Яңа ел җитәргә санаулы гына көннәр калып бара. Кибетләрдә кеше мәш килә, бүләк эзли, азык-төлек ала. Халык каударлана, чаба, башлаган эшләрен төгәлләргә, чишелмәгән мәсьәләләргә бу елда нокта куярга ашыга. Сез иске елны ничек озатасыз?
Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты:
– Елны озатканда, киләчәк елга планнар белән янып йөрүем. Исән чагымда музыкаль театр өчен кадрлар булдырырга телим. Күптәнге хыялым – бөтен дөньяда талантлы татар балаларын барлап, җыр-моңга мәхәббәт уятып, милләтебезне саклап калу. Бу хыялларым тормышка аша башлады. Казанның 180нче гимназиясендә балаларны җыр белән тәрбиялибез. Константиновкадагы бакчамда өйдә җәйен-кышын чыршы тора. Ул түшәмгә беркетелгән, йөзтүбән эленгән. Җайлы, креатив, берәүгә дә комачауламый. Ә бакчамда ак чыршы үсеп утыра. Улым кайчандыр: «Бакчаның уртасына ук утырт син аны, төбенә утырып ял итәрсең», – дигән иде, чыршы үсте, төбенә утырып торырга вакыт кына юк.
Комментарийлар
0
0
Мингол абыйны бик хормэт итэм, миллэтебез очен янып-коеп йоргэн талантлы жырчы.Ул хэрвакыт шулай яшь килеш калсын иде.
0
0