Шәһри Казан

Мәдрәсәне бергәләп төзик

Азан тавышы, Коръән уку, вәгазьләр, төрле уеннар, конкурслар, бүләкләр... «Гаилә» мәчете каршында уздырылган Гаилә бәйрәме менә инде берничә ел әти-әниләрне, балаларны Гает бәйрәме уңаеннан үзенә җыя. Бу юлы да бәйрәм бик күңелле, истә калырлык узды.

– Гает бәйрәмендә гадәттә туганнарга, дусларга, әти-әниләргә барабыз, үзебезгә кунак чакырабыз, Рамазан ае төгәлләнүне чын бәйрәмчә уздырырга тырышабыз. Мәчет алдындагы мәйданда Рамазан ае төгәлләнү хөрмәтенә Гаилә бәйрәмен уздыру матур традициягә керде, – ди «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Бәйрәм Коръән уку, вәгазь сөйләү белән башланып китте. Мәчет ишегалдында балалар өчен кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылган иде. Сабыйлар рәхәтләнеп күңел ачты. Алар батутларда да сикерде, татлы мамыктан да авыз итте, понида да йөрде. Килгән барлык кешеләр өчен ачык һавада пылау пешерделәр. 

Реклама

«Гаилә» – чагыштырмача яңа мәчет. Аның эшли башлаганына әле алты еллап кына. Шул вакыт эчендә ул күп уңышларга иреште. Шактый эшләр башкарылды. Мәчет ишегалдында балалар өчен уңайлы уен мәйданчыгы булдырылды, «Гаилә чишмәсе» ясалды. Хәзер тагын бер зур эшкә керешкәннәр: «Гаилә» мәчете янында Ислам дини мәгърифәт комплексы төзергә җыеналар. Әлегә рөхсәт кәгазьләре алу һәм эш проектын әзерләү белән мәшгульләр. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, Рамазан аенда төзелеш материалларын кайтарта башлаганнар. Әлеге мәдрәсәдә укыту бүлмәләре, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга дин нигезләрен өйрәнү мөмкинлеге, хәйрия ашханәсе, хәләл кибет булыр дип көтелә. Хәзер мәчеттә шактый укучы дини белем ала. Кызганыч, аларга урыннар җитеп бетми. Яңа мәдрәсәгә ихтыяҗ зур.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, мәдрәсә төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр арта бара. Әле менә күптән түгел генә пенсиядәге бер әби 100 мең сум биргән. «Бәлки бу акча сезгә кирәгрәктер дип тә карадым, юк, «Мәдрәсә төзелешенә ниятләдем», – дип бирде. Хәзер бу вакыйганы еш кына мисал итеп китерәм. Акча эшлим дип мактанып, күкрәк киереп йөргән эшмәкәрләр бар, тик игелек кылырга ашыгучысы сирәк, ә монда кечкенә генә пенсия акчасына яшәүче әби тиенләп җыйган акчасын төзелеш өчен китереп бирде. Ул – күпләргә үрнәк», – ди Рөстәм хәзрәт. 

Мәдрәсә төзелешенә өлеш кертергә теләүчеләр өчен «Гаилә» мәчетендә махсус тартмалар урнаштырылган. Сәдаканы шунда салырга була. Шулай ук мәчеткә керә торган җирдә банк картасы, телефон аша акча күчерү җайлы булсын өчен терминаллар урнаштырылган. Сәдаканы онлайн юл белән дә күчерергә мөмкин. Теләгән кеше төзелеш материаллары да кайтарта ала. Ә мәдрәсә төзелешендә катнашырга теләүчеләр мәчет вахтасына мөрәҗәгать итсеннәр. Игелекле эштә бердәм булып, мәдрәсәне бергә торгызырга насыйп булсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: