16+

Медведкадан ничек котылырга?

Бакчачыларның теңкәсенә тигән нәрсә – аючикерткә (медведка). Аппетитлары зур булган әлеге корткычлар теләсә кайсы яшелчәнең тамырын кисеп кенә бара. Шуңа өстәп, тиз үрчиләр, оча да, йөзә дә, сикерә дә беләләр. Аларга каршы көрәш ысуллары берничә. Без сезгә шуларны кулланып карарга киңәш итәбез.

Май-июнь аенда бакча кишәрлегенә кечкенә-кечкенә яңа тирес өемнәре өеп куегыз. Аючикерткәгә бу вакытта күкәй салырга кирәк, ә ул моның өчен сез әзерләгән тирескә барачак. 25-30 көннән тирес өемен яндырыгыз. Аның белән бергә, кортлар да янып бетә.
Яз көне үсенте утыртыр яки орлык чәчәр алдыннан 2-3 см тирәнлектәге буразналарга агуланган бөртекләр сибеп чыгыгыз. Өстен туфрак белән каплагыз. Оясын тапкан очракта, ояларына сибегез.

Аючикерткәнең оясына яки ул аеруча зыян китергән урынга сабынлы су сибеп торсагыз да була.
Көзгә исә түбәндәге ысулны да куллана аласыз. Ярты метр тирәнлектә чокыр казып, аңа янган ат тиресе тутырыгыз. Аючикерткә, гадәттә, шундый урында кышлый. Иртә язда тиресне казыганда, аларны җыеп та аласыз.

Алары да ярдәмгә килмәсә, «Банкол» дигән химик препарат кулланыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading