Исегезгә төшерәбез: ялган мәгълүмат (фейк) тараткан өчен гражданнарга ирегеннән 7 елга кадәр мәхрүм итү каралган.
Социаль челтәрләрдә Республика клиник балалар хастаханәсенә үпкә ялкынсынулы, коронавирус йоктырган авыр хәлдәге табибларны китергәннәр дигән имеш-мимешләр таралды.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова аңлатуынча, бу вирус белән авыручылар балалар хастаханәсендә һич кенә була алмый: «Бездә Сovid-19 диагнозы куелган пациентлар өчен йогышлы авырулар хастаханәсе, Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе базасында һәм Республика клиник хастаханәсе базасында вакытлыча эшли торган госпитальләр генә каралган”, – дип аңлатты.
Ә без исә янә исегезгә төшерәбез: халык арасында булмасын, социаль челтәрләр яки мессенджерларда булмасын, ялган мәгълүмат (фейк) тараткан өчен гражданнарга ирегеннән 7 елга кадәр мәхрүм итү каралган.
Фото: https://www.drkbmzrt.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар