16+

“Мәгариф учреждениеләренең 32 проценты гына сак астында”

Бюджеттан тыш тотылган акчаларны да исәпкә алсак, узган ел республиканың 1380 белем бирү объектында террорчылыкка каршы чаралар күрелгән. Әлеге эшләргә 259 802,65 сум акча тотылган.

“Мәгариф учреждениеләренең 32 проценты гына сак астында”

Бюджеттан тыш тотылган акчаларны да исәпкә алсак, узган ел республиканың 1380 белем бирү объектында террорчылыкка каршы чаралар күрелгән. Әлеге эшләргә 259 802,65 сум акча тотылган.

Май аенда Казанда, соңрак Пермьдә белем бирү учреждениеләрендә булган фаҗигаләр закон чыгару органнарын да уйга калдырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына Юлламасы вакытында бу сорау буенча законнарны җайга салырга, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен финанс мәсьәләләрен җайга салырга йөкләмә бирде.
Бүген Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында бу мәсьәләгә кабаттан әйләнеп кайттылар. Четерекле сорау булганга, фикер алышу да озакка сузылды.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин билгеләп үткәнчә, террорчылыктан саклауга бәйле рәсми документ гамәлдә. Әмма ул тулысынча тормышка ашырылмый.
Хәзерге вакытта Татарстанда 3593 мәгариф һәм белем бирү объекты исәпләнә. Белгечләр аларны, саклану дәрәҗәсеннән чыгып, дүрт категориягә бүлгән.
“Безне борчыган саннарга да тукталып узасым килә. Хәзергә 1-3 нче категорияләргә кергән 2107 объктларның  674е генә шәхси оешмалар тарафыннан сакланыла. Бу 32 процент кына дигән сүз”, - ди министр урынбасары.

Рамил әфәнде билгеләп үткәнчә, мәктәпләрне террорчылыктан сакларга кирәк, әмма төбәкләрдәге мәгариф һәм фән министрлыклары үзләре мөстәкыйль рәвештә сак хезмәтен оештыра алмый. Бу канун тарафыннан каралмаган. Шуны истә тотып, Татарстанның мәгариф министрлыгы Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән Премьер-министр Михаил Мишустинга мөрәҗәгать әзерләгән.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин фикеренчә, мөрәҗәгать белән генә проблеманы хәл итеп булмаячак. Чөнки барысы да финанслауга кайтып кала. Мәгариф учреждениеләрендә сакчылык хезмәтенең бер сәгате якынча 220-250 сум тәшкил итә. Бюджеттан исә, беренче һәм икенче категориягә кертелгән белем бирү объектларын саклауга сәгатенә 150 сум күләмендә акча бүленеп бирелә.

2021 ел нәтиҗәләре буенча, капиталь төзекләндерү эшләре барышында Татарстанның 21 белем бирү учреждениеләрендә террорчылыкка каршы техник җиһазлар урнаштырылган. Моның өчен 6305,75 мең сум акча тотылган.
Муниципаль берәмлекләр акчаларына 1139 объектта күзәтү камералары урнаштырылган, магнит ачкыч карталар ясалган. Бу максатка 230 846,9 мең сум акча сарыф ителгән.
Бюджеттан тыш тотылган акчаларны да исәпкә алсак, узган ел республиканың 1380 белем бирү объектында террорчылыкка каршы чаралар күрелгән. Әлеге эшләргә 259 802,65 сум акча тотылган.

28 февраль көнне Федерация Советының видеоконференциясе вакытында федераль бюджеттан мәгариф учреждениеләрен саклау өчен, аерым программа нигезендә, акча бүлеп бирергә дигән тәкъдим яңгырады. Боз кузгалды, димәк. Иң мөһиме, ул акчалар бүленеп, мәктәпләргә килеп җиткәнче яңа фаҗигаләр гына була күрмәсен! Ник дигәндә, бар проблеманы да акчага гына әйләндереп калдыру дөрес түгел. Иң зур фаҗигаләр кешенең битарафлыгыннан килеп чыга.
Комитет әгъзасы Александр Чубаров әйтүенчә, куркыныч көн вакыйгалары ерагайган саен без әлеге мәсьәләләргә салкыная, оныта барабыз. “Сак хезмәтенең  сыйфаты да ташка үлчим генә. Бигрәк тә авыл җирлекләрендә. Әлеге юнәлештә эшлисе дә эшлисе әле”, - дигән фикердә Чубаров. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading