16+

«Миңа шапка килешми, дип, тюрбан алып караучылар безгә килә»

Чалма һәм тюрбаннар тегүче Дилбәр Закирова үзенең бизнесын әлеге баш киемнәре модага кереп барган вакытта башлаган һәм шуның белән откан да. Нәкъ үз вакытында башланган хәерле эш булды бу, ди ул үзе. 

«Миңа шапка килешми, дип, тюрбан алып караучылар безгә килә»

Чалма һәм тюрбаннар тегүче Дилбәр Закирова үзенең бизнесын әлеге баш киемнәре модага кереп барган вакытта башлаган һәм шуның белән откан да. Нәкъ үз вакытында башланган хәерле эш булды бу, ди ул үзе. 

Дилбәр Чаллы шәһәрендә туган. Аңа дүрт яшь булганда, гаиләләре белән Чистайга кайтып яши башлаганнар.
Бала вакытта ук тегәргә яраткан ул. Үзенә, дус кызларына, эскизларын үзе белгәнчә генә кисеп, күлмәк-итәкләр теккән. Мәктәптә иң көтеп алган дәресе дә технология булган. Тегүче булырга хыялланса да, югары белем алырга кирәк дип, икътисадчы һөнәрен үзләштергән.  

– Шулай да беренче хезмәт хакыма тегү машинасын сатып алдым. Алга таба нинди юнәлештә эшләп китәсемне язмыш үзе билгеләп куйды дип уйлыйм. Улым белән декрет ялында утырганда, модага чалма һәм тюрбаннар керде. Шуларга кызыгып, апам да үзенә чалма тегеп бирүемне сорады. Аның бер авырлыгы да күрмәдем. Берне генә түгел, берничәне тегеп, теккән берен апам ошатып кия башлады. Үземә дә тегеп, бер чалманы кунакка киеп бардым. Бигрәк матур баш киеме булган бу дип, шунда ук заказлар бирделәр. Социаль челтәргә дә фотолар куеп, заказлар кабул итәм дип язып куйдым. Бу 2014 елның ахыры иде. Бер-бер артлы заказлар килә башлады. Төрле шәһәрләрдән, хәтта Казахстаннан да сорап яздылар. Яңа ел каникулларында эш бик күп булды. Баштагы беренче елны үзем генә тектем. Ул вакытта машинам да юк. Кечкенә бала белән таксида әле бер кибеткә, әле икенчесенә барып, тукымалар, тегү кирәк-яраклары эзләп йөрергә туры килде. Тәүлегенә егермешәр сәгать тегү машинасы артында утырган чаклар да булды. Болай эшләп булмый дип, ярдәмче алдым. Хәзер дә аның белән икәү тегәбез. Күңелеңә яткан эшне тапсаң, сиңа бер генә көн дә эшләргә кирәкмәячәк, дигән сүз бар. Мин дә таптым шундый эшне. Беркайчан да арыдым, туйдырды бу эш дигәнем юк, – ди ул.              

Узган елны гына үзенең цехын ачкан. Берничә төрле тегү машинасы да алып куйган. Ә күптән түгел ир-атларга түбәтәйләр тегә башлаган. 
– Аларны Казандагы Коръән өйрәнү үзәге мөгаллимнәре белән шәкертләренә тегеп бирдек. Бик ошатып, яратып кияләр. Рамазан ае чараларга бай булды, ике зур ифтарда үзебезнең коллекцияләрне тәкъдим иттек. Ун мең кешелек республика ифтарында да катнаштык. Үзебезнең эшләрне күрсәтү өчен яхшы мәйданчык булды алар, – ди адашым.

Туташ һәм ханымнар тюрбаннарны аксессуар буларак та яратып ала икән. Гадәти шапкалар кияргә яратмаучылар да мөрәҗәгать итә Дилбәргә. 
– Миңа шапка килешми, дип, тюрбан алып караучылар соңрак тагын безгә килә. Башларын каплап йөрергә теләүче кечкенә кыз балалар өчен заказлар алу тагын да күңелле. Аларга мәктәп формасына туры килә торган ак төстәге бантлы чалмаларны күп тегәбез, кечкенәдән нәфислеккә өйрәнеп үсә ул кызлар. Гомумән, без баш киемен кию культурасын кертәбез, хатын-кызларга шуны гадәтләндерәбез. Девизыбыз да шул, – ди Дилбәр.        

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Телефон номерын бирегезче зинхар, рэхмэт

    Мөһим

    loading