16+

«Милләтләр кроссы» узачак көнне кан басымыңны үлчәргә онытма!

“Милләтләр кроссы-2019” Бөтенроссия йөгерү көненә Казан быел ике атнага соңарып кушыла: Татарстан башкаласында көзге йөгерешне 6 октябрьгә билгеләделәр.

“Милләтләр кроссы-2019” Бөтенроссия йөгерү көненә Казан быел ике атнага соңарып кушыла: Татарстан башкаласында көзге йөгерешне 6 октябрьгә билгеләделәр.

Спортның әлеге төренә өстенлек бирүчеләрне берләштерергә булдык, ди оештыручылар. Традицион кроссны “Казан ярыммарафоны” йөгерешләре белән берлектә үткәрергә булганнар. Шулай итеп, кроссның массакүләм йөгерешенә 20 меңнән артык кешенең старт сызыгына басуы көтелә.

Бергәлектә – уңайлылык

Бөтенроссия йөгерү көненә башкаладан кала Татарстанның эре шәһәрләре һәм районнар 21 сентябрьдә үк кушылган иде инде. Димәк аларның да Казан йөгерешендә катнашып карау мөмкинлеге бар. “Казан ярыммарафоны”на теркәлү инде берничә ай дәвамында алып барылса, “Милләтләр кроссы”нда катнашырга теләүчеләр бу көннәрдә гаризаларын Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан “Триумф” спорт комплексына килеп тапшыра ала.

– Ике зур чараны бергә уздыру идеясе спорт, аерым алганда җиңел атлетика хәрәкәтен үстерү, йөгерешчеләрне берләштерү максатыннан туды. Ике ярыш бергә узганлыктан, транспорт хәрәкәтенә кертелгән чикләүләр ягыннан да уңайсызлыклар кими,  – дип аңлата Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Линар Гарипов. – Халыкны тарту көченә ия булган урыннар була бит. “Казан Арена” стадионы – шундыйлардан. Монда җәмәгать транспортында килү дә уңайлы, урыны да иркен.

Чикләүләр димәктән, ярыммарафон ярышлары иртәнге сәгать 8дә үк башланганлыктан уңайсызлыкларны шәһәр халкы артык сизми дә калырга мөмкин. Чөнки 21,1 чакрым араны узу өчен күп дигәндә 3 сәгать кенә вакыт бирелә. Димәк, көн уртасына инде юллар ачылган була.
– Миллениум күперендә шәһәр үзәгенә таба юл 9га кадәр ябык булачак, ә үзәктән килә торганына чикләүләр кертелми, – дип ачыклык кертте “Тимерман” спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров. – Сибгат Хәким урамы тулысынча ябыла һәм соңгы йөгерешче узу белән тулысынча ачылачак. Транспорт хәрәкәтенә бу урамда чикләүләр сәгать 8дән – 11гә кадәр булыр дип көтелә.

Йөгерә алмасаң – үрмәлә!

Иртәнге сәгатьләрдә 10 һәм 21,1 чакрым арага йөгерү белән башланып китәчәк ярышларга көн кичкә авышкач “цифрлы йөгереш” нокта куячак. Соңгысы 14 октябрьдә  Татарстанда, федераль телевизион программаларны аналог форматында тапшыру тулысынча туктатылып, цифрлы телевидениегә күчү уңаеннан оештырыла. Шул рәвешле цифрлы телевидениегә күчү өчен санаулы көннәр генә калып баруын искә төшермәкчеләр. Катнашу – бушлай, йөгерү арасы – 2 чакрым, ди оештыручылар.

Бушлай димәктән, “Милләтләр кроссы”нда һәр ярыш түләүсез оештырылса, “Казан ярыммарафоны” кысаларында бу көнне акча түләми генә 3 чакрым арага түбәтәй киеп йөгерергә була. Волонтерлар һәм Театр елы уңаеннан театраллар өчен каралган 1 чакрым арада узышу да түләүсез.
Тәпи баскан һәр кеше йөгерә, аякта тора алмаганнар үрмәли ала бу көнне. Соңгылары – 7-12 айлык сабыйлар өчен үрмәләү ярышлары оештырыла.

Марафон – өченче урында

Ярышлар вакытында үлем очраклары буенча марафон спорт төрләре арасында өченче урында тора икән. Беренче урында – Америка футболы, икенчедә – бокс һәм кикбоксинг. Бу хакта Казан Олимпия резервындагы училище баш табибы Гөлнара Янышева җиткерде.

– Йөгерү ярышлары рухландыра, бәхет һәм күңел ачу мохите белән әсир итә, – ди белгеч. – Әмма шул ук вакытта мондый төр һәр ярыш та әзерлексез организм өчен куркыныч. Кеше марафон кебек сынау узарга җыенган икән, ул әзерлекле булырга һәм табибта тикшеренү узарга тиеш. Йөгерешкә әзерлекнең кимендә бер-өч ай, ә ярыммарафоннар өчен берничә ел булуы шарт.

Гөлнара Янышева фикеренчә, марафон һәм ярыммарафон кебек ерак араларга йөгерү вакытында спортчының хәлсезләнүе организмга сыеклык җитмәү аркасында булырга мөмкин. “Шуңа да ярыш алларыннан яисә көнендә эч китү күзәтелсә, салкын тиеп авыртсагыз, исерткеч эчемлек кулланган булсагыз стартка басмаска кирәк, – ди ул. – Һәм, билгеле инде, ярыш буласы көнне кан басымын кабат тикшертү, кәефнең шәп булуы мөһим. Шул вакытта ярышлардан канәгатьлек алырга мөмкин”.

Бәйрәмгә әйләндерик

Ярышларга медицина тикшеренүе узмаган бер генә кеше дә кертелми, дип ышандыра оештыручылар. Әлеге таләпләр моңа кадәр дә кулланылган инде.

– Россия һәм тагын берничә илдә генә медицина белешмәсе таләп ителә. Күпчелек илләрдә белешмә соралмый, катнашучылар җаваплылыкны үз өстенә ала, – ди Вадим Янгиров. – Әле бездә йөгерешкә җаваплы карау җитенкерәми. Йөгерү культурасы үсештә генә. Марафон бит ул берничә сәгать йөгерү генә түгел. Аңа әзерлек инде еллар буе барырга тиеш. Шул вакытта мондый ярышларны бәйрәм рухында уздырып булачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading