16+

Милли көрәшне дөньяга таныту өчен нәрсә җитми?

Быел Миңгәр Сабан туе зур бәйрәм чаралары белән генә түгел, Көрәш буенча дөнья чемпионаты белән дә истә калачак. Бирегә Германия, Болгария, Румыния, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек кырыкка якын илдән иң көчле көрәшчеләр киләчәк.

Милли көрәшне дөньяга таныту өчен нәрсә җитми?

Быел Миңгәр Сабан туе зур бәйрәм чаралары белән генә түгел, Көрәш буенча дөнья чемпионаты белән дә истә калачак. Бирегә Германия, Болгария, Румыния, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек кырыкка якын илдән иң көчле көрәшчеләр киләчәк.

- Без бу Чемпионатка инде егерме ел әзерләнәбез. Миңгәрдәге Сабан туе да инде егерменче тапкыр үткәрелә. Биредә бәйрәмнең милли йөзе сакланган, - диде Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов.

Беренче тапкыр 2015 елда Көрәш буенча дөнья чемпионаты Казанда узган. Узган ел Миңгәрдә төрки халыклар арасында көрәш буенча дөнья Кубогы оештырылды. Анда 22 ил спортчысы көч сынашкан иде. Җәүдәт Миңнәхмәтов сүзләренчә, Универсиададан соң көрәш дөнья буенча танылу алды. Биш ел эчендә ил буенча көрәшне үстерү өчен күп эш башкарылган.

- Хәзер Россия күләмендә Урал, Себер, Идел буе кубокларына мастерлык турнирлары уза. Ил буенча көрәшнең 22 федерациясе эшли. Без аларның санын үстерергә тырышабыз. Ләкин регионнарда әле дә тренерларга кытлык. Халыкара дәрәҗәдә дә эшләр яхшы түгел. Иганәчеләрсез бу өлкәдә зур уңышка ирешеп булмаячак. Безнең хыял – көрәшне Олимпия уеннары исемлегенә кертү. Моның өчен Дөнья чемпионатлары ел саен, ким дигәндә, ике елга бер тапкыр оештырылырга тиеш. Көрәш Федерацияләре 4 континентта, 70-80 илдә булырга тиеш. Әлегә финанслау җитми. Бу чемпионатны оештыру өчен дә нефтьчеләр ярдәм итте, - ди Җәүдәт Миңнәхмәтов.

Милли көрәш белән күбрәк төрек телле илләр кызыксына икән.
- Беренчедән, безнең көрәштә җәрәхәт алу мөмкинлеге түбән. Спортчылар келәм өстендә көрәшә. Монда кагыйдәләр үтәп көрәшмәсәң генә җәрәхәт аласың. Икенчедән, хәзер көрәшне каравы да кызык. Без күп кенә алымнарны үзгәрттек, - ди Җәүдәт Миңнәхмәтов.

2019 елда көрәш буенча дөнья чемпионаты Кырымда булырга мөмкин. Биредә инде әзерлек эшләре дә башланган.

Чемпионатта җиңүчеләр җиде авырлык категориясе буенча бәяләнәчәк. 1-4нче урыннарны алучыларны акчалата бүләкләр көтә.

Футбол буенча дөнья чемпионаты барган вакытта көрәш футбол күләгәсендә калмасмы, дип кызыксынды журналистлар оештыручылардан. Ләкин футбол көрәшне дөньякүләм танытырга ярдәм генә итәчәк икән.

16нче июнь көнне “Казан-Арена” стадионында узган Франция – Австрия матчыннан соң чит ил журналистлары Миңгәр Сабантуена милли көрәш карарга барачак.

Алисә Шәрәфиева

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading