16+

Машиналы да, җитәкчеле дә булдык

Бүген “Татмедиа” филиалларына автомобильләр өләштеләр: Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров Татарстанның шәһәр һәм район редакцияләренә 35 яңа ачкыч тапшырды.

Машиналы да, җитәкчеле дә булдык

Бүген “Татмедиа” филиалларына автомобильләр өләштеләр: Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров Татарстанның шәһәр һәм район редакцияләренә 35 яңа ачкыч тапшырды.

– Бүгенге вакыйга – сезнең хезмәтегезгә югары бәя. Милләтара һәм динара татулыкны ныгытуыгыз, безнең тату республикада яшәүче барлык халыкларның милли мәдәниятләрен һәм телләрен саклап калуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Күптән түгел генә хезмәт хакын арттыру, телерадиокомпанияләргә техник яктан җиһазлар кайтарту белән бергә яңа автомобиль ачкычларын тапшырылачак. Хакимият һәм халык арасында коммуникацияне үстерү өчен тагын да нәтиҗәлерәк эшләрсез дип өметләнәбез, – диде Әсгать Сәфәров  республика җитәкчелеге исеменнән котлап. – Барыгызга да рәхмәтемне белдерергә телим. Бу машиналарда җилдән дә җитезрәк, хәвеф-хәтәрсез йөрергә насыйп булсын.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән моның өчен 22,5 миллион сум бүленеп бирелгән.

“Күп кенә оешмалар машиналар өләшәләр. Ә менә “Татмедиа” системасында беренче тапкыр. Июль аенда хезмәт хакыбыз артты. “Татмедиа” җәмгыятенең журналистларга карата йөз белән борылуларына ифрат та шатбыз. Сөенәбез. Журналист кеше ул акчага карамый, җаның-халәтең кушканча эшлисең. Хезмәт хакына һәм машиналарга карап торсак, журналистикада беркем эшләмәс иде. Журналистиканы һәм халыкны яраткан, үзенең эшенә мөкиббән киткән, халыкка әйтәсе сүзе булган кеше генә бу өлкәдә эшли ала. Хөкүмәтебезгә, Президентыбызга, “Татмедиа” җитәкчелегенә, зур рәхмәт. Шушы яңа машиналар белән республикабызның төрле төбәкләрендә  эшләүче журналистлар үзләренең хезмәтләрен намус белән башкарсыннар. Исән-имин юлларда йөрергә язсын. Без халкыбызга матур тапшырулар, матур язмалар әзерләүгә көчебезне куячакбыз”, – дип сөйли “Саба дулкыннары” телерадикомпаниясе директоры Әлфия Мөбәракова.

“Соңгы 3-4  ел эчендә җиһазларыбыз яңартылды. Хезмәткәрләребезнең хезмәт хаклары күптән түгел генә артты. Иң куанычлысы – машина алу. Бүген 35 матбугат үзәге, редакцияләр машина алды. Шулар исемлегендә без дә бар, бик сөендек. Машинабыз иске иде. Шуның белән район эчендә дә, Сарман - Казан юлларын да таптадык. Аны мөмкин булганча файдаландык. Безгә күктән төшкән бәхет булды бу. Тагы да тырышып эшләргә сүз бирәбез”, – дип сөйли Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова.

“Нурлатинформ” җитәкчесе Резеда Гиняева исә быелгы ел бигрәк тә уңышлы булды дип саный. “Беренчедән, техник мөмкинлекләребез артты. Безгә күп итеп компьютерлар бирделәр. Хезмәт хакларыбыз артты. Быел шулкадәр кызыклы тренинг-уку, сессияләр булды. Безгә анда үзебезнең һөнәри осталыгыбызны арттырырга мөмкинлек туды. Журналистларыбыз да күп укыды”, – ди 20 ел эшләүче журналист.

Тантаналы чарада «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы яңа җитәкчесен – Айдар Сәлимгәрәевны журналистларга тәкъдим иттеләр. “Сезнең күпләрегез Айдар Сәетгәрәй улын яхшы белә. Аның белән озак еллар иңгә-иң торып эшләдегез. Без аңа тармак үсеше өчен тагын да көчлерәк эшләвен һәм бу өлкәдә уңышларга ирешүен телибез”, – диде Әсгать Сәфәров. Билгеле булганча, моңа кадәр Сәлимгәрәев Татарстан Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкләде. Агентлыкның элеккеге җитәкчесе Айрат Зарипов Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкләячәк.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading