16+

“Мәгънәсез видеолар төшереп, зур суммалар алып утыралар": ә без... ә без көнләшәбез!

Эштән, укудан арыган, арттан беркем дә төртеп тормаган вакытта күбебез кулга смартфон алып, очлы-кырыйсыз интернет дөньясына башы белән чумарга ияләнгән. Хәзер исә TikTok кебек мәйданчыклар үзләренә тулаем җәлеп итә, андагы тузга язмаган видеоларны карап, кайвакытта хәтта сәгатьләр уза.

“Мәгънәсез видеолар төшереп, зур суммалар алып утыралар": ә без... ә без көнләшәбез!

Эштән, укудан арыган, арттан беркем дә төртеп тормаган вакытта күбебез кулга смартфон алып, очлы-кырыйсыз интернет дөньясына башы белән чумарга ияләнгән. Хәзер исә TikTok кебек мәйданчыклар үзләренә тулаем җәлеп итә, андагы тузга язмаган видеоларны карап, кайвакытта хәтта сәгатьләр уза.

Башкаларга карап ничек төшенкелеккә бирелмәскә?
Ун мең, йөз мең, миллион караулар. Кыйммәтле киемнәр, тәмле ризыклар, зур-зур биналар һәм кыйммәтле машиналар. Үч иткәндәй, бу матур яңгырашлы сүзләр синең яшьтәге егет-кызларга хас. 

“Мәгънәсез видеолар төшереп, зур суммалар алып утыралар, аларны ни өчен яратып була соң?”– дип уйлап куясыздыр шул чакта. Нәтиҗәдә, үзең эчендә казыну, уңышсыз булуыңны тану һәм төшенкелеккә бирелү кебек процессларның механизмы кушылып китә.

Бу уңыш культы давылын ничек җиңәргә, өстенлекләрне ничек урнаштырырга һәм үз-үзең белән дуслаша белергә?
Үз уңышсызлыгыңны аңлау сәбәпле төшенкелеккә бирелү табигый хәл. Без социумда яшибез һәм безгә кечкенәдән бирле әти-әниләребез “син иң яхшысы, уңганы һәм булганы” дип мактый. Ә олы тормышта без бу иллюзияләрдән арынабыз һәм дөньяга ачык күзләр белән карый башлыйбыз.

Эч пошу хисе артында, гадәттә, көнчелек, оят кебек хисләр яшеренә. Шуңа күрә хисләрдән качырга түгел, ә аның белән бүлешергә, бушанырга кирәк.
1. Сораулар бирергә курыкма. 
Бу хәл мине ник борчый? Чыннан да ул кешедән өстенрәк буласым киләме яисә миндә тагын да уңышлы булу теләге генә баш калкытамы? Моңа охшаш сораулардан качмагыз, чөнки алар ярдәмендә дөрес җавап табу күпкә җиңеләя.
2. Приоритетлар билгеләү.
Заман кешесе үзенең гадәттә каршылыклы теләкләр арасында өзгәләнә. Карьера уңышлы, мәхәббәт кырында да барысы да әйбәт булсын, укуда иң алдынгысы... Кыскасы, 100%лык кеше! Әлбәттә, бу мөмкин түгел. Үзеңнең алдагы тормышыңа күз йөртеп, шул өлкәләрнең берничәсен генә сайлап алырга кирәк. Яхшы карьерист бик сирәк очракта гаилә кешесе була. Кайбер өлкәләрдә уңышлы булу сезгә кирәк тә булмаска мөмкин. Шуңа күрә приоритетларны билгеләү бик мөһим.
3. Борчу тудырган очракларны билгелә. 
Артыгыздан күзәтегез. Кайсы очракларда үзегезне кимсетелгән, үпкәләтелгән итеп тоясыз? Еш кына без аеруча эмоциональ яктан зәгыйфь һәм үзебезне “дәваларга” тырышабыз – үз планнарыбызны, ниятләребезне кичектерәбез һәм әкрен генә башкарылмаган эшләр аркасында үз-үзебездән канәгатьсезлек кичерәбез. Бу стадиядә бертуктаусыз түгәрәктән чыгу авыр. Ләкин бу кыенлыкларны җиңеп чыгып, үзеңнең хисләреңә игътибар итсәң, күңел тынычлыгына ирешеп була.
4. Ял ит.
Йоклау, тәмле ашау, дискәтүккә бару яисә дуслар белән аралашу. Шәп яңгырый, әлбәттә, әмма без икенче төр ял турында сөйләшәбез. Тынычланып, уйларга чумып, энергия туплап ятуны күздә тотабыз. Һәр көн продуктив була алмый. Аз гына “мин уңышка ирешмәдем”, “мин беркем түгел” дигән уйлардан качып, ял итеп алырга, кирәкмәгән юк-бар белән шөгыльләнергә курыкмагыз. Рәхәтләнеп ял итегез.

Безнең сораштыру. Үзегезне икенче кеше белән чагыштырасызмы?
Әйе – 60%.
Юк – 40%.
Халык күбрәк кешенең уңышына (55%), карьерасына (24%) һәм шәхси тормышына (11%) кызыга. 

Кешенең уңышына кызыгу, үзеңне булдыксызлыкта, берникадәр ялкаулыкта гаепләү үсмер, олы тормышка күчеш вакытында сизелә. Без акрынлап балачакның могҗизалы дөньясыннан реаль вазгыятькә аяк басабыз. Барысы да шундый җиңел һәм кул сузарлык ераклыкта урнашкан хыяллар чынбарлыкта бик ерак булып чыга. 

Күпме генә тырышсаң да, Җир йөзендәге барлык кешене узып бетереп булмый, барыбер берсе булса да синнән алдынгы булачак. Җир шары бит ул түгәрәк!

Айзилә Сабирова.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading