16+

Миләүшә Айтуганова: «Мир» кинотеатрында милли кинематография үзәге күрергә телим»

«Мир» кинотеатрында татар телендә «Инсаф» фильмын тәкъдим иттеләр. Тулы метражлы әлеге фильм Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» әсәре буенча төшерелгән.

Миләүшә Айтуганова: «Мир» кинотеатрында милли кинематография үзәге күрергә телим»

«Мир» кинотеатрында татар телендә «Инсаф» фильмын тәкъдим иттеләр. Тулы метражлы әлеге фильм Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» әсәре буенча төшерелгән.

Әни кеше генә сөя дә, төя дә

Кайберәүләр бу спектакльне моннан күп еллар элек Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә күргән булган, кемдер Габдулла Карив исемендәге яшь тамашачы театры репертуарыннан хәтерли. Үземнең дә спектакльне караганым булдым. Уйландыра, елата торган әсәр. «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова әйткәндәй, үзәккә үтеп керә торган.
Хәер, фильмның режиссеры Фәрит Дәүләтшин баштарак аны нәкъ менә сюжеты артык гади булганга төшерергә алынмаган. «Мин аны ун ел элек үк төшерергә тиеш идем инде. Әмма җитди кабул итмәдем, башка фильмнар эшләнде. Аннары кабат шул әсәргә әйләнеп кайттым, гади сюжетка зур мәгънә салынганлыгын аңладым», – ди Фәрит Дәүләтшин.

Эчтәлеккә килгәндә, фильм мәктәп укучысы Инсафның монологы белән башланып китә. Вакыйгалар Югары Ослан районының Бакчасарай авылында бара. Инсаф – гади генә авыл малае, әтисез үсә, шук сыйныфташлары моны гел исенә төшереп торалар, егеткә еш кына, үзен яклап, алар белән дөмбәсләшергә туры килә. Нәтиҗәдә, укытучысы Инсафтан зарлана, әнисе Минзифа апага баланы интернатка урнаштырырга да тәкъдим итә. Минзифа апа кырыс, шул ук вакытта Инсафны өзелеп ярата. Чынлыкта малай сугыш чукмары түгел, тырыш, эш рәтен белгән, тәрбияле, ярдәмчел буларак сурәтләнә: иптәш малаена машинасын төзәтергә дә булыша ул, акчасы югалган кызга да ярдәм итә. Егетнең тагын бер шөгыле – компьютерда оста эшли. Кыскасы, берсендә ул лотереяда 5 миллион сумнан артык акча ота. Менә шуннан башлана да инде вакыйгалар. Акча откач, малайның чын әнисе табыла, хәтта ике әтисе барлыкка килә. Баксаң, Инсафның чын әнисе Минзифа апаның сеңлесе Дилфүзә икән. Ул ата ялганчы Кирамнан балага узган, аннары улын апасына ташлап, шәһәргә китеп барган. Хәзер бер профессор белән гаилә корган. Алар Инсафның әти-әнисе булырга риза. Малайга «Лексус» машинасы, бай тормыш, матур кием-салым вәгъдә итәләр. Бер мизгелгә Инсаф «мин дә мондый тормышка лаек бит» дип ризалашырга да уйлый, әмма вакыйгалар башка борылыш ала. Малайның чын әтисе табыла. Аферист – Кирам. Аңа да әлеге дә баягы малай түгел, аның акчалары кирәк. Чын дөреслек ачыла. Инсаф, бар туганнарын җыеп, шарт куя. Аңа әтинең дә, әнинең дә бергә булуы кирәк. Һәм, барысына да таяк биреп, үзенә сугарга куша. Дилфүзә, профессорын ташлап, күрәлмаган Кирамга кияүгә чыгарга да ризалаша хәтта, тик балага берсе дә сукмый. Бары Минзифа апа гына улына авырттырырга курка-курка яратып суга. «Әни кеше генә сөя дә, төя дә», – диелә фильмда. Кыскасы, барысы да яхшы тәмамлана, Инсаф үстергән әнисе янында кала, Минзифа апа озак еллар үзенә күз атып йөргән Әбүбәкер абый белән кавыша. Акчаның бер өлешен – авыру бер чит баланы дәвалауга, ә калганын йортны төзекләндерүгә тотачаклар.Төп фикер – бары үз көчең белән эшләп алган байлык кына бәрәкәтле була.

Спектакльдә дә шул сюжет, тик аны караганнан соң, мин үкси-үкси елаган идем, ә монда елмаеп утырдым. Фильмда нечкә юмор көчле. Бөтенләй башка кәеф, текст башкача ачыла. Бу әсәрнең башыннан ук сизелә, нечкә күңелле Минзифа апа суган тураганда елый, малай сукканда авыртмасын өчен күлмәк астына катыргы куйган, үрдәкләргә су сала торган табак тишек, суы җиргә агып бетә... Елмайта торган мондый эпизодлар җитәрлек. Фильмның жанры хәтта комедиягә тартым дияргә була.
Фильмда Кариев театры артистлары уйный. Төп герой – Казан егете, мәктәп укучысы Инсаф Һидиятуллин.
Спектакльдә Әбүбәкер тотлыга. Фильмда геройның бу үзенчәлеге юк. Әбүбәкер образын икесендә дә уйнаучы артист Фернат Насыйбуллин: «Кабатланасым килмәде. Спектакльдә ул минем табыш иде. Сакау, тотлыгучы булып уйнавымны режиссер хуплады. 20шәр ел өйләнмәгән Әбүбәкерләр һәр авылда бар. Фильмда бу образ башкача ачыла», – диде Фернат.

Соңгысы булмасын

Татар артистларын, гадәттә, ясалма уйный, артыгын кылана диючеләр дә бар. Әмма фильмның продюсеры Наталья Топал бу – татарларга хас сыйфат дип саный. «Әгәр дә бу эмоциональлекне алып атсак, бер матурлыгы да калмый. Татарның мәдәнияте шундый: ачык, дәртле, әллә каян күренеп тора. Әйтте икән – эшләде. Ялганлый икән – йөзенә бәреп чыга. Без татар киносын бар дөньяга тәкъдим итәчәкбез, әнә былтыр Һиндстанда «Гыйшык алмасы» фильмын елый-елый карадылар. Анда төп рольне Рабит Батулла башкарган иде. Америкалыларга иярмәскә, мәскәүлеләргә карамаска, үзебезнең милли татар мәдәниятен үстерергә кирәк безгә», – диде Наталья Топал. Аның сүзләрен зал алкышларга күмде. Сүз уңаеннан, Рабит Батулла үзе дә килгән иде. Әллә премьераны моңа кадәр дә күргәне булганга, чыгышын кыска тотты: «Соңгысы булмасын». Продюсерның «Без чын татар фильмын төшерү өлкәсендә дөрес юл белән барабызмы соң?» дигән соравына да, уенын-чынын бергә кушып, Ленин сүзләре белән җаваплады: «Дөрес юл белән барасыз, иптәшләр!»

