16+

Май бәйрәмнәрендә сәяхәткә барабызмы?

Туристлар, уртача алганда, дүрт тәүлеккә ял итәргә килә икән. Узган ел исә өч көнгә ялга барганнар. Торак арендасына алар уртача 15 мең сум акча түли.

Май бәйрәмнәрендә сәяхәткә барабызмы?

Туристлар, уртача алганда, дүрт тәүлеккә ял итәргә килә икән. Узган ел исә өч көнгә ялга барганнар. Торак арендасына алар уртача 15 мең сум акча түли.

Май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәр дип Санкт-Петербург каласы табылган. Казан белән Мәскәү дә аннан әллә ни калышмый. Туристлар күп йөри торган шәһәрләр исемлегенә Калининград, Түбән Новгород, Минск, Кисловодск, Волгоград, Сочи һәм Ярославль шәһәрләре дә кергән. 

Шунысы кызык, узган ел да шушы ук шәһәрләр топ исемлегендә булган. Туристлар, уртача алганда, дүрт тәүлеккә ял итәргә килә икән. Узган ел исә өч көнгә ялга барганнар. Торак арендасына алар уртача 15 мең сум акча түли. Түләү дигәннән, Россиядә аренда бәяләре бер ел эчендә 11 процентка арткан. 

Аерым шәһәрләргә килгәндә, Түбән Новгородта аренда бәясе – 16, Ярославльдә – 13, Калининградта – 11, Мәскәү һәм Кисловодскта – 10, Волгоград һәм Сочида – 6, Санкт-Петербургта – 7, ә менә Казан бәяләре нибары 2 процентка арткан. 

Соңгы арада туристлар арасында Дагестан Республикасы популярлашып киткән. Бу республикада шәһәр читендәге йортларга сорау 3,4 тапкырга, ә фатирларга 3,3 мәртәбә арткан. Сүз уңаеннан, узган ел сораштыруда катнашучы россиялеләрнең 72 проценты сәяхәт иткән. Шуларның дүрттән өч өлеше быел да сәяхәткә җыена.

Әлбәттә, сәяхәткә барырга бөтен кешенең дә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә арзан бәягә ял итеп кайтырга теләүчеләргә белгечләр Ессентукига барырга киңәш итә. Моннан тыш, Краснодар краеның Лазаревск, Лоо, Витязево, Ольгинка кебек зур булмаган курорт бистәләренә дә отышлы бәягә барырга мөмкин.  

Исегезгә төшерәбез, майның беренче ике атнасы кыска булачак. Беренче озын яллар - 29 апрельдән 1 майга, чираттагы яллар 6 майдан 9 майга кадәр дәвам итәчәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading