16+

Матди даимилек булмаганга, яшьләр өйләнергә ашыкмый

Сораштыруда катнашучыларның 38 проценты гына матди даимилек булмау проблемасын атаган.

Матди даимилек булмаганга, яшьләр өйләнергә ашыкмый

Сораштыруда катнашучыларның 38 проценты гына матди даимилек булмау проблемасын атаган.

Татарстанда, узган елның дүрт ае белән чагыштырганда, яңа теркәлгән гаиләләр саны быел 17 процентка кимегән. Гаилә корулар белән бергә, аерылышучылар саны да азайган.

Халыкара гаилә көне уңаеннан оештырылган онлайн түгәрәк өстәл вакытында Татарстанның Гражданлык хәле акталарын теркәү идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина җиткергәнчә, рәсми рәвештә таркалган гаиләләр саны 31 процентка ук кимегән. Гәрчә үзбикләнү режимында аерылулар күп булыр дип борчыласалар да. Димәк, үзбикләнүләрнең киресенчә, файдасы күбрәк булган дигән сүз. Бу ЗАГС идарәсенең эшләмәве белән һич кенә дә бәйле түгел. Чөнки безнең хезмәткәрләр көн саен эштә, ди Гөлшат Нигъмәтуллина.

– Кызганыч, яшьләр гаилә коруны соңрак вакытка калдыра яисә бөтенләй дә теркәү яклы түгел. Дәүләт хезмәткәрләре арасында 40 яшькә җитмәгәннәр арасында гаилә корырга теләүчеләр аеруча да аз. Хәтта безнең ЗАГС идарәсе хезмәткәрләренең дә яшьләренең өчтән икесе гаиләсез, – дип борчыла Гөлшат Нигъмәтуллина.

Әлеге сүзләрне Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та раслый. Аның фикеренчә, хәзер гаилә коручы яшьләрнең күпчелеге якын арада бала табарга теләми икән.

– Булачак хатыныма кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганда, безнең икебезнең дә балалар табуга бәйле планнар бар иде. Хәзерге яшьләрнең исә алай түгел, - ди Тимур әфәнде.

Министр урынбасары китергән мәгълүматларга караганда, үзбикләнү вакытында Татарстанда 18 процент гаиләдә мөнәсәбәтләр начарланган. Ә 48 процент очракта әти-әниләр балаларына тавыш күтәрә башлаган. Бу сораштыруда 10 мең яшь гаилә катнашкан.

Яшь гаиләләрнең бала табарга теләге булмау бик җитди мәсьәлә, билгеле. Күбебез хәзер заманасы авыр бит, бигрәк бар да кыйммәт, дибез. Ә бала табарга теләмәүчеләрнең сәбәпләре бөтенләй башка икән.

Социологлар бу мәсьәләне ныклап өйрәнә башлаган һәм аларның сораштыруларында катнашучыларның 38 проценты гына матди даимилек булмау проблемасын атаган. Әлегә финанс яктан кыенлыклар бар дип 12 процент респондент фикер белдергән. Калганнары исә бала табу теләге булмау һәм үзләре өчен яшәү теләге зур булуны атаган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: гаиләнең матди хәле никадәр яхшырак булса, үзләре өчен яшәү теләге дә шул кадәр “ныграк” булуы ачыкланган. Ә сез акча җитми, замана авыр дисез! Чикләвек бит имәндә икән! Әмма акча беркайчан да баланы алыштыра алмаячак икәнен аңлар өчен университетлар бетерү кирәкми. Картайгач авызыңа су салырга кеше, бәйрәмнәрдә генә булса да котларга оныкларың, балаларың булмаса да күңелле түгелдер ул... Әмма гаилә кору ул кеше кулы белән булдырылган башка әйберләр кебек үк түземлелек, сабырлык һәм ярату таләп итә.

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading