16+

Мең чүлмәк ваткач, нәрсә була?

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казан матбугат үзәгендә оештырылган чараларның берсендә республиканың халык промыселы вәкилләре белән таныштырдылар. 

Мең чүлмәк ваткач, нәрсә була?

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казан матбугат үзәгендә оештырылган чараларның берсендә республиканың халык промыселы вәкилләре белән таныштырдылар. 

Күзем төште чүлмәккә

Зыр бөтерелгән барабанда санаулы минутлар эчендә чүлмәк пәйда булды да куйды. Музейларга урнаштырырлык чын сәнгать әсәре! Чүлмәкче барабаны сихри «вакыт сәгате» сыман, балачак хатирәләрен кузгатты. Башлангыч сыйныфларда укыган чакларымда чүлмәк ясап мәш килгән идем. Мәрхүмә Әминә әбиемнең: «Азапланма, бәгырь, булмый ул», – дигән «күрәзәсе» дөреслеккә чыкты. Кызыл балчыктан әвәләгән әйберләрем йә шунда ук ишелеп төште, йә кояшта чатнап бетте. 

Рәхилә бармаклары

Күземне ала алмыйм, чүлмәкче хатынның бармаклары иркәләвендә кызыл балчык йомарламнары савыт-саба рәвешендә җанлана. 

– Рәхилә Саксонова булам, кыз фамилиям – Кантуганова. Пермь краеның Кунгур шәһәрендә туып-үстем, хәзер Казанга күченеп кайттык, – дип таныштырды оста.

– Каян шулай өйрәндегез, әтиегез чүлмәкче идеме соң?

– Әтием Миннеәхмәт Пермь якларына Башкортстаннан килгән. Юк, ул чүлмәкче түгел, гаҗәеп балта остасы иде. Буралар да бурый, җиһазлар да ясый иде. Әти кулына балта алса, мин чүлмәккә ябыша идем. Мине бер кеше дә өйрәтмәде, үзлегемнән өйрәндем, – ди Рәхилә ханым.

– Үзлегеңнән өйрәнеп буламы? – дим, шикләнебрәк.

– Була, тик сабырлык кирәк. Эшли-эшли остарасың, өйрәнгән чорда мең чүлмәгең ватылырга мөмкин, –дип, «мыек» астыннан елмаеп җавап кайтарды ул.

Чүлмәкчедән күрмәкче...

Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, әйдәгез, яңа һөнәргә өйрәнәбез. Татарстандагы кызыл балчык, Рәхилә Саксонова әйткәнчә, промысел эшләренә, ягъни чүлмәк һәм сувенирлар ясарга да яраклы икән. 

– Тик төрле урыннардагы кызыл балчыкның составы төрлечә: кайсы – нык майлы, үзле, кайсының составында ком күп була. Измәгә кызыл балчык күбрәк кушылса, утта кыздырганда, чүлмәк чатный. Измәгә ком күбрәк кушылса, чүлмәк барабанда бөтергән вакытында ук уала-ишелә. Алдан тәгаен рецепт әйтеп булмый, чүлмәк ясый-ясый, җирле чималга үзең тәгаен рецепт төзисең, – дип киңәш бирде Рәхилә ханым.

Кызыл балчыктан «шашлык»

– Чүлмәкләрне пешерү өчен махсус мичләр бар. Гадәти газ плитәсе духовкасында кайнарлык җитми. Чүлмәкне яки балчык сынны газ лампасы ялкынында яки, шашлык кыздыргандагы шикелле, утлы күмер өстендә пешерергә була. Пешергәндә чүлмәк ярыла икән, димәк, анда кызыл балчык күбрәк. Кулай вариант тапканчыга кадәр шулай измә ясыйсың да ясыйсың инде ул, – ди Рәхилә Саксонова. 

Кемнәр әле шушы мәкаләне укыганда ук куркып калмады, әйдәгез, чүлмәк ясый башлыйбыз. Бәлки, мең «чүлмәк» ватканнан соң без дә, Рәхилә Саксонова кебек, осталыкка ирешербез.


Белгеч сүзе

Кызыл балчыкны башта һавада киптерәсең. Шуннан соң чиләккә тутырып, өстенә 10 сантиметр биеклектә су саласың, агач белән болгатасың. Балчыкны бер тәүлек тотасың, чиләк төбенә үзле масса утыра. Өстәге суны түгеп, үзле массаны иләк аша икенче савытка агызасың. Үзле масса бер-ике көн кипшенә. Чүлмәк ясый башлар алдыннан әлеге массаны, камыр баскан кебек, берничә сәгать изәргә кирәк. Он сипкән кебек ком кушасың. Кызыл балчык үзе үк комсу икән, өстәмә ком кирәк тә булмаска мөмкин.

Чүлмәкче барабаны (әйләнмә) биеклеге утырган кешенең бил турысында булырга тиеш. Әйләнмәнең тигез, ягъни ян-якка болганмыйча бөтерелүе зарур. Измәне әйләнмәнең нәкъ үзәгенә куеп бөтерергә кирәк. 


Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X