16+

Айга бер-ике мәртәбә булса да массажга йөрергә кирәк...

Нәрсә ул массаж? Нинди төрләре бар? Аның кешегә файдасы нидә? Профилактика өчен ничә тапкыр ясатырга кирәк? Менә шундый сорауларга җавапны төрек массажисты, велнес-тренер Эрҗан Кантыранҗы белән бергә эзләрбез.

Айга бер-ике мәртәбә булса да массажга йөрергә кирәк...

Нәрсә ул массаж? Нинди төрләре бар? Аның кешегә файдасы нидә? Профилактика өчен ничә тапкыр ясатырга кирәк? Менә шундый сорауларга җавапны төрек массажисты, велнес-тренер Эрҗан Кантыранҗы белән бергә эзләрбез.

Эрҗан Кантыранҗының Төркиядән Казанга күченеп килүенә бер ел була. Биредә ул массаж һәм спа студиясе ачып җибәрә.

Төркиянең Риксос, Пегасос кебек танылган кунакханәләрендә, шулай ук төрле клиникаларда, фитнес-залларда эшләп, зур тәҗрибә туплый ул. Үзе укыган массаж мәктәбендә академик итеп тә сайлап куялар. Әмма вакыты аз булу сәбәпле, фән юлыннан китә алмый. Бар вакытын массаж ясауга багышлый.
– Чорум шәһәрендә туып-үстем, Әнкарада, Анталиядә яшәдем, – дип таныштырды ул үзе белән. – Төркиядәге Эскишеһир (Искешәһәр) Анадолу университетының спорт сәламәтлеге факультетын тәмамладым. Университеттагы массаж һәм анатомия дәресләренә өстәп, массаж мәктәбендә 6 ай буе терапевтлык курсларына укып чыктым. Төрле тренинглар, семинарлар ярдәмендә белемемне арттырып килдем. Массаж өлкәсендә 7 ел эшлим. Казанга күченеп килүемә бер ел була.

– Массаж турында сөйләшик әле: кеше сәламәтлеге өчен аның файдасы нинди?
– Гади тел белән әйткәндә, массаж – төрле ысуллар кулланып, куллар белән тәнгә кагылу, механик тәэсир итү. Аның төрләре шактый. Безнең студиядә классик, ароматерапевтик, целлюлитка каршы, анти-стресс, терпаевтик массаж, спорт, медицина, лимфодренаж массажы, стоун-массаж кебек төрләре, шулай ук биткә, муенга, башка, табанга (рефлексологик) массаж ясала. Һәр төрнең үз техникасы. Массаж ярдәмендә кешеләрне депрессиядән, стресстан дәвалыйм, баш, муен, бил, буыннар, тез авыртуларыннан, остеохондроздан, умыртка баганасы кәкрәюдән һәм башка авырулардан котылырга ярдәм итәм. Төрле имгәнүләрдән соң килүчеләр дә бар. Спортчылар ярыш алдыннан һәм аннан соң массаж ала. Аларга кулымнан килгән кадәр ярдәм итәм. Махсус күнегүләр эшлибез.

- Профилактик яктан массажга ничә тапкыр йөрергә киңәш итәр идегез?
– Айга бер-ике мәртәбә булса да массажга йөрергә кирәк.

–Нинди очракларда массаж таләп ителә? Алдан табибларда тикшерүне узарга кирәкме?
- Гадәттә, массажга өч төрле сәбәп белән киләләр – арка, муенда һәм башка урыннарда авырту борчыганда, антицеллюлит массаж ярдәмендә ябыгырга теләгәндә һәм яхшы эмоцияләр алу, ял итәр өчен. Хроник авырулар булган очракта, әлбәттә, табибка барып күренергә киңәш итәм.

– Массаж нинди максатларда ясала?
– Организмнан токсиннарны чыгару, кан йөрешен тизләтү, җыерчыклар барлыкка килүне туктату, тир бизләре стимуляцияләү өчен. Массаж мускулларның сыгылмалыгын арттыра, гомумән, ул тәннең мускул һәм сөяк системасын ныгыта. Яхшы һәм сыйфатлы тормыш алып барырга булыша.

– Массаж сеансы алганнан соң нинди кагыйдәләр үтәлергә тиеш?
– Ятып торырга, ял итәргә кирәк.

–Массаж ярдәмендә генә ябыгып буламы?
– Әлбәттә! Махсус техника ярдәмендә тәннән артык сыеклыкны чыгарабыз. Нәтиҗә булсын өчен, бу максатта кимендә 10 сеанс алу каралган. Шул вакытта фигура матурлана.

– Нинди очракта массаж ясау тыела?
– Тәндә аллергия, инфекция, киселгән урыннар булган очракта.

– Сезгә килгән хатын-кызларда кыенсыну сизеләме? Гадәттә, ир-ат массажисттан оялалар бит.
– Кайчакта булгалый. Ләкин гомумән алганда, оялу-читенсенү юк. Беренче тапкыр сеанска килүчеләр дә моның профессиональ массаж икәнен аңлый. Җитмәсә, без төрле офислар урнашкан җитди бинада утырабыз.

– Укучыларбызга нинди теләкләр әйтер идегез?
– Тормышта иң мөһиме – сәламәтлек. Организмыгызның саулыгына, аның матур булуына, җан тынычлыгына игътибар бирегез. Бәхет – гармониядә!

Эльза Газизова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading