16+

Математика укытучысы авыл хуҗалыгын күтәрә

Ул кечкенәдән математика укытучысы булырга хыяллана. Бары тик укытучы гына булачак,үзе яраткан математика серләрен балаларга төшендерәчәк. Шушы хыял белән, Зөлфия Абдрахманова мәктәпне тәмамлый, педагогика институтына укырга керә. Аннан кияүгә чыга, бер-бер артлы ике кыз бала таба. Хыял аз гына артка чигенә...

Математика укытучысы авыл хуҗалыгын күтәрә

Ул кечкенәдән математика укытучысы булырга хыяллана. Бары тик укытучы гына булачак,үзе яраткан математика серләрен балаларга төшендерәчәк. Шушы хыял белән, Зөлфия Абдрахманова мәктәпне тәмамлый, педагогика институтына укырга керә. Аннан кияүгә чыга, бер-бер артлы ике кыз бала таба. Хыял аз гына артка чигенә...

Без аның белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясендә таныштык. Зөлфия ханым анда чыгыш ясады. «Мин – математика укытучысы, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче булып эшлим. Иртәнге дүрттә торып, Биектау районына эшкә барам. Юллар буш, рәхәт...» – дип таныштырды ул үзе белән, бераз шаяртып. Кечкенә генә гәүдәле бу ханымның сөйләшүе, үз-үзен тотышы аның укытучы булуына бер генә дә шик калдырмый. Ә менә зур бер хуҗалыкны җитәкләве һәм аны алдынгы рәтләрдә алып баруы гаҗәпләндерә дә, сокландыра да. Зөлфия Абдрахманова Биектау районының Әсән хуҗалыгын дүртенче ел җитәкли. «Табышны ел саен ике тапкыр арттырырга ирешәләр», – диделәр коллегиядә. Уңыш серенең йомгагын сүтү өчен, Биектау районына юл тоттык. күңелдә юл буе бер сорау гына әйләнде: ничек итеп Казанда яшәгән, эшләгән җиреннән хатын-кыз, ике кыз бала әнисе, курыкмыйча,тәвәккәлләп, хуҗалык җитәкчесе булырга ризалашкан?! Зөлфия ханымга биргән беренче соравым да нәкъ менә шушы булды. 

– Курыкмадыгызмы?
– Курыктым... Ничек кенә курыктым әле.

– Шулай да тәвәккәлләдегез?
– Кызларымны тәрбияләргә вакыт күбрәк булсын дип, ресторан һәм кунакханәгә идарәче булып эшкә урнашкан идем. Шул вакытта миңа бер айга гына Биектау районының Әсән хуҗалыгына барып, бераз күз-колак булып, бухгалтерия эшләренә күзәтчелек итәргә тәкъдим булды. Кунакханәдә мин бу өлкәне дә алып бара идем, ризалаштым. Бер айга гына бит, нигә бармаска? Аннан соң, каршы да килә алмый идем. Беренчедән, эш биргән хуҗамны нык хөрмәт итәм. Икенчедән, эш урыны, тормышны алып бару өчен акча кирәк һәм, өченчедән, мин бик кызыксынучан кеше. Миңа үзем белмәгән һәр нәрсә кызык, мавыктыргыч.

– Гафу итегез, Зөлфия ханым, шулай да авыл хуҗалыгы тармагын бер белмәгән килеш җитәкче булып эшләргә алыну – башка сыймаслык нәрсә! 
– Сүз дә юк, бирегә килеп төшкәч, бөтенләй хәйран калдым. Бала чакта без сыер асрый идек. Әниемнең кул белән сыер сауганы, тулы чиләкләрне күтәреп, өйгә кергәне хәтердә. Монда да сыерны кул белән савасы дип уйлаган идем. Саву аппаратын беренче тапкыр бирегә килгәч күрдем. Шикләнүләр дә булды инде. Көн саен Казаннан хәтле килеп эшләргә дә кирәк, кызларым да укый... Әтиемнең: «Син булдырачаксың, кызым», – дигән сүзе тәвәккәллек өстәде. Әтием яшендәге абыйларның миңа сынап карап торган карашлары әле дә күз алдымда. 

– Укытучының авыл хуҗалыгы җитәкчесенә әверелүе нидән башланды?
– Хәйран калудан. Мин күз алдына китергән фермалар күптән юк икән инде. Авыл хуҗалыгы тармагы зур, бик зур тизлекләр белән алга бара. Анда нинди генә яңалыклар юк, бик күпне белергә кирәк, бар да бик кызык. Сыер сайлап алыйм гына дисәң дә, аның тоягының нинди булуы да, сыерның төсе дә мөһим. Һәр юнәлеш буенча белгечләр кирәк иде. Акрынлап, команда туплый башладым. Бүген без – директор, инженер, зоотехник, бухгалтер, агроном – бер команда. Хуҗалык бит инде бу, бер йорт кебек. Аның бер генә тәгәрмәче әйләнмәсә дә, эш туктала. Без зур бер йортны бергәләп төзибез.

– Бүгенге көндә без бер команда дип әйтерлек белгечләрне туплый алу бик җиңел түгел. Нәрсә белән кызыксындырып эшкә чакырдыгыз?
– Сезнең белән килешәм, кызыксынучан, яхшы белгечләрне табу бик авыр. Килеп эшләп кайтып китә торган кешеләрне дә табарга буладыр бәлки. Ә менә кызыксынып, яңадан-яңа тәкъдимнәр белән чыга торган белгечләрне табу тагын да авыр. Мин авыл хуҗалыгында күп нәрсәне белмим. Алар, менә шулай, шулай булырга тиеш, диләр. Мин ризалашам һәм сорыйм: нәтиҗә булачакмы? Белгечләр кушканча эшлибез һәм нәтиҗә була. 

– Сез аларга югары хезмәт хакы тәкъдим иткәнсездер инде?
– Юк, эш башлаганда, хезмәт хаклары түбән иде. Эшне ярату, кызыксыну берләштерде. Бер-беребезгә ышаныч көчле бездә. Ике елдан югары хезмәт хакы алуга ирештек. Бүген матди яктан проблемалар юк. Һәркемнең гаиләсе бар, финанс ягыннан бар да тәртип икән, кеше тынычлап эшли. Безнең хуҗалыкта барлыгы 70 кеше эшли, һәркем ай саен, үз вакытында хезмәт хакын алып бара. Терлек башын да арттырмадык, авыл хуҗалыгының бөтен өлкәсендәге: чәчү, уру, азык әзерләү, терлекләрне ашату, карау – бөтен технологияләрне ничек тиеш шулай башкарып, җитештерүне арттыруга ирештек. 

– Шундый җиңел итеп сөйлисез. Тик сез бит хатын-кыз, туеп, арып китәсезме? Хатын-кызларга, көз булса, яз кирәк, кыш булса – җәй...
– Юк. Мин кәеф төшенкелеге белән йөрмим. Миңа карап, башкаларның күңеле төшәр, эшкә карашы үзгәрер. Бик күп кешеләр белән аралашам, эшлекле сәфәрләргә йөрим. Боларның барысы да көч бирә. Үзем кебек эшләүче хуҗалык җитәкчеләре бик ярдәмчел, бернинди конкуренция юк. Ничек эшлиләр – барысын җентекләп аңлаталар, күрсәтәләр. 

– Сөт бәясе төшү дә кәефне кырмыймы?
– Безнең сөт иң югары сыйфатлы һәм аның бәясе дә төшмәде. Моңа ирешү өчен бөтен технологияне үтәргә кирәк. Ашатудан башлап, чисталык, саву тизлеге һәм бик күп күрсәткечләр тиешенчә башкарылырга тиеш. Без сөт тапшыра торган компания белән озак вакытка килешү төзедек. Эшләргә генә кирәк. 

– Кызларыгыз мәктәптә укый. Бала белән дәрес әзерлисе бар, диләр күпләр...
– Мәктәптә укый башлаган елларда аларны нык контрольдә тоттым. Хәзер алар миңа көндәлекләрен генә күрсәтәләр. Кайсы фәннән бераз тырышырга кирәклеген үзләре үк әйтәләр. Менә олы кызым, баскетболга язылдым, ди. Мин боларның барысын да хуплыйм гына. Үскәндә үк бөтен нәрсә белән кызыксынырга, бөтен юнәлештә дә үсәргә кирәк. Тормышта бар да мөһим. 

– Тиздән яз, чәчү. Ел ничек килер икән? Халык сынамышларына ышанасызмы?
– Мин шуны тәгаен генә әйтә алам: табигать безгә бөтен мөмкинлекләрне дә бирә, бары тик эшне вакытында гына башкарырга кирәк. Нәкъ менә вакытында: соң да, иртә дә түгел. 

Зөлфия ханым белән хуҗалыкны карап йөрибез. Абзарлар төзек, сыерларга ризыкны да роботлар китереп тора, бозаулар сөтне автомат имчәкләрдән эчә. Терлекләр чиплар аша компьютерга тоташтырылган. Кайсы күпме сөт биргән, күпме ашаган – бар да билгеле. 
Ишеп-ишеп кар ява. Зөлфия ханым инде чәчүне кайгырта. Өлгерергә кирәк... Мин исә әле һаман аның уңыш серен төшенеп бетә алмадым кебек. Аерылышканда, аның кулына үзебезнең «Шәһри Казан» газетасының Алинә Заһитова турында язылган санын бирәм.

– Беләсезме, аның чыгышын караганда, мин еладым... Аңа бит әле 15 кенә яшь! Күпме тырышлык, үҗәтлек кирәк булган аңа бу җиңүе өчен, – диде ул. 
Зөлфия ханымның әлеге җөмләсе соравыма җавап булды кебек. Аның уңышының сере дә үҗәтлектә, тырышлыкта, күңел матурлыгында, рухи байлыкта. Һәрвакыт үзе булып кала белүдә. Безнең кызлар менә шундый!

Альберт Каюмов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading