16+

Мөфтине "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен туздыруда гаеплиләр

Интернетта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллинны вазифасыннан алалар, алай гына да түгел, уку йортын түләүле итәләр, шәкертләр өчен тулай торак та булмаячак дигән хәбәр таралды. Хатны имештер мәдрәсә шәкертләре язган һәм алар директор урынбасары итеп Зөлфәт хәзрәтне калдыру ягында. “Мөфти проректорны алыштырырга тели, без Зөлфәт хәзрәт өчен тавыш бирәчәкбез!” дип язган студентлар.  

Мөфтине "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен туздыруда гаеплиләр

Интернетта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллинны вазифасыннан алалар, алай гына да түгел, уку йортын түләүле итәләр, шәкертләр өчен тулай торак та булмаячак дигән хәбәр таралды. Хатны имештер мәдрәсә шәкертләре язган һәм алар директор урынбасары итеп Зөлфәт хәзрәтне калдыру ягында. “Мөфти проректорны алыштырырга тели, без Зөлфәт хәзрәт өчен тавыш бирәчәкбез!” дип язган студентлар.  

Мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең матбугат үзәге белән элемтәгә кердек. Матбугат үзәге җитәкчесе Резидә Закирова әйтүенчә, мессенджерларда таратылган мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
–    Мәдрәсә директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин – меңләгән шәкертләр тәрбияләгән һәм гомеренең күп елын “Мөхәммәдия”гә багышлаган хөрмәтле мөгаллим. Ул – мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның мәдрәсәдәге уң кулы һәм элеккеге кебек үк үз  вазифасында эшләвен дәвам итә. 
Шул ук вакытта Россиядә тарихи рәвештә беренче булып кала торган мәдрәсә алдында бүгенге татар-мөселман җәмгыятенең актуаль ихтыяҗларына һәм өметләренә туры килә торган укытуның һәм квалификацияле кадрлар әзерләүнең дәрәҗәсен һәм статусын күтәрү, аның алга таба үсеше өчен бурычлар билгеләнде. Ә моның өчен укытучыларга хезмәт хакын арттыру, матди-техник база белән даими рәвештә тәэмин итү, яңа биналарны һәм мәйданнарны тиешле тәртиптә тоту һәм башкалар кирәк. Билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен Камил хәзрәт “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укытучылар коллективын яңа тәҗрибәле кадрлар белән көчәйтергә уйлый. Якын арада укытучылар составына яңа коллега тәкъдим ителәчәк, – диде ул.

Зөлфәт хәзрәт Габдуллин үзе дә бу имеш-мимешләрне кире кага. 
–    Мин хәзер дә мәдрәсәнең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып калам. Моны мөфти хәзрәтебез дә раслады. Төрле фетнәләргә бирешмик, уяу булыйк, – дип мөрәҗәгать итә ул газетабыз аша. 

Мәдрәсә шәкертләренең югарыда атап үткән хатыннан тыш, шушы көннәрдә икенче хат та таралды. Анысын да “Мөхәммәдия” студентлары язган. Әмма эчтәлеге һәм реаль имзалар куелуы белән аерылып тора ул. Язманың кыскача эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: “Без – легендар "Мөхәммәдия" студентлары һәм шул мәдрәсәне тәмамлаучылар. Исемсез кешеләр түгел без, мәдрәсәгә турыдан-туры бәйле булган, аның ничек эшләвен һәм үсешен күргән конкрет кешеләр. Кызганыч, бүген мөхтәрәм мөфтигә, мәдрәсә директоры Камил хәзрәткә яла ягуны күзәтәбез. «Урамнан» кергән кешеләр аны мәдрәсәне туздырып, мөгаллимнәрне эштән җибәрүдә гаеплиләр. Мәдрәсәгә турыдан-туры катнашы булган кешеләр күз алдында Камил хәзрәт җитәкчелек иткән вакытта уку йорты актив үсеш ала: бүгенге көндә заманча яңа бинабыз бар, кайчандыр хыялланып та булмый торган яхшы шартлар тудырылган. Әгәр дә Галимҗан хәзрәт Баруди үзе моны күрсә, чын күңеленнән сөенер иде. Камил хәзрәткә «Мөхәммәдия» хакына тырышканы өчен зур рәхмәт! Аллаһ разый булсын! 
Укытучыларыбызга, бигрәк тә Зөлфәт хәзрәткә рәхмәт әйтәсе килә. Билгесез кешеләр фетнә тудырып, укытучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне бозарга, шуның белән мәдрәсәгә зыян салырга тырышалар. Мөгаен, бу анонимнарның чын максатыдыр! Аллаһы Тәгалә аларны туктатып, үзләре артыннан иярүчеләрне гафу итсен”. Хат астына бүгенге көнгә ике йөз кеше кул куйган. 

Ә укуны түләүле итү һәм тулай торак мәсьәләсенә килгәндә, диния нәзарәтендә аңа да ачыклык керттеләр. 
–    Мәдрәсәдә уку болай да берничә ел дәвамында түләүле. Көндезге бүлектә укучылар елына – 5 мең, читтән торып һәм кичке бүлектә укучы шәкертләр 8 мең сум түли. Чөнки мәдрәсә биналарын, яңа төзелгән тулай торакны карарга, укытучыларга хезмәт хакы түләргә кирәк, – дип белдерде нәзарәтнең матбугат үзәге җитәкчесе.

Быел егетләр өчен мәдрәсә күршесендә генә яңа тулай торак төзелгән, алар шунда урнашачак. Ә кызлар яши торган торак тузган һәм яңа уку елында алар Киров районындагы ремонт ясалган бинада торачаклар, диде Резидә Закирова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Утсыз, төтен булмый.

    Мөһим

    loading