16+

Матурлыкка гашыйк шәхес иде

Шундый затлар була: алар кечкенәдән үк ни өчен дөньяга килгәннәрен, үзләре үтәячәк миссияләрен белеп туалар кебек.

Матурлыкка гашыйк шәхес иде

Шундый затлар була: алар кечкенәдән үк ни өчен дөньяга килгәннәрен, үзләре үтәячәк миссияләрен белеп туалар кебек.

Марс Кәшиповны да шундыйлар рәтеннән карарга кирәк булгандыр. Ул, үзен белә башлаганнан бирле, рәсем ясый, табигатьнең матур күренешләренә онытылып карап тора. Әтисе Нәҗип ага – үзе дә сәнгать сөюче, һәвәскәр артист – аңа кытлык елларда да, кайдандыр табып, карандашлар, кәгазьләр табып алып кайта. Малай күргәннәрен «чын итеп» кәгазьгә төшерә.

Бервакыт әтисе патефон сатып ала. Сугыш башланасы ел була ул. Марска биш яшьләр чамасы. Малай шушы могҗизалы ящиктан чыккан җырларны әсәрләнеп тыңлый: татарныкын да, русныкын да. Гаиләдәгеләрне шаккатырып, әтисенең Саратов гармунында уйнарга өйрәнә. Аны олыларның да күбесе үзләштерә алмый бит әле. Шул вакыттан бирле аның күңелендә, Такташ әйтмешли, ике «мин» көрәшә башлый: рәссамлык юлыннан китәргәме, әллә музыкага өстенлек бирергәме? Кукмараның 2нче мәктәбендә укыганда, ул бу ике өлкәне дә үз итә. Аны биредә оста рәссамчы, үзәкләрне өздереп уйнаучы гармунчы дип беләләр.

Шулай да аңарда рәссамлыкка булган омтылыш өстенлек ала. 1952-57 елларда, Казан сәнгать училищесында укып, рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштерә. Шул ук вакытта музыка да күңеленә тынгылык бирми. Армиядә хезмәт иткән елларында да шушы ике омтылыш арасында бәргәләнә. Ниһаять, 1961 елдан башлап Марс Казан музыка училищесында белем ала, аннан соң Казан дәүләт консерваториясендә читтән торып укый.

Музыка училищесы директоры, атаклы дирижер Ильяс Әүхәдиев аңа эшкә Сабага барырга тәкъдим итә. Әтисенең төп чыгышы Сабадан булуы да әлеге киңәшне кабул итүгә китерә. 1965-69 елларда, биредә беренче тапкыр музыка мәктәбе оештырып, Марс Кәшипов аның директоры да була. Сабада төрле музыкаль коллективлар оештыруын да исәпкә алсак, аны биредә ни өчен хөрмәт итүләрен аңларга мөмкин. Әлеге төбәктә аның дистәләрчә шәкертләре һәм алар үстергән яшь буын белгечләре рухи тәрбия бирүдә бүген дә зур эш алып баралар.

Мин бу елларда Кукмара район мәдәният йорты директоры булып эшли идем. Марс Нәҗип улының Кукмарага ялга кайткан чакларыннан без һәрвакыт файдаланып калырга тырыша идек. Ул безнең эстрада оркестрына ярдәм күрсәтә, концертларда аккордеонда солист буларак чыгыш ясый. Кайчакларда махсус чакыртып та кайтара идек.

Шулай да мин аның белән Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында укытучы булып эшләгән елларында күбрәк хезмәттәшлек иттем. Ул анда доцент вазифаларын башкарды, мәктәпләр өчен йөзләрчә югары әзерлекле музыка укытучылары тәрбияләп чыгарды. Бер үк вакытта мин декан булган тарих-филология факультетында татар хоры оештырды. Бу иҗади коллектив белән ул җәмәгатьчелек тәртибендә дистә ярым ел җитәкчелек итте. КДПИның әлеге хоры ул елларда бөтен республикабызга яңгырап торды.

Әлбәттә инде, Марс Кәшипов профессиональ музыка өлкәсендә аеруча тирән эз калдырды. Ул татар халык көйләрен, композиторларыбыз әсәрләрен эшкәртүнең зур остасы буларак танылу алды. Аларны күренекле җырчыларыбыз башкарып, халыкның мәхәббәтен казандылар. Ул «Яраткан җырлар», «Җырлыйк та, биик тә», «Туган як кичләре», «Хан кызы», «Их, күңел ачабыз», «Синең исемең җырда» дигән китаплар әзерләп чыгарды, алар бүген дә җыр сөючеләр кулында.
Марс Кәшипов композитор да иде. Балалар өчен язган җырлары концерт залларында, радио-телевидение тапшыруларында еш яңгырый. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелү аның бу тармактагы эшен лаеклы бәяләү булды.

2018 елның 22 декабрендә Марс Нәҗип улы Кәшипов 82 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул үзе артыннан зур эшләр, яхшы исем калдырып китте. Гаять нәфис күңелле, сәнгатькә бөтен күңеле белән гашыйк, кешелекле бу шәхесне белүчеләр аны озак вакытлар сагынып яшәрләр.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, КФУ профессоры, язучы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading