16+

Мәдинә Гайнуллина: "Өйгә икеләтә дога керде"

Әлмәт Татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина гаиләсе өй туе үткәргән. Бәхетле гаиләне матур бәйрәмнәре белән котлап без дә шалтыраттык.

- Әлмәтнең иске районында яши идек. Ниһаять, яңа районга күчендек. Тәрәзәдән күренешләре бик ошый, бу районны бик яратам. Бүген көндез Коръән ашы укыттык, Аллага шөкер. Нигезебез имин булсын. Кичен исә якыннар белән кич утырдык, - ди Мәдинә.

Өй хуҗаларына бүләккә күбесе шамаил алып килгән. "Кайсы чиктергән, кайсы агачтан ясаткан, кайсы сатып алган. Шаккатым! Фатирыбызга хәзрәт укып та дога иңде, шамаилләр аркылы да дога керде. Мин моны өйгә икеләтә дога керде, дип кабул иттем. Шамаилләрне эләргә урын булачак, Алла теләсә. Хәзерге вакытта йорт төзибез", - дип сөйләде Мәдинә Гайнуллина. 

Яңа нигез бәрәкәтле булсын!

Эльвира Шакирова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading