Алмаз өенә кайтып кергәндә әнисе кан эчендә иде. Өй тулы кеше милиция, тикшерүчеләр.
Аны әнисе янына якын да китермәделәр. Дөньядагы иң кадерле кешесе үлгәнен белсә дә, Алмазның моңа ышанасы килмәде. Әнисенең үз-үзенә кул салырга теләве, беренче тапкыр гына түгел. Агу да эчеп карады. Бу юлы максатына иреште. Үз акылында булган кеше мондый гамәл кыла алмый, чөнки һәр мөселман үз-үзенә кул салуны гөнаһ икәнең белә.
Соңгы вакытта Алмазның әнисе сәер сүзләр сөйли иде. “Улым мине гел агач артыннан бер кеше күзәтә. Сине чакыргач, кача. Мине үземне генә калдырып чыгып китмә”. Хастәханәдә узган дәвалану курсы да нәтиҗә бирмәде аңа. Көннән-көн әнисенең сәер яклары арта барды.
Аларның гаиләсен бәхетле гаиләләр исемлегенә кертеп булмый. Алар әнисе белән икесе бер-берсе өчен яшәгән кешеләр. Ә әтиләренең үз тормышы, үз дөньясы. Күрәчәктер инде, Гүзәл белән Искәндәр яратышып та өйләнешмәде, аларны димләделәр. Беренче карашка, бик аралашучан, күңелле Искәндәр гаиләдә гомумән башка кешегә әйләнә иде. Айлар буе сөйләшми. Күп вакытта Гүзәл аның ни сәбәпле сөйләшмәвен дә аңламый. Ә аралашырга, сөйләшергә яраткан Гүзәл өчен бу бик авыр. Улы Алмаз тугач Гүзәлдән дә бәхетле кеше бу дөньяда булмагандыр. Ул бар тормышын, барлыгын улына багышлый. Шул вакытта ана кеше бар назын баласына биреп, тормыш иптәшен онытмаган микән. Бәлки, Искәндәр наз, игътибар җитмәү аркасында эчүгә сабышкандыр.
Монысы, Алмазга караңгы, ләкин гаиләдә бердәнбер бала булуга карамастан, әтисе аны гел кире кага. Бала ничек кенә тырышмасын, аның әтисе өчен күрше малайлары акыллырак та, белемлерәк тә, яхшырак та. Малай үсеп җиткәнче әтисенә үзенең төшеп калганнардан түгеллеген дәлилләп яшәде. Әнисе икенче сменада булганда, әтисе Алмазны балалар бакчасыннан да килеп алмый. Тәрбияче апасы, күршеләренә кертеп калдыра. Алмаз белә, әтисе өйдә. Бүлмәләрдә ут яна, сөйләшкән тавышлар ишетелә. Ләкин ишек кенә ачмый. “Әтигә, мин кирәкмим”, – дигән уй белән үсә бала. Алмаз сабый чагын исенә төшергән саен, әтисе күз алдына исерек килеш килеп баса.
Искәндәр дуслары белән кайтып башта бәйрәм итеп, соңыннан шешәдәшләре алдында хатынына кул күтәрүне дә гадәти күренеш дип саный. Алмаз үсеп, әнисен яклый ала башлаганнан соң гына Искәндәр хатынын кыерсытуларны туктата. Ә әшәке сүзләр белән кимсетүне дәвам итә. Ул вампир кебек аның бар көчен ала.
Улы әнисенә: “Аерыл, аерым гына яшик”, – дип күпме ялваргандыр. Ләкин әнисе генә бу адымны ясарга үзендә көч тапмый. Шулай да бер вакыт, түзәр хәле калмагач, Гүзәл әнисенә аерылырга җыенуын хәбәр итә. Әнисе моңа юл куймый. Ул заманда аерылып йөрү оят. “Баргансын икән яшә, кемнең тормышы рәхәт дип саныйсын”, – ди әни кеше аңа. Гүзәлнең кимсенеп елаган чаклары күп була. Терәк булырга тиешле ире аңа бер тиен алып кайтып бирми. Искәндәргә акча җыю җене кагыла. Акча җыя да машина ала, бакча йорты сала, кеше каршында мактана. Ләкин ул машина һәм бакчаның рәхәтен генә хатыны белән улы күрми. Чөнки ул аларны авылга да утыртып кайтмаска мөмкин. Гүзәл улы белән автобуста кайта, ә Искәндәр үзем алган машина дип, тимер атында җилдерә. Мондый кимсетүләрдән, Гүзәл үз-үзенә бикләнә. Аның ир хатыны булып кунакка да парлап йөргәне юк бит. Ире кунакка чакырганнарын белсә, махсус эчеп кайтып, өйдә кала. Кая гына барсалар да, кайда гына булсалар да Гүзәл белән Алмаз һәрвакыт икесе.
Сабырлыкның да бер чиге була диләр. Гүзәл, 22 ел түзеп яшәгәннән соң авырый башлый. Туганнары хастәханәгә яткыралар, ләкин Гүзәл генә дәвалауның нәтиҗәсен күрми. Үзен томан эчендә яшәгән кебек хис итә. Гел чит тавышлар ишетә. Үз акылында булган ана, беркайчан да баласын калдырып китмәс иде. Ләкин Гүзәлнең акылы белән башка көчләр идарә итә.
...Әнисен җирләп кайткан көннән Алмаз бу дөньяда үзе генә яшәргә өйрәнә. Әтисенә булган нәфрәт аңа күп еллар тыңгылык бирми. Күңеле белән әтисен гафу итәргә кирәклеген аңласа да, чынлыкта моны эшләү бик авыр була аңа.
Алмаз гаилә корып, балалары туганнан соң гына әтисе белән якыннан аралаша башлый. Моны да ул балаларының дәү әтиләре белән аралашып үсүләре өчен эшли. Олыгайган көнендә Искәндәргә дә гомер буе булдыксыз дип санаган улы Алмаз кирәк була. Никтер яшь чакта бергә бәйрәм иткән дуслары да, хатынына карата гел котыртып торган туганнары да юкка чыга. Гомеренең соңгы минутында да ул улына шалтырата.
Бүген көндә Алмаз, сабый вакытында ук: “Мин әти кебек булмыйм”, – