16+

Мессенджерларда тагын бер ялган мәгълүмат таратыла

Дүшәмбедән башлап, хезмәт урыныннан бирелгән белешмәләр үз көчен югалта диелә анда. Яңа белешмәләрдә, имештер, хезмәткәр эшендә булырга тиеш вакытлар, өйдән эшкә, эштән өйгә китәсе вакыт 90 минуттан артмаска тиешлеге кебек мәгълүматлар да булырга тиеш.

Мессенджерларда 20 апрельдән Татарстанда үзизоляция режимын бозучыларны массакүләм рәвештә тоткарлый башлаячаклар дигән хәбәрләр йөри башлады. Янәсе бу Татарстан Президенты фәрманы белән эшләнәчәк.

Республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы әлеге хәбәрне фейк, ялга мәгълүмат дип атады һәм халыкны провокациягә бирешмәскә, тынычлыкны сакларга чакырды.

Фейк-хәбәрдә имештер "ГТРК Татарстана" дигән канал Татарстан башлыгының (Президентының түгел!) ачулы сүзләрен китерә. Дүшәмбедән башлап, хезмәт урыныннан бирелгән белешмәләр дә үз көчен югалта диелә анда. Яңа белешмәләрдә исә, имештер, хезмәткәр эшендә булырга тиеш вакытлар, аның эш графигы, өйдән эшкә, эштән өйгә китәсе вакыт 90 минуттан артмаска тиешлеге кебек мәгълүматлар да булырга тиеш.

Әлеге мәгълүматны соңрак Татарстан телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов та кире какты.

Ә без исә янә исегезгә төшерәбез: халык арасында булмасын, социаль челтәрләр яки мессенджерларда булмасын, ялган мәгълүмат (фейк) тараткан өчен гражданнарга ирегеннән 7 елга кадәр мәхрүм итү каралган.

Тагын укырга: ДРКБда коронавируслы кешеләр юк

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading