16+

Милеккә кагылышлы 5 сорауга ҖАВАП

Сорауларга Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан идарәсендә физик затларның милекләрен теркәү дәүләт бүлеге җитәкчесе Энҗе МӨХӘММӘТГАЛИЕВА җавап бирә.

Милеккә кагылышлы 5 сорауга ҖАВАП

Сорауларга Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан идарәсендә физик затларның милекләрен теркәү дәүләт бүлеге җитәкчесе Энҗе МӨХӘММӘТГАЛИЕВА җавап бирә.

Әтидән мирас булып йорт күчте. Ул әтигә бабайдан калган иде. Йортның документлары юк диярлек, бары авыл советының бабайга йорт салу өчен җир бүлеп бирү карары гына сакланган. Мин бу йортны үз исемемә ничек рәсмиләштерә алам?

Әлфия Шакирова, Актаныш.

– 2001 елның 30 октябренә кадәр гражданинга бирелгән җир кишәрлеге мирас буенча күчкән икән, аны рәсмиләштерү өчен әлеге торакның мирасчысы икәнлекне күрсәтә торган таныклык һәм бу җир кишәрлегенең хуҗасы барлыгын раслый торган документ кирәк. Сезнең очракта авыл җирлеге бабагызга йорт салу өчен кишәрлекне 2001 елның 30 октябренә кадәр биргән, димәк, сез җир кишәрлеген үз исемегезгә гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерә аласыз.

 

Йортым закон нигезендә рәсмиләштерелгән. Былтыр йортка янкорма төзеттек. Без аны ничек законлаштыра алабыз?

Гөлсинә Батталова,  Балтач.

– Янкорма салу торак йортны реконструкцияләү дип атала. Бу очракта закон нигезендә, төзелешкә рөхсәт булу кирәк. Торак йортның мәйданын үзгәртү максаты белән яңа төзеләчәк объектның техник планын әзерләсен өчен, Күчемсез бердәм дәүләт реестрына кадастр инженерын сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннары әлеге документларны Росреестрның Татарстан идарәсенә тапшырасың. Әгәр дә янкорма салырга рөхсәт бирелмәгән икән, үз белдеклегегез белән генә салынган объектны законлаштыру өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

 

Үземнең җир кишәрлегемдә абзар һәм гараж төзергә телим. Аларны үз милкем итеп рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәк булачак?

Айрат Хәмидуллин, Казан.

– Закон нигезендә, ярдәмчел функцияне үтәгән объектлар исемлегенә кергән милекне төзү өчен рөхсәт таләп ителми. Хуҗалык өчен исәпләнгән абзар, гараж да әлеге исемлеккә керә. Объектларны милкегез итеп теркәү өчен җир кишәрлеге документлары, аларның техник планы кирәк булачак. Моның өчен 350 сум дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк. Әгәр дә төзелеш урнашкан җир кишәрлеге рәсмиләштерелмәгән икән, башта аны дәүләт теркәвенә кертергә кирәк.

 

Без күршебез белән бер йортта яшибез. Дөрес, йортка керү ишекләре төрле. Йортыбызны стена аерып тора. Һәрберебез үз милкебезне рәсмиләштерергә телибез. Моны ничек эшләргә?

Эльмира Хисаметдинова, Биектау.

– Торак йортны бүлү суд аша яки үзара килешү нигезендә башкарыла. Килешүнең телдән генә түгел, кәгазьдә язылган булуы мөһим. Йорт икегә бүленгәннән соң, һәрберегез үз торагыгызның техник планын ясатырга тиеш булачак. Шунысы да бар: закон нигезендә өлешегезне үз исемегезгә күршегез белән бер вакытта рәсмиләштерсәгез яхшырак. Милекне рәсмиләштерүне сорап, Росреестрның Татарстан идарәсенә шулай ук икегезгә берьюлы барырга туры киләчәк. Һәрберегез 200 сумнан дәүләт пошлинасы түләргә тиешсез.

 

Торак салу өчен җир кишәрлеге алдым. 2018 елның 1 мартына кадәр йортны салып бетерергә кирәк дип ишеттем. Имеш, аннары аны рәсмиләштергәндә, кыенлыклар тууы бар. Бу чынлап та шулаймы?

Азат Хәйруллин, Габишево бистәсе.

– Әйе, шәхси торак йортлар өчен моңа кадәр гамәлдә булган законнар 2018 елның 1 мартына кадәр генә гамәлдә. Әлегә йорны үз исемегезгә рәсмиләштерү өчен объектны куллануга тапшыру турындагы рөхсәт кәгазе таләп ителми. Рәсмиләштерү нечкәлекләрен Росреестрның Татарстан идарәсе белгечләре тулырак аңлата алачак. Чынлап та, 2018 елның мартына кадәр йортыгызны рәсмиләштереп өлгерсәгез, җайлырак булачак.

Фото: amic.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading