16+

Миләш

Көз айларында безнең якларның катнаш урманнарындагы кебек гаҗәп чуарлыкны, андагы кебек алтын, куе кызыл бизәкләрне бүтән беркайда да күрмәссең. Юлдашка таяк алып яки болай гына ике кулыңны артыңа куеп, беленер-беленмәс кенә тапталган сукмаклардан урман эчләренә кереп китсәң, бара-бара берәр кояшлы аланга килеп чыгасың да, һай, бу нинди матурлык дөньясы дигәндәй таң калып, тирә-ягыңа карана башлыйсың.

Миләш

Көз айларында безнең якларның катнаш урманнарындагы кебек гаҗәп чуарлыкны, андагы кебек алтын, куе кызыл бизәкләрне бүтән беркайда да күрмәссең. Юлдашка таяк алып яки болай гына ике кулыңны артыңа куеп, беленер-беленмәс кенә тапталган сукмаклардан урман эчләренә кереп китсәң, бара-бара берәр кояшлы аланга килеп чыгасың да, һай, бу нинди матурлык дөньясы дигәндәй таң калып, тирә-ягыңа карана башлыйсың.

Әле күптән түгел генә ямь-яшел шәл ябынган мәһабәт имәннәр, сылу каеннар, җилбәзәк усаклар, купшы юкәләр, сабыр өрәңгеләр бүген барысы да, көяз яшь-җилкенчәк кебек, шәльяулыкларын төрләндереп җибәргәннәр. Син алардан күзеңне ала алмыйсың, бөек рәссамнарның картиналары алдында басып торган кебек сихерләнеп карап торасың. Аларның беренче карашта бары тик яшел, куе яшел, алтын-сары, аксыл-сары, саргылт, куе кызыл, кызыл һәм алсу булып күренгән төсләре, асылда, һәрберсе йөзләгән яңа күчмә төсләргә кереп, бер-берсе белән аралашып, музыка шикелле камил, музыка шикелле нечкә, моңлы гармония тудыралар. «Ул арада агачлар арасыннан кояш ялтырап китә. Болай да биниһая чуар яфракларда мең вә миллион чык тамчылары энҗе бөртекләредәй җемелди башлый. Үзәнрәк җирләрдә, талгын гына тирбәлеп, ак томан кузгала. Печәне бер чабылып инде яңадан чалгы тыгарлык булып үсеп килгән болын асылташлар белән зиннәтләп чигелгән серле келәмгә охшый. Ул иртәнге һаваның хушлыгын әйтмисең дә инде: үзе саф, үзе балдан да татлырак, бер сулаганда да мең авыруга шифасы тия! Күк йөзе исә күгәрчен күзе чәчәге төсле зәп-зәңгәр, яз көнендәге кебек төпсез, тирән булып күренә. Инде шушыларның барысы өстенә дә беркем, бернәрсә тарафыннан да бозылмый торган тынлык, тынычлык җәелгән. Ник бер яфракның шылт иткәне ишетелсен. Агачлардан коела торган сары яфраклар да, җиргә төшүдән элек, бермәл һавада тавышсыз-тынсыз тирбәлеп очалар, шуннан соң гына үлән өстенә җай гына килеп яталар. Ботаклардан ботакларга сарылып, көмеш тожым җепләре сузылган була. Ләкин син аларның үзләрен күрмисең, тик агачлар арасыннан барганда битеңне әз генә кытыклап алгач кына тоясың.

Табигатьнең менә шушы алтын почмагында безнең санаторий урнашкан. Революциягә кадәр биредә бер зур байның дачасы булган. Гражданнар сугышы елларында бу тирәләрдән фронт шаулап үткән. Ул чакта ташландык бай дачасында кыр госпитале оештырганнар. Яралылар арасында бер комиссар да булган, ди. Менә шушы комиссар, Ленинның үзенә махсус хат язып, биредә эшче-крестьяннар өчен санаторий төзүне үтенгән, ди. Аннары аның яралары төзәлгән, ул тагын фронтка китеп барган. Көндәлек ыгы-зыгы арасында тарих ул кешенең исемен дә, фамилиясен дә безнең көннәргә кадәр саклап җиткермәгән. Аның буе-сыны, төсе-башы ниндирәк булганын да хәзер хәтерләмиләр. Әмма ул кеше шагыйрь җанлы булган, матурлыкны яраткан, кешеләр турында кайгырткан. Бу кадәресендә берәүнең дә аз гына да шиге юк.

Еллар үтү белән байның иске дачасын сүтеп, аның урынына яңа матур таш биналар салганнар, әйләнә-тирәгә чәчәкләр, җимеш бакчалары утыртканнар. Күлгә таба алып бара торган аллея буенда карт имәннәр белән чолганып алынган мәшһүр түгәрәк алан бар. Шул алан уртасында, кызыл тәлгәшләре белән күз явын алып, ике миләш үсә.

Бу миләшләр дә юктан бар булмаганнар, билгеле. Бакчачы карт беркөнне миңа аларның тарихын да сөйләп бирде. Моннан дүрт-биш ел элек биредә бер укытучы дәваланган икән. Янәсе, шушы укытучы әлеге ике миләшне утырткан, имеш. Берәүләр әйтә: ул аларны Ватан сугышында һәлак булган ике шәкерте истәлегенә утырткан, ди. Икенчеләре тагын да романтиграк вакыйга сөйлиләр. Имеш, ул елларда сугышта яраланган бер яшь кыз биредә дәваланган. Ул гел миләш турында җырлый торган булган. Шуның җырын ишетеп, авыру кызыйга бер юаныч булсын дип, әлеге укытучы миләшләр алып кайтып утырткан, ди.

Хәзер ул укытучы кайда, исәнме-юкмы, ул кыз терелгәнме-юкмы – бу турыда да берәү дә белми.

– Күп бит андыйлар безнең илдә, каян барысын хәтердә тотып бетерәсең, – диде бакчачы, сүзен очлап.

Процедурадан буш көннәрдә мин урманда йөрим, туры килгәндә, төрле кешеләр белән гәпләшәм. Бәхеткә, һавалар да бик матур тора әле. Август аендагы яңгырлар бик куркыткан иде, сентябрь урталарында көннәр аязып, күңелләрне тәмам хушлаңдырып җибәрде.

Кайту көннәре нәкъ шушы матур вакытларга туры килгән кешеләр безгә, биредә калучыларга:

– Безнең яхшы теләктә икәнлекне шуннан белегез, сезгә әйбәт көннәр калдырабыз, – диләр.

Яңа килүчеләр исә, шул үк сүзләрне үзләренчәрәк борып:

– Бу матур һаваларны сезгә без алып килдек, – диләр. Тегеләре дә, болары да хаклы шикелле.

Билгеле, берәү дә бу сүзләрне нинди булса дәгъва белән әйтми. Ләкин шушы ярым шаярып әйтелгән сүзләр дә күңелнең ниндидер бер кылын чиертеп куялар. Йөрәктә мәгънәсен башкаларга аңлатып та булмый торган яхшы бер тойгы уяталар. Син, шул матур тойгыга бирелеп, көне буе гаҗәеп бер җиңеллек хис итеп йөрисең, гүя күңелеңдә кояш нуры уйнап тора.

Беркөнне яңа килүчеләр арасында, күзгә артык ташланырга тырышканлыгыннанмыдыр, өстенә соры чалбар, аллы-гөлле кофта, башына йөнтәс кырыйлы йомшак ак эшләпә киеп йөрүче зифа буйлы, матур ак йөзле бер ханымга игътибар иттем. Тиздән мин аның нинди һөнәр кешесе икәнен дә белеп алдым. Урманга чыккан чакларда аның кулында һәрвакыт бәләкәй яссы чемодан, җыелма урындык була торган иде. Аннары без аны кайда булса берәр матур аланда этюдлар ясап утырган хәлдә күрә башладык.

Художникларга хөрмәтем аерата зур, аларны мин табигать җырчысы итеп саныйм. Минемчә, табигатьнең бөтен матурлыгын, нечкәлеген бары тик төсләр гармониясе белән генә тулы итеп тасвирларга мөмкин. Левитан әсәрләре моның мәшһүр үрнәге дип уйлыйм.

Бүген, гадәтемчә, урманда йөреп керим дип мәһабәт имәннәр белән уратып алынган алан кырыеннан үтеп барганда, миләш янында әлеге чибәр ханымны күрдем. Ул рәсем ясый иде. Мин, туктап, ерактан, имән ышыгыннан күзәтә башладым.

Ханым миңа яны белән утырган, рәсеме күренми, әмма йөзенең ирен өстендәге кечкенә миңенә кадәр ап-ачык күренә. Ул ут букеты төсле миләшләргә җәһәт-җәһәт карап ала да күз иярмәс тизлек белән пумаласын киндерендә йөртә башлый. Кайчагында, киресенчә, шактый озак тынып карап тора. Мондый минутларда аның болай да матур йөзе, тагын да күркәмләнә төшеп, аз гына моңсулана, күз карашында ниндидер тирән уй кабына кебек. Миңа калса, бу минутта аның күзләре без күрмәгән әллә нинди нечкәлекләрне күреп, шулардай иң-иң кирәклесен генә сайлап ала кебек. Сайлап алгач, шуны пумаласы белән киндергә күчерә. Аннары яңадан бер миләшкә, бер рәсеменә карап алып, әкрен генә елмая. Күрәсең, тапкан буявына сөенә.

Кеше илһамланып эшләп утырганда аңа комачаулау, янына барып игътибарын таркату – әдәпсезлек. Шуңа күрә мин, аяк тавышым ишетелмәсен өчен әкрен генә басып, үз юлыма китеп барам. Урманда, кояшлы аланнарда йөрим, көзге бизәкләргә исем китеп карап торам. Художник турында уйлыйм. Очраклы рәвештә генә булса да, серле абаганың чәчәк аткан минутын, ягъни сәнгать әсәренең туу минутын күрдем бит мин. Әгәр соңыннан, туры килеп, берәр күргәзмәдә бу рәсемне очратсам, аңардагы иң-иң нечкә, иң-иң җанлы сызыкны беренче караудан ук танып алыр идем кебек.

Иртәгесен, процедура көнем булганга, урманда йөри алмадым. Өстемә пальто киеп балконга чыктым да, ак чыбыктан үрелгән тирбәлгәч урындыкка утырып, урманга карап тора башладым. Шулчак балконга утызлар тирәсендәге бер ир чыкты.

– Нинди уйга чумдыгыз? – дип сорады ул. Очрашканда баш иешеп исәнләшә башлаган идек инде без аның белән. Мин аңа ничек дип җавап бирергә дә белми торганда: – Сез ничек уйлыйсыз, – диде ул, – сәнгать әсәренә объектив бәя биреп буламы, юкмы? Минемчә, безнең бәябез һәрвакыт субъектив була...

Мин бу кеше ни сәбәптән бу темага сүз башлады икән дип сагая төшеп, аның тагын ни дә булса әйтүен көттем. Ул дәвам итте:

– Бая Эмма безгә яңа гына ясап бетергән рәсемен күрсәтте, – диде ул. Һәм кулын алга таба сузды. – Әнә теге аландагы миләшне ясаган. Эмма безгә мондый сорау бирде: ул ясаган миләшләр матурракмы, әллә ал андагыларымы?

– Юк, ул алай әйтмәс! – дидем мин тиз генә. – Сез ялгыш ишеткәнсездер.

– Менә тагы, мине чукрак дип уйлыйсызмы? Егетнең хәтере калды булса кирәк, миңа усал гына карап алды да ишеккә таба юнәлде.

– Соң, кайсы матуррак? – дип сорадым мин, аны туктатып.

– Әллә тагын, – диде егет игътибарсыз гына, – тегесендә дә, монысында да кызыл тәлгәшләр. Ләкин без бер-тавыштан Эмманың рәсемен мактадык.

– Гафу итегез, сәнгать әсәре турында сүз барганда... -дип каршы килә башлаган идем, ул, минем сүземне бүлеп:

– Сез тәнкыйтьче, ахрысы, – диде. – Сез, тәнкыйтьчеләр, бер диалектиканы аңламыйсыз. Эмманың шәһәр тулы танышы! Аның кулында сихри көч!

Бәхәснең дәвамын сөйләмәсәм дә, сез аның ахыры ни белән беткәнен үзегез дә чамалыйсыз инде. Кәефем тәмам кырылды. Аш та нигәдер бик тәмсез тоелды: гел тоз, гел борыч кына!

Мин ашханәдән чыгып килгәндә, вестибюльдә күңелле шау-шу күтәрелгән иде. Кайтучыларны озаталар икән. Иң уртада, йөзек кашы кебек ялтырап, Эмма басып тора. Хатын-кызлар аның яңагыннан үбәләр, ирләр кулын кысып иҗат уңышлары телиләр. Эмма ал арның барысы белән дә берьюлы сөйләшә, барысына да җавап биреп өлгерә. «Булса була икән кешедә өлгерлек», – дип уйлыйм мин.

– Ник болай иртә кайтасыз, Эмма ханым? – дип сорады арадан кемдер.

– Мин бер урында озак яшәргә яратмыйм, – дип көлеп җавап кайтарды художник. – Миңа тәэссорат алмаштырырга кирәк.

Кинәт нигәдер йөрәгем әрни башлады, мин тизрәк саф һавага чыктым.

Бераздан янымнан выжт итеп машина үтеп китте. Автобусның ачык тәрәзәсендә чәчәкләргә уралган Эмма ханымның матур йөзе балкып күренде дә юк булды.

Ниһаять, мин миләш аланына барып чыктым һәм шаккатып туктап калдым. Ниндидер рәхимсезе миләшне тәмам ботарлап бетергән. Берсен хәтта урталай сындырганнар!

Минем яныма бакчачы килде. Ул да таланган, йолкынган миләшләргә бик озак эндәшми карап торды.

– Кем эше бу? – дип сорадым мин ахырдан.

– Мин аны кем дип әйтергә дә белмим, – диде бакчачы, әрнеп. – Күрүчеләр булган. Теге... – Ул, кирәкле сүзен таба алмыйча, кашын җыерды. – Теге... юк, художница дип әйтергә телем бармый, яссы ящик күтәреп йөрүче чалбарлы нәмәстәкәй...

Мине әйтерсең яшен сукты, ни дип әйтергә дә белмәдем. Ә бакчачы әрнеп дәвам итте:

– Матурлыкны мактаган булды, үзен матурлык җырчысы дип йөргән булды, ә үзеннән соң кешеләргә нәрсә калдырды? Нәрсә калдырды?! – дип, бакчачы ачуы ташып сорады. – Ике кәрзин миләш алып киткән. Кайткач миләш белән бүлмәсен бизәр. Ә безгә, кешеләргә, бизәк кирәкмимени?!

Хак сүзгә җавап юк! Мин ботарланган миләшкә карап эшләпәмне салдым да башымны идем.

Габдрахман ӘПСӘЛӘМОВ

Фото: лесные.рф

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X