Фильмга тәнкыйди яктан карасаң, бәйләнерлек урыннары юк түгел, тавышландыруны техник яктан камилләштереп бетерергә, титрларны төзәтергә кирәк, сөйләмдә кайбер стилистик хаталар тоемлана, малайның трусикчан гына дога укып утыруы да килешеп бетми кебек. Миләүшә Айтуганова да: «Монда тормышка заманча караш тоемлана, актерлар куелган бурычны үтәгәннәр. Тик безнең тамашачы бик таләпчән, әзерлекле, кино сәнгатенә игътибарлы, шуңа да ашыкмыйча, барысын да җиренә җиткереп эшләп бетерергә кирәк», – дип, киңәшләрен җиткерде. Фильмны төшерү ике елга сузылган, финанслау белән кыенлыклар килеп чыккач, бушлай эшләгән чаклары да булган, Татарстан Президенты, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, эшне ахырына җиткерә алганнар.
Премьерага районнардан да килгәннәр иде. Алар, татар фильмнарын телевизордан да күрсәтсеннәр иде, дигән теләкләрен җиткерде. Халык фильмны яратты. Күбесе: «Әсәрнең азагы күңелле бетә», – дип сөенде. Аңлаешсыз тәмамланган фильмнар, әсәрләр хәзер бик күп. Кеше тыныч сюжетлы, ахыры матур бетә торган фильмнарга сусаган. Әнә тамашачы, профессор Анастасия Фәхретдинова да: «Берничә тапкыр торып чыгып китәргә дә теләдем. Борчылып карый торган әсәрләрне яратмыйм мин. Хәтта китапны да ахырыннан укый башлыйм. Әгәр ул фаҗигале тәмамлана икән – укымыйм. Ә монда яхшылыкның явызлыкны җиңүе күңелгә сары май булып ятты», – ди.

Чын татар авылын сурәтләгән, ихлас кадрлар чынлап та сагындырган шул. Монда барысы да гади, үзебезчә. Җәйрәп яткан Идел буйлары, ферма, мал-туар, агач авыл өйләре, хуҗасыз йортлар, кулдан бизәкләп ясалган кухня гарнитуры, пычракка батып беткән, алгы тәрәзәсе ватылган машинага кадәр гап-гади.
Фильмны Мөселман кинофестивалендә Казан премьералары кысаларында тәкъдим итәргә җыеналар. Миләүшә Айтуганова исә киләчәктә «Мир» кинотеатрын милли кинематография үзәге итеп күрергә теләвен дә әйтте. Анда музей комплексы оештырырга хыяллана. «Татарстанда төшерелгән барлык фильмнар да иң беренче биредә күрсәтелеп бәя алсыннар иде», – диде ул.

Бер минутка биш сорау

«Инсаф» фильмында баш герой Инсаф Һидиятуллин белән әңгәмә

«Мин – гап-гади малай»

– Үзең белән таныштыр әле, Инсаф?
– Мин Казан шәһәренең 2нче татар гимназиясендә белем алам, 14 яшемдә. Гаиләдә без өчәү, мин – уртанчысы. Әтием – белгечлеге буенча укытучы, тик хәзер ул да, әнием дә вертолет заводында эшлиләр.

– Кинога ничек килеп эләктең?
– Мин тормышымны театр белән бәйләдем. Беркем дә үгетләмәде, үзем шулай теләдем. Әти-әнием Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры булган мәрхүм Марсель Сәлимҗановны беләләр иде, шул рәвешле балачагымнан Камал театрына килеп эләктем. Кайбер спектакльләрдә катнашам. Театр түгәрәгенә йөрим. Аңа кадәр музыка мәктәбендә шөгыльләндем, әмма театр сәнгате күңелемә якынрак.

– Фильмны төшергәндә, нинди кызыклы моментлар исеңдә калды?
– Шундый эпизод бар, мин моңсуланып кубызда уйнап утырам, ә артымда муенымны үгез ялый. Шул дубльне ун кат төшергәнбездер. Үгез ялый гына башлый, көләм дә җибәрәм. Төрле чаклар булды, курыктым да, каушадым да, кызыклы мизгелләр дә җитәрлек иде. Мин әле бүген дә шул эмоцияләр белән яшим.

– Мәктәптә син хәзер кино йолдызыдыр инде?
– Юк, мин –гап-гади малай. Үземне йолдыз итеп хис итмим, яшьтәшләрем белән бер дәрәҗәдә булып каласым килә. Үземне башкалардан өстен куярга яратмыйм.

– Киләчәктә кем булырга хыялланасың?
– Хыялым – мәктәпне уңышлы тәмамлап, режиссерлыкка укырга керү.

– Уңышлар сиңа, Инсаф.

10+
Фото: cinematimekzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading