16+

Михаил Серяков: «Без телгә хөрмәт белән карыйбыз»

Кайбыч районында төрле милләт вәкилләре яши. Биредә татарлар – 67, руслар – 26, чувашлар 5,3 процентны тәшкил итә. Районда 17 мәктәп исәп­ләнә. Һәм бер генә ата-ана да татар телен өйрәнүдән баш тартмаган.

Михаил Серяков: «Без телгә хөрмәт белән карыйбыз»

Кайбыч районында төрле милләт вәкилләре яши. Биредә татарлар – 67, руслар – 26, чувашлар 5,3 процентны тәшкил итә. Районда 17 мәктәп исәп­ләнә. Һәм бер генә ата-ана да татар телен өйрәнүдән баш тартмаган.

Дуслык өчен нәрсә кирәк?

Без барган Федоровск авыл советы башлыгы Фирдүс Зәйнуллин әйтүенчә, авылда 851 кеше яши. Шуларның 55 проценты – руслар, 37 проценты – татарлар, 8 проценты – башка милләт кешеләре.
Урта белем бирү мәктәбенә дә кердек. 1988 елдан бирле мәктәп директоры булып эшләүче Михаил Серяков әйтүенчә, белем бирү учреждениесендә 152 укучы укый. Бирегә балалар ун авылдан килеп белем ала.

Шунысы игътибарга лаек: рус мәктәбендә төрле милләт вәкилләре (татарлар, руслар, чувашлар, үзбәкләр, кыргызлар, казахлар, украиннар) укый. Шулай ук дәүләт теле буларак, балалар бакчасыннан ук татар теле укытыла. Рус телле балалар – бер, ә татар һәм катнаш никахта туган балалар икенче программа белән шөгыльләнә. Һәр сыйныф ике төркемгә бүленгән.
 
– 2010 елга кадәр без чиста рус телле мәктәп буларак эшләдек. Татар балалары бик аз иде, чөнки ул елларда якын-тирәдәге барлык авыллардагы мәктәпләр дә эшләде. Белем бирү учреждениеләрен оптимизацияләү башлангач, безгә бер елны татар һәм рус авылларыннан төрле милләттән 58 укучы килде. Аларны ничек берләштерергә икән дип, башта үзебез дә куркып калган идек. Безнең максат – аларны да коллективыбызга алып кереп китү, ике арада бернинди дә каршылыклар калдыр­мау иде. Озак уйладык һәм ел саен «Дуслык чәчәге» дип аталган фестиваль уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Ул 4 ноябрьдә уздырыла. Әлеге зур бәйрәмдә укучылар гына түгел, аларның әти-­әниләре дә катнаша. Һәр милләт вәкиле үзләренең милли костюмнарыннан чыгыш ясый. Балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнаша. Дуслык өчен тагын нәрсә кирәк? – ди Михаил Серяков.
Алда язганыбызча, әлеге мәктәптә укучы балаларның ата-аналары барысы да татар телен укытуны сайлаган.

– «Без татар телен укырга теләмибез», – дигән бер генә кеше дә булмады. Татарстан Республикасында яшәп, татар телен өйрәнмичә буламыни? – дип гаҗәпләнә директор. –Безнең бит укучыларның күпчелеге, мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга бара. Ә анда татар теле тагын да күбрәк кирәк булачак. Ата-аналар да моны бик яхшы аңлый. Рус балалары татар телен диалог (аралашу) формасында өйрәнә. Нинди генә милләттән булуына карамастан, балалар бер-берләрен бик яхшы аңлый. Мин үзем дә татар җырларын һәм биюләрен яратам. Без һәрвакыт авылдашлар белән дустанә мөнәсәбәттә яшәдек. Бервакытта да татарларга һәм русларга бүленмәдек. Нинди генә концерт булса да, төрле телләрдә җырлар җырлыйлар. Без телгә хөрмәт белән карыйбыз. Укучыларны да еш кына Казанга театр­ларга алып барабыз. Без гел бергә яшәдек. Ничек инде аерым-аерым яшәргә була? Бер як күршемдә – татар, икенчесендә чуваш гаиләсе яши. Бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, милли бәйрәмнәр белән котлашабыз. Башкача була да алмый. Татар телен аңламый торып, аның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен дә аңлап булмый. Без барыбыз да Татарстанда яшибез. Шуңа күрә татарларның тарихын, мәдәниятен белергә һәм хөрмәт итәргә тиешбез.

Авылда да, мәктәптә дә барлык милләт вәкилләре дус-тату яшәгәнлегенә инандык. Миңа калса, бу кичә-бүген генә барлыкка килгән, формалашкан мөнәсәбәт түгел. Без барган мәктәп Евгений Тутаев исемен йөртә. Кем белән генә аралашсак та, барысы да аны бик зурлап, хөрмәт белән искә алдылар. Тутаев рус кешесе булган. Колхоз председателе булып эшләгән. Ул эшләгән елларда авылда бик зур эшләр башкарылган, мәктәп, хастаханә төзелгән. Михаил Серяков әйтүенчә, институтны тәмамлагач, Тутаев чип-чиста татар авылында эшләгән.
– Евгений Геннадиевич гомер буе татарча аралашты. Гармунда уйнап, татарча җырлар җырлады. Ул эшләгән елларда колхозга ике рус һәм бер татар авылы керә иде. Җыелышларны да татар һәм рус телләрендә алып бара торган иде ул. Аның абруе шуның өчен бик зур иде. Авылдашлар гына түгел, бөтен район халкы хөрмәт итә иде үзен, – дип зур хөрмәт белән искә ала Михаил Серяков авылдашын.

«Киләчәгемне татар теле белән бәйле күрәм»

Мәктәптә руслар да татар телен бик теләп өйрәнәләр. Җитәкче әйтүенчә, Лиля Лищева исемле бер укучылары, рус булуына карамастан, Казан федераль университетының татар филологиясе факультетына укырга кергән. Хәзерге вакытта ул өченче курста белем ала. Директор аны үз мәктәпләренә татар теле укытучысы буларак көтеп калуын да яшермәде.

Тагын бер укучылары – XI сыйныфта укучы Евгения Моисеева – рус балалары арасында татар теле буенча халыкара олимпиадада өченче урынны алган.

– Гаиләбездә барысы да руслар. Ә мин татар телен беренче сыйныфтан бирле өйрәндем. Шуңа күрә аңа мәхәббәтем зур. Миңа аеруча Татарстанның тарихын өйрәнү ошый. Киләчәктә тормышымны татар филологиясе белән бәйләргә дип уйлаган идем, ләкин анда татар телен миннән дә яхшырак белүчеләр укыгач, алардан калышырмын дип куркам. Бәлки, рус филологиясенә барырмын әле. Сыйныфташларым белән дә татарча аралашырга тырышам, – ди Евгения Моисеева.
Эльвира Хәмидуллина да республика олимпиадасында җиңеп, Президент грантын откан кыз. Ул киләчәген татар теле белән бәйләргә тели.
– Бүгенге көндә татар теле тирәсендә барган мәсьәләләр күңелемне тетрәтте. Мин һәрвакыт үземне бары тик татар теле укытучысы итеп кенә күрә идем. Һәм хәзерге вакытта да бу карарымда нык торам, – ди Эльвира.

Михаил Серяков әйтүенчә, хәзерге вакытта мәктәптә ике татар теле укытучысы эшли. Дәресләр саны кыскарган очракта да, аларның эш урыннары сакланачак. Татар теле укытучысы Рамилә Тимергалиева биредә 2005 елдан бирле эшли.

– Хәзер сөйләм теленә күбрәк игътибар итә башларбыз дип уйлыйм. Рус балаларының укытучыны аңлап җавап бирүләре бик әйбәт. Әти-әниләр дә, балалар да татар теленә яхшы мөнәсәбәттә. Шулай да татар телен укыту мәсьәләсе барыбызны да бик борчый. Әлегә булган дәреслекләр белән укытабыз, – диде Рамилә Тимергалиева.

Телгә мәхәббәт юктан бар булмый. Аның орлыклары гаиләдә, мәктәптә салына. Әйләнә-тирәңдә нинди кешеләр, аларның теге яки бу телгә мөнәсәбәте ничек, аны өйрәнүгә нинди тырышлык куела – барысы да мөһим роль уйный. Кайбыч районындагы матур мисаллар башкаларга да үрнәк булса иде, дигән теләк белән кайттык без әлеге сәфәребездән.

Кайбыч, Федоровск

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading