16+

«Мәдәниятара диалог өчен Казан иң уңышлы урын»

Бу көннәрдә Казанда ЮНЕСКО Халыкара форумы бара. «Цивилизацияләр симпозиумы»на дөньяның 40 иленнән мәдәни мирасны саклау өлкәсендә эшләүче 200 эксперт килде. Форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, глобаль үзгәрешләр чорында дөньяның мәдәни төрлелеге һәм кешелек иминлеге өчен уртак эшләр алып бару аерым бер кыйммәткә ия.

«Мәдәниятара диалог өчен Казан иң уңышлы урын»

Бу көннәрдә Казанда ЮНЕСКО Халыкара форумы бара. «Цивилизацияләр симпозиумы»на дөньяның 40 иленнән мәдәни мирасны саклау өлкәсендә эшләүче 200 эксперт килде. Форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, глобаль үзгәрешләр чорында дөньяның мәдәни төрлелеге һәм кешелек иминлеге өчен уртак эшләр алып бару аерым бер кыйммәткә ия.

– Технологияләр алга китү төрле культураларга караган кешеләрнең бер-берләрен яхшырак белү, башка тормыш белән якынрак танышу мөмкинлеген бирә, шул ук вакытта әлеге технологияләр һәм мегаполисларда яшәү башка кыйммәтләре һәм мәдәнияте булганнарны читкә этәрә, кире кага. Шуның белән бәйле рәвештә телләрне, традицияләрне, мәдәниятләрне саклау һәм үстерү, агрессияне бетерү өчен мәдәниятара диалог булдыру мәсьәләләре актуальләшә бара. Мәдәниятара диалог экстремизмга каршы көрәшүдә, кешеләрнең хокукларын хөрмәт итү һәм үзара аңлашып яшәүдә мөһим роль уйный, – дип белдерде ул.

Аның фикеренчә, диалог этник һәм дини аермалык буенча бүленүдән качарга мөмкинлек бирә. Шул ук диалог белән тотрыклы үсешкә дә ирешеп була һәм әлеге идея ЮНЕСКОның «Мәдәниятләрне якынайту унъеллыгы»нда чагыла.

– Мәдәниятләр диалогы, милләтара һәм динара тынычлык – болар Россия сайлаган юл. Болар гасырлар буена килгән традицияләргә, гади кешеләрнең яшәү рәвешенә һәм дәүләт сәясәтенә нигезләнгән ориентир булып тора. Татарстаныбызда Халыклар ассамблеясе, сигез Дуслык йорты, йөзгә якын милли-мәдәни оешма эшләп килә. Тынычлыкны саклауда иҗтимагый оешмаларның да роле зур. Бөтендөнья татар конгрессы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, рус милли-мәдәни берләшмәсе, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Рус православие чиркәве, Татарстан митрополиясе һәм башка оешмалар уңышлы эшли. Татарстанда ике төрле дин – ислам һәм православие вәкилләре үзара дус-тату яши. Республикада дәүләт милли сәясәт өлкәсендә күп кенә программалар, проектлар гамәлгә ашырыла. Болгар ислам академиясе эшли башлады, ул илнең әйдәп баручы фәнни-белем бирү үзәге булыр дип көтелә. Казан изге ана иконасы соборы торгызыла. Соңгы елларда милли-тарихи мирасны саклау буенча зур эшләр бара. Алар цивилизациябезнең тирән тамырларын чагылдыра, гасырлар бәйләнешен символлаштыра, дөньяның төрле почмакларыннан туристларны җәлеп итә, – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

ЮНЕСКО генераль директорының беренче урынбасары Син Цюй билгеләп узганча, бүген мәдәниятара диалог алып бару, белем бирү өлкәсендә мәгълүмат алмашу, хезмәттәшлек итү бик мөһим.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев тә үзенең чыгышында халыкара оешмалар белән булган хезмәттәшлек турында ассызыклап үтте.

– Республикада милли мирасны саклау, мәдәниятара һәм динара диалог кору, мәдәниятләрне якынайту өлкәсендә халыкара оешмалар белән күп еллар хезмәттәшлек итәбез, моның уңай бер тәҗрибәсе дә барлыкка килде, – диде ул.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, дөньяда зур үзгәрешләр бара, мигрантлар агымы арта бара, алар барган бөтен җир дә яшәү өчен уңайлы булмаска мөмкин. Мондый шартларда бер-береңне ишетә һәм аңлый белергә кирәк. Әлеге уңайдан ул Татарстанның төрле диннәргә һәм милләтләргә бер үк төрле игътибар бирелүен билгеләп үтте.

– Безнең җиребез йөзләрчә ел дәвамында тарихи-мәдәни бәйләнешне бәйләп торучы җеп булып тора. Борынгы чорда ук монда цивилизацияләр кисешкән. Татарстан мәдәниятара диалог, толерантлык буенча үрнәк булып тора. Бу Берләшкән Милләтләр Оешмасының идеологиясе белән аваздаш. Казан Кремленең ЮНЕСКО исемлегенә кергәннән соң, Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча «Яңарыш» республика фонды оештырылды. Соңрак ЮНЕСКО исемлегенә Болгар һәм Успение соборы кертелде. Болар төрле халыкларның һәм төрле диннәрнең мәдәнияте һәм мирасы турында кайгырту мисалы. Әлеге уңайдан тарихи мирасны торгызу эшенә бөтен республика халкы һәм предприятиеләрнең җәлеп ителүен билгеләп үтәргә кирәк, – диде ул.

Сүз уңаеннан: форум ачылышында Минтимер Шәймиевкә, тарихи мирасны саклаудагы хезмәте өчен, Россия тарих җәмгыятенең грамотасы тапшырылды.

Сергей Кириенко, Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко:

– ЮНЕСКО Халыкара форумын уздыру, мәдәниятара диалог өчен Казан иң уңышлы урын. Мондый эчтәлектәге форум бездә рәсми рәвештә беренче тапкыр гына узса да, чынлыкта мондый диалог Татарстан территориясендә йөзләрчә ел бара. Бу җирдә бик күп тарихи вакыйгалар булган, берничә гасыр буена Татарстан төрле милләтләрнең дус-тату яшәве үрнәге булып тора. Бу Россия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен дә үрнәк. Кайбер илләрдә төрле халыкларның бергә яшәве конфликтлар, хәтта фаҗигаләр китереп чыгарса, Россиядә аның капма-каршысы. Россия территориясендә бик күп төрле милләтләр яши, без төрле, әмма ул безнең йомшак ягыбыз түгел, киресенчә, без шул төрлегебез белән көчле. Төрле халыкларның төрле гореф-гадәте, йолалары бар. Без алалрны күбрәк һәм тирәнрәк өйрәнгән саен, безнең уртаклык күбрәк икәнен беләбез. Безне барыбызны да бер үк кыйммәтләр берләштерә. Соңгы елларда Татарстанда мәдәни мирасны саклау буенча зур эшләр эшләнә. Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөянең Успение соборы ЮНЕСКО исемлегенә керде. Монда Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәһмиевнең тырышлыгы зур булды. Ул нәрсәгә генә тотынса да, аны беркайчан да начар итеп эшли белми, янәшәсендәгеләргә дә моңа юл куймый. Мәдәни мирасны саклау буенча республикада эшләр дәвам итә. Болгар ислам академиясе төзелде. Бүген Казан изге Ана иконасы соборы төзелешен барып күрдек. Шунысы игътибарга лаек: 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турындагы указга кул куйды. Бу да республиканың милли сәясәтне уңышлы алып баруы мисалы.
Мәдәният эшлеклеләре, гуманитар юнәлештәге белгечләр, сәясәтчеләргә караганда, уртак телне тизрәк таба. Форум барышында анда катнашучылар да гомуми кыйммәтләр турында сөйләшер дип өметләнәм.


Энгель Таһиров, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры, «Европа-Азия» халыкара гуманитар академия президенты, профессор:

– Казан белән ЮНЕСКО арасында барлыкка килгән элемтәгә быел 35 ел була. Моны кечкенә генә бер юбилей дип атарга мөмкин һәм быел ЮНЕСКО халыкара форумының Казанда үтүе үзенә күрә бер фал булып тора. Ике арадагы хезмәттәшлек 1983 елда ук башланды. Ул елны ЮНЕСКО карары белән Кол Галинең 800 еллыгын билгеләп үттек, шул рәвешле шагыйрь ЮНЕСКоның календаренә кертелде. Шагыйрь Гәрәй Рәхим әлеге уңайдан, ЮНЕСКО календарендә нибары өч җөмлә язылды, әмма шул гына да татар халкы тарихының бөтен тирәнлеген күрсәтте, дигән иде. Шуннан соң без ЮНЕСКО вәкилләре белән еш очраштык. Өч елдан Габдулла Тукайның 100 еллыгын билгеләп үттек, аны да халыкара оешма календаренә керттек.
1994 елда хезмәттәшлекне ныгыткан тагын бер адым ясалды – ЮНЕСКО оешмасы Чаллыда «Дөньяның яшь шәһәрләре» дигән халыкара конференция уздырды. Ул шәһәрнең чәчәк аткан, «Камаз» гөрләп торганы чоры иде.
Әйтергә кирәк: илнең бер генә төбәге дә ЮНЕСКО белән шулай тыгыз хезмәттәшлек итми һәм моны безнең бер казанышыбыз дияргә мөмкин. Бу казанышыбыз исә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән бәйле. Минтимер Шәймиев мәдәни мирасны саклауда зур батырлык күрсәтте. 2000 елда аның белән миңа Парижда ЮНЕСКО капкасын ачып керергә насыйп булды. Казанның меңьеллыгы уңаеннан зур гына күргәзмә үткәрелде. Ул вакытта оешманың генераль директоры Коитиро Мацуура иде. Ул сәфәрдә ике арада хезмәттәшлек итү турында сөйләшеп кайттык, 2001 елда исә килешү төзелде. Моңа кадәр ЮНЕСКО дәүләтләр белән генә сөйләшүләр алып барган, аның төбәкләр белән бер дә килешү төзегәне булмаган. ЮНЕСКО өчен бу үзе бер табыш булды. Әлеге килешү хезмәттәшлекнең иң югары ноктасы иде. 2000 елда исә Казан Кремле Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Казан «Дөнья мәдәнияте шәһәре» исеменә лаек булды. Мондый исемгә фәкать Мәскәү, Санкт-Петербург һәм казан гына лаек булган. Күпмедер вакыттан соң Татарстанның тагын биш шәһренә ЮНЕСКОның «Дөньяның Пальма ботагы» алтын медале бирелде. Тиздән бездә ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ачылды. Аннары инде оешманың биш еллык программасына кертелгән «Бөек Идел юлы» чарасы узды. Безгә борынгы бабаларыбызның ике мең ел ярым үткән юлын үтү насыйп булды.
2014 елда Болгар тарихи-архитектура комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдни мирасы объекты булып теркәлде. Өч елдан әлеге исемлектә Зөя Успение соборы да үз урынын алды.
Мондый зур күләмле эшләр башкарган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча «Яңарыш» республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә яңа вазифа йөкләнде ул – ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогны ныгыту буенча махсус илчесе. Бу да безнең өчен зур казаныш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading