16+

Матбугатка язылып телевизор отучы Рамил Тимергалиев: «Мин бик шат. Ышанып та бетә алмыйм әле»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте язылу кампаниясе төгәлләнү уңаеннан абунәчеләр арасында бүләкләр уйнаткан иде. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин җиңүчеләр белән очрашты, иң актив язылучылар белән якыннан танышты.

Матбугатка язылып телевизор отучы Рамил Тимергалиев: «Мин бик шат. Ышанып та бетә алмыйм әле»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте язылу кампаниясе төгәлләнү уңаеннан абунәчеләр арасында бүләкләр уйнаткан иде. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин җиңүчеләр белән очрашты, иң актив язылучылар белән якыннан танышты.

Әлеге акция инде тугызынчы ел уздырыла. Быел анда 120 кеше катнашты. Абунәчеләр арасында йон одеяллар, өч фотоаппарат һәм телевизор уйнаттылар.

Бу юлы яшелүзәнлеләр аеруча активлык күрсәтте. Приз отучыларның күбесе шул районнан. Фотоаппаратка ия булучыларның берсе, даими укучыбыз Сания Тимершина Яшел Үзән районы Мамадыш Әкил авылыннан. Ул күршедәге Татар Танае авылында Афзал Шамов исемендәге мәктәптә татар теле һәм әдәбияте фәненнән укыта. «Йокларга ятканчы гаиләбез белән газета-журналлар укыйбыз. Арасыннан кайсы әйбәт дип аерып әйтә дә алмый, һәрберсеннән җанга рәхәтлек бирә торган файдалы, кызыклы, мәгънәле мәгълүматлар табарга була», – ди Сания апа. Акциядә ул инде дүртенче ел катнаша. Киләсе елга телевизор отасы иде дип хыяллана. Аның кебек телевизорлы булырга теләүчеләр тагын бар. Укучыларыбызга язмалары аша яхшы таныш булган Нияз Бишбалта. Быел ул фотоаппарат откан. Нияз абый барлыгы 22 басмага язылган. «Аеруча әкиятләр укырга яратам», – ди уенын -чынын бергә кушып. Матбугатка яшь буынны җәлеп итү өчен беренче чиратта, туган телгә мәхәббәт уятырга кирәк, дип саный Нияз абый. «Телгә кызыксынуы булмаса, бала телевидениене дә карамый, газета-журналлар да укымый. Ә бу беренче чиратта, әти-әнидән тора. Бала күп вакытын мәктәптә, бакчада уздырса да, ашарга, йокларга өйгә кайта, ләбаса. Өйдә татар мохиты булдыру мөһим», – ди ул.

Төп бүләк телевизорны отучы Рамил Тимергалиев исә: «Мин бик шат. Ышанып та бетә алмыйм әле», – дип елмая. Акциядә ул икенче генә ел катнашкан һәм аңа бәхет елмайган. Рамил Яшел Үзәннең Мулла Иле авылыннан. Белгечлеге буенча мал табибы. «Мин күбесенчә кыш көне укыйм, җәй көне вакыт бик юк. Өч балам сабыйлар өчен журналларны көтеп алалар. Газета-журналлар безнең өйдә көтелгән бүләк», – ди ул. Рамил бу юлы биш «Татмедиа» басмасына язылган.

Андрей Кузьмин исә кунакларга басма матбугат белән кызыксынулары өчен рәхмәтен әйтте, җиңүчеләрне котлады. Абуначеләргә киләсе яртыеллыкка язылу башлануын да искәртеп үтте. Кыскасы, алты айга өч һәм аннан да күбрәк басмага язылучыларның «Языл да, телевизор от» акциясендә катнашып истәлекле бүләкләр оту мөмкинлеге тагын булачак.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте карамагында рус, татар, чуваш, удмурт телендә 98 газета, 14 журнал басыла, ике дәүләт телендә 17 телеканал, 10 радиоканал эшли, 72 сайт, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, иң зурлардан саналган «Идел-пресс» нәшер итү комплексы санала.

Реклама

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading