16+

Мендәр астындагы «пышылдавык» хуҗасына уңыш тели?!

Ишегалдындагы кар боткасын ерып өйгә кайтып барам, минем алдан өч хатын-кыз атлый. Теләсәм-теләмәсәм дә, үзара сөйләшкәннәрен минем колаклар тыңлап бара.

Ишегалдындагы кар боткасын ерып өйгә кайтып барам, минем алдан өч хатын-кыз атлый. Теләсәм-теләмәсәм дә, үзара сөйләшкәннәрен минем колаклар тыңлап бара.

– Кызла-ар! – Берсе, барган җиреннән туктап, арттан килүче ике «подружкасы»н туктатып, «мөһим» хәбәр әйтергә җыенды булса кирәк. – Бүген яңа айның фәлән фазасы, теге сурәтне диварга элеп куярга онытмаска кирәк!

– Ә, теләк рәсемен әйтәсеңме, куярга шул, ярый әле искә төшердең, – дип икечесе сүзгә кушылды.
Өченчесе, боларга карап:
– Нинди сурәт ул, нигә миңа әйтмисез? Үзләре генә әллә нәрсәләр кыландырып йөриләр дә...

– Әйтермен дигән идем, сиңа да алдым мин ул рәсемне. Фен-шуй буенча әлеге рәсемне яңа айның билгеле бер фазасында элеп куеп, теләк телисең.
– Ә, фен-шуйны әйтәсеңмени? Дөресме соң ул? Эштә берсе сөйләгән иде – ире ишекләрен кызылга буяп куйган, акча шул төсне ярата, имеш.
– Файдасы булганмы соң?
– Кая булсын инде, ишекләре кызыл дип кенә акча агылып килеп керде ди!

– Сезгә бирәсе тагын бер әйбер бар әле миндә – «Шепталка» дип атала. Аны мендәр астына куярга кирәк.
– Ул берәр нәрсә пышылдыймы?
– Әйе, мендәр хуҗасына уңыш тели.
– Кит әле! Йоклап ятканда, мендәр астыннан берәр нәрсә пышылдаса – куркып үләрсең! Анысы кирәкми миңа, теге рәсемен генә бир...

Тагын күпме тыңлап барган булыр идем бу мендәр астындагы «пышылдавыклар» турында, ярый әле үземнең подъезд турысына килеп җитеп, керү ягына борылдым. Һәрнәрсә белән кызыксынучы яшүсмерләр дә түгел инде болар, 25тән өстәрәк булганнар да җыен килде-киттегә ышана икән. Үзе генә булса бер хәл әле, башкаларга да «булышмакчы» үзенең «шепталкалары» белән.

Бүген иртән мендәр астында нәрсәдер дерелдәгәнгә уянып китеп, «ничек торасы инде тагын?» дип иренеп ята идем, теге «шепталка» искә төшеп сикереп тә тордым, мендәрне күтәреп тә бәрдем. Телефонны шунда куеп йокланылган икән...

Инсаф Салихов, Казан.

Фото: shkolazhizni.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading