентының контролендә. Алимент түләмәүчеләр белән көрәшнең иң үтемле ысуллары турында Татарстан баш суд приставының Авиатөзелеш районы буенча өлкән суд приставы Рамил Шиһапов белән сөйләштек.

Алиментны ничек түләттерергә?

– Соңгы арада алимент түләүгә аеруча җитди караш. Бу өлкәдә нинди органнар белән хезмәттәшлек итәсез?
– Элек тә, хәзер дә алимент акчаларын кайтару – суд приставларының мөһим бурычы булып торды. Чынлап та, Татарстанның суд приставлары алиментларны кайтаруга зур игътибар бирә. Бу эш республика Прокуратурасы, Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ идарәсе, кеше, бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллек, башка оешмалар белән берлектә алып барыла. Бу мәсьәләне Президент та үз контроленә алды. Татарстанның баш суд приставлары алиментларны кайтару буенча гражданнар өчен махсус белешмәлек булдырды. Андагы мәгълүмат белән Татарстан суд приставларының интернет-сайтында «Мөрәҗәгатьләр» бүлегендә танышырга була. Казанда һәр айның беренче сишәмбесендә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре белән берлектә суд приставлары халыкны кабул итә. Бу чаралар республика районнарында да үткәрелә. Әле менә шушы көннәрдә Авиатөзелеш районында, мәшгульлек үзәкләре белән берлектә, рейдлар уздырабыз. Эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре алимент түләмәүчеләрне эшкә урнаштырыр­га ярдәм итә, вакансияләр турында сөйли.

– Юл иминлеге инспекторы да алимент түләмәүчене ачыклый ала, димәк?
– Әйе, алимент түләмәүчеләрнең машиналары исәпкә куелган. Бу хакта ЮХИДИ идарәсе белә. Шуңа да стоянкаларда, парковларда, юлда шик­ле машина күрсәләр, безгә хәбәр итәләр, автомобильне туктатып, алимент түләмәүчене ачыклыйлар. Машинага карап та, алимент түләмәүчене танырга була.

– Алимент түләмәүчеләр белән көрәшнең иң үтемле юллары нинди?
– Алимент түләмәүчеләр белән көрәштә закон рөхсәт иткән ысуллар кулланыла. Бурычын түләмәүченең милкенә, банк счетларына арест салу, хезмәт хакыннан алимент акчасын тотып калу, чит илгә чыгарга рөхсәт итмәү, транспорт йөртү хокукын чикләү – барысы да файдаланыла.

– Нәтиҗәсе сизеләме?
– Әле гыйнвар аенда гына Казанда 430 мең сум алименты җыелган берәүнең эзенә төштеләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәмендә ул кешенең йөк машинасы барлыгын ачык­ладык, транспорт чарасын йөртүгә чикләүләр кертелде. Бу чарадан соң берничә көн эчендә ир-ат бурычын түләргә акчалар тапты.

– Чит илгә җыенган кеше дә бурычларын тикшертсә, ышанычлырактыр?
– Әлбәттә. Әгәр дә чит илгә җыенасыз икән, алдан ук бурычларыгыз турында мәгълүматны тикшерегез. Аны суд приставларының рәсми сайтыннан карарга була. Әгәр бурычлылар исемлегендә икәнсең, суд приставларына мөрәҗәгать итәргә, үзеңә карата нинди дәгъва кылганнарын ачыкларга, бурычларыңны түләргә кирәк. Алимент түләмәгән өчен 10 мең сумнан артык бурычың җыелса, чит илгә чыгу тыела. Татарстанда быел шундый 11 мең кеше ­Россия чиген уза алмаган.

Хатын-кызлар арасында түләмәүчеләр күбрәк

– Гадәттә, нинди кеше алимент түләүдән качып йөри?
– Безнең республикада алимент түләмәүчеләр арасында ир-атлар күбрәк. Аларның портретына килгәндә, 28-40 яшьләрдәгеләр. Күбесе рәсми төстә эшләми. Ни хикмәт, ир-атлар алимент акчасын төрле юллар белән булса да түләргә тырыша, эшкә урнаша. Ә менә хатын-кызлардан алимент түләттерүе авыр. Күбесе наркологиядә исәптә тора, спиртлы эчемлекләр куллана, тәртипсез тормыш рәвеше алып бара. Алимент түләмәүчеләр, гадәттә, әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләр. Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы елларда алимент түләмәүчеләр, качып йөрүчеләр саны кимеде.

– Әти-әни хокукыннан мәхрүм ителү алимент түләүдән азат итә аламы?
– Юк, азат итми. Әти-әни хокукыннан мәхрүм ителүчеләр шактый. Аларны балалар йортларына озаталар, күбесен туганнары опекунлык­ка ала. Тик әти-әни булудан туктау алимент түләүдән дә азат итә дигән сүз дөрес түгел. Әти-әни баласын тәрбияләргә тиеш.

– Балага 18 яшь тулса да, алимент түләргә кирәкме?
– 18 яшь тулгач, алимент суммасы артудан туктый. Тик җыелган бурыч беркая да югалмый. Дөрес, балигъ булган бала үзе алименттан баш тарта ала.

– Редакциябезгә берәү мөрәҗәгать иткән иде. Әгәр мин иремне алиментка бирсәм, аннары ул картаймыш көнендә улымны алиментка бирәчәк, ди. Бу хакта нәрсә әйтә аласыз?
– Әти-әнинең баланы тәрбия­ләве, баланың әти-әнисенә карата ихтирамлы булуы – аларны карап торуы – игелекле гамәл. Ярдәмчесез калган, физик яктан мөмкинлеге чикле, эшкә сәләтен югалткан, коммуналь хезмәтләрне дә түләп бара алмаган әти-­әни баласын алиментка бирә ала. Ул моны баласы өчен кайчандыр алимент түләсә, түләмәсә дә эшли ала. Әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән икән, бу очракта алиментка дәгъ­валый алмый, әлбәттә. Алай гына да түгел, баладан тыш, хәтта декрет ялында утырган хатыны өчен дә ир-ат алимент түләргә мөмкин.

– Әгәр дә кеше алиментын түли алмый икән, аңа берәр ташлама каралганмы?
– Иң яхшысы – эшкә урнашып, тиешле алиментыңны түләп бару. Чөнки кеше эшли дип рәсми төстә беркайда да теркәлмәгән икән, ул уртача хезмәт хакыннан процентлар түләргә мәҗбүр була. Бу аз сумма түгел. Әгәр дә кешенең айлык кереме аз булса, ул өлкән яшьтәге әти-әнисен тәрбия­ләсә, башка балалары булса, кешенең хәленә керәләр. Суд карары нигезендә, алимент суммасын киметергә мөмкиннәр.

– Кайберәүләр алимент акчасын ай саен 100 сум итеп кенә түләп бара да бурычлы булып калмый, имеш.
– Төрле очрак була. Әйе, алимент суммасын аз-азлап кына түләүчеләр дә бар. Кемнеңдер бәлки чынлап та мөмкинлеге юктыр. Тик әгәр ул моны махсус эшли икән, бу – алимент түләүдән качуның бер юлы сыман.

– Алимент түләмәгән өчен кайсы очракта җинаять эше ачарга мөмкиннәр?
– Әгәр дә гражданин эш ачылганнан соң ике ай да бер көн эчендә алиментын түләми икән, аны кисәтәләр, административ беркетмә тутырыла. Нәтиҗәдә суд карары нигезендә, ун көнгә ирегеннән мәхрүм итәргә, мәҗбүри эшләргә билгеләргә, штраф салырга мөмкиннәр. Әгәр моннан соң да кеше суд карарын үтәми икән, аны җинаять җаваплылыгына тарталар. Бу вакытта, гадәттә, мәҗбүри эшләргә билгелиләр. Колониягә җибәрү, иректән мәхрүм итү – иң соңгы адым.

2019 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча алиментка кагылышлы 20 меңнән артык эш каралган, аларның 9,1 меңендә бурычны хезмәт хакыннан тотып калганнар.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading