16+

Мәңгелеккә озатыр өчен генә, кайтып китәсез бит авылга...

Күзгә карап, адәм белән бергә, Авыллар да бара картаеп. Такта кадакланган тәрәзәләр, Иске йортлар тора муртаеп...

Мәңгелеккә озатыр өчен генә, кайтып китәсез бит авылга...

Күзгә карап, адәм белән бергә, Авыллар да бара картаеп. Такта кадакланган тәрәзәләр, Иске йортлар тора муртаеп...

Авыл картая.

Кыр капкасы, авыл мазары (зираты)
Каршы ала килгән киткәнне.
Үле тынлык тора, җансыз тынлык...
Искәртә ул гомер үткәнне.

Гомер чиге җиткәч, юллар уртак,
Шушы мазар иле – өч аршын.
Сиңа, миңа, барчабызга җитә,
Әҗәлләрдән качкан кем бар соң?!

Беркем калмый, һәммәбезне көтә
Авыл башындагы мазары.
Бүген генә шаулап тора бит ул
Мәшәкатьле дөнья базары.

Күзгә карап, адәм белән бергә,
Авыллар да бара картаеп.
Такта кадакланган тәрәзәләр,
Иске йортлар тора муртаеп...

Йортлар гына әле бер хәл иде,
Җаны белән сүнә бит авыл!
Яшьләр китә, авыл рухы бетә,
Кемнәр кылган дога бу, кабул?

Җаны сүнгәч кемнәр терелтер соң?
Терек суы бармы? Кем табар?
Авыл үлә... Туган авылларның
Соңгы капкаларын кем ябар?

Шушыларны күреп яна йөрәк –
Үлү планнарын үтибез,
Туу планнары планда юк,
Никахлар аз, туйлар итмибез.

Мәңгелеккә озатыр өчен генә,
Кайтып китәсез бит авылга...
Нигезләрдән соңгы кеше китсә,
Капка ачылмаска ябыла.

Авылымның асыл кешеләре,
Язмыш ятьмәсендә талпына...
Кемнәр генә терек суы сибәр,
Җан өрер соң газиз авылыма?
Ярдәм бирер авыл халкыма?
Буыннарны саклау хакына?!

Авылдашлар, сезне язмыш җиле
Кай илләргә илтеп ташлады?
Куе үлән арасына качып,
Нигезләрнең елый ташлары...

Фирдәүсә Хәйруллина

Фото: tukai-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X