16+

Маузир Гыйниятуллин хатынының кулында вафат булган

"Агыйдел" Татарстан һәм Башкортостан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек иҗтимагый оешмасы рәисе Маузир Гыйниятуллин вафат. Бу хакта социаль челтәрдә аның улы, танылган саксофончы Артур хәбәр итә.

"Әтием! Бүген ул бездән китте. Дүшәмбе аны Чаллыдан соңгы юлга озатачакбыз, вакытын соңрак хәбәр итәрмен", - дип язган Артур. Ул әтисенең туган ягында - Азнакай районы Сарлы авылында җирләнәчәген язган. Артур язуынча, әтисенең сәламәтлек белән проблемалары булмаган. "Ул әни белән театрга барган, йөрәге тоткан, әни кулында вафат булган", - дип яза Артур.

Артур әлегә вакытта Дубайда булуын, иртәгә Татарстанга кайтачагын әйткән. "Миңа ярдәм кирәк, мин Дубайда үзем генә, самолет көтәм. Минем әти бик якты кеше иде, күп кешеләргә булышты. Әти, мин сынатмам. Күп әйберләрне әйтеп өлгермәдем, күп әйберләрне эшләп өлгермәдем. Дуслар, гомерләрнең, якыннарның кадерен белегез", - дигән ул.

Маузир Гыйниятуллин күпсанлы милли чараларны оештыруда катнашкан, талантлы яшьләрне үстерүгә зур өлеш керткән шәхес иде, дип яза "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходайым!!! Нэрсэ сон бу! Яшьлэр не нигэ аласын??? Жэннэттэ булсын инде жаны....

    Мөһим

    loading