16+

Матурлык (Ахыры)

(Башы 10 ноябрь  санында). Иске генә киҗеле ашъяулык китереп җәйде, мич кашагасыннан кайсы замазка белән ябыштырылган, кайсының сабы кителеп төшкән өч кенә чынаяк алып куйды, кыска гына чалгы пычагы, чүпрәккә төргән ярты ипи, тустаган белән сөт китереп куйды. Шуннан соң тагын бүкәненә барып утырды. Бәдретдин үзенең сандыгыннан бер-ике уч шикәр алып, шуны ашъяулык уртасына салды. Бераздан чаршау эченнән әкрен генә: «Булды, улым!» – дигән сүз ишетелде. Бәдретдин, кереп, самавырны алып чыкты. Бу самавырның да борын һәм колак төпләре кургашын белән ямалып беткән иде.

Матурлык (Ахыры)

(Башы 10 ноябрь  санында). Иске генә киҗеле ашъяулык китереп җәйде, мич кашагасыннан кайсы замазка белән ябыштырылган, кайсының сабы кителеп төшкән өч кенә чынаяк алып куйды, кыска гына чалгы пычагы, чүпрәккә төргән ярты ипи, тустаган белән сөт китереп куйды. Шуннан соң тагын бүкәненә барып утырды. Бәдретдин үзенең сандыгыннан бер-ике уч шикәр алып, шуны ашъяулык уртасына салды. Бераздан чаршау эченнән әкрен генә: «Булды, улым!» – дигән сүз ишетелде. Бәдретдин, кереп, самавырны алып чыкты. Бу самавырның да борын һәм колак төпләре кургашын белән ямалып беткән иде.

Бәдретдин безгә сәкегә менеп утырырга кушты. Без, менеп, аяк­ларны бөкләп утырдык. Шуннан соң алдыбызга өчаяк белән йомыр­ка тәбәсе килде. Без әле ашка сузылмыйча хуҗаларның утырганын көтә идек. Ләкин бабай да урыныннан кузгалмады, абзый кеше дә бүкәненнән тормады. Шул чагында Бәдретдин, йомшак кына, чаршау эченә дәште:

– Әнкәй, чәй ясарга үзең чык инде.

– Әткәң соң? — диде чаршау эченнән әнисе, акрын гына.

– Әткәйме?.. Юк, син үзең яса инде безгә, – диде Бәдретдин, ничектер бик ихластан үтенгәндәй итеп.

Чаршау эче бераз тынып торды, аннары киндер күлмәк өстеннән шундый ук киндер алъяпкыч буган, оек-чабаталы хатын ситсы яулыгының читләрен битенә тартып һәм башын иеп кенә чыкты да самавыр артынарак килеп утырды.

Аңа күтәрелеп карагач та, минем йөрәк әллә нишләп китте. Дөресрәге, яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды: бичара хатынның бөтен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде. Өстенә карап, моны сурәтләп торуы авыр, ничектер тел бармый, ләкин шулай да сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган кашсыз-керфексез күзендә бичараның бөтен эчке җаны чагылырга гына тора кебек иде. Әйтерсең бу һич йомылмас яшьле-моңсу күз аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе!

Аны күреп беренче чиркану һәм кызгану тойгысын кичергәч тә, күңелгә иң башлап шундый уй килде: ничек итеп Бәдретдин бу бәхетсез әнисен чакырып алырга һәм безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән?.. Без бит гадәттә кешене куркытырлык ямьсез яки гарип туганнарыбызны ятлар күзенә күрсәтмәскә тырышабыз. Хәтта әниебезне дә, әгәр ул менә шушындый булса, үзебез чакырып алып күрсәтергә кыймас идек, уңайсызланыр идек, оялыр идек. Бәдретдин бу кыен хәлне бөтенләй күрми, аңламый микәнни? Әллә күрсә, аңласа да бик тирән яшерә беләме?

Ә җиңги шул арада чынаякларга чәй ясап, йөзен самавыр артына яшерә төшеп, безгә сузды. Без башларны күтәрмичә генә, сүзсез генә, чәебезне эчәргә тотындык. Бәдретдин, безне кыстап:

– Йәгез әле, шәрикләр, ни бары белән ашап кына эчегез, ашап кына! – диде, һәм аның тавышында мин көткән уңайсызлану яки оялу ник кенә бер ишетелсә иде!
Йомырка тәбәсен капкалап, икешәр чынаяк чәй эчкәч, без чәшкәләребезне капладык. Бәдретдин, сыеның ярлылыгыннан булса кирәк, үзалдына, сиздермәскә тырышып кына, бер сулап куйды. Аннары кисәк кенә аягүрә басты да:

– Булмаса, мин сезгә үземнең китап­ларымны күрсәтим әле, – диде һәм тәрәзә башына ясаган кечкенә шүрлектән бер өем китапларын алып безгә бирде. Без, бер эш чыкканга куанып, шуларны карый башладык. Монда яңа әдәбияттан ике-өч роман, дүрт-биш шигырьләр мәҗмугасы, иске әдәбияттан шактый тузган «Бүз егет», «Тутыйнамә», «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Каһарман катыйль» кебек китаплар һәм гарәп, фарсы телендә берничә дәреслек бар иде. Без, күбрәк вакыт үтсен өченгә, бу китапларның кайсы укылган, кайсысы укылмаган, кызыкмы-түгелме – шул турыда сөйләшкәләп, карап чыктык.

– Минем бит әле сезгә, шәрикләр, тагын бер күрсәтәсе нәрсәм бар, – диде Бәдретдин һәм, яңадан торып, шүрлектән кечкенә генә скрипкә алды. Бу кулдан гына ясалган, буялмаган, хөрти генә бер скрипкә иде. Без гаҗәпләнеп сорадык:

– Кайдан бу синдә?

– Үзем мәтәштергән булдым инде, – диде Бәдретдин һәм скрипкәнең тонык кына тавыш чыгарган кылларын көйләргә тотынды. Аның кубыз уйнавын, мандолина чирткәләвен без белә идек. Әмма скрипкә!..

– Әй, Бәдри, нигә моңарчы яшердең? – дидек без. – Мәдрәсәдә Сәгыйть скрипкәсен алып, үзеңнән уйнаткан булыр идек бит!

– Оста барда кулың тый! – диде Бәдретдин, тыйнак кына елмаеп.

Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде. Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки, мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым. Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы – гүя бу зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән мог­җизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану ап-ачык чагылып тора иде: ул тапкан бит бу баланы! Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! Шәкерт әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе... Ихтыярсыздан йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем.

Бәдретдин, маташа торгач, ахырда скрипкәсен көйләде, иңбашына терәде, җәя сыман смычогы белән сызгаларга тотынды. Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез-нечкә иде, ләкин бу минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы, бик тансык иде. Бәдретдиннең уйнавын барыбыз да шылт та итмичә, тып-тын калып тыңлап утыр­дык. Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң – мәңгелек моң йөзә кебек иде. Текә генә катып утырган ап-ак бабай ни уйлый, бүкәне өстеннән бер генә дә кузгалмаган абзый кеше ни кичерә – моны белүе һич мөмкин түгел иде. Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра. Нинди язмыш­лар бәйләгән бу кешеләрне, нинди серләр саклана алар арасында?

Бер-ике көй уйнагач, Бәдретдин, ниһаять, әнисенә дәште:

– Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм?

Әнисе бер мәлгә балаларча кызарып, шул ук вакытта куанычыннан тагы да балкыбрак китте, ләкин кайтарып сүз әйтә алмады.

– Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит! – диде Бәдретдин һәм «Салкын чишмә»не уйный башлады. Аның сүзләре, сүзләреннән дә бигрәк, шулкадәр гади, табигый, җылы-якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә чәлпәрәмә китерде. Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!.. Кайда ул уңайсызлану! Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде. Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?! Әллә бу шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына буламы икән? Соңгысы, ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде.

Шулай да безгә кузгалырга вакыт иде инде. Бәдретдин уйнап туктагач, без хуҗалардан дога кылырга рөхсәт сорадык. Абзый кеше ямаулы тез бантларын ышкып куйды, ә Бәдретдин, бабасына үрелеп:

– Бабакай, шәкертләр бездән фатиха бирүебезне сорыйлар, – диде.

Бабай башын какты, һәм без кулларны күтәрдек.

...Күк алашаны җигеп, капкасыз-коймасыз, кыр үләне басып киткән «ишегалдыннан» урам уртасындагы тигез юлга чыктык. Бәдретдин һәм әтисе безне озатып, киртә буенда янәшә басып калдылар. Юк, алай гына түгел, алар белән бергә безнең артта авыл читендәге иң ­фәкыйрь йорт, бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере – бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өмете-бәхетеме торып калды.

Кояш баюга таба борылган иде инде. Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биеккәрәк менеп, тагын да сузыб­рак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, киң, әләләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа!.. Берни эшли алмыйм үзем белән: самавыр артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә эчемнән тагын үкси башлыйм... Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!

Әмирхан Еники

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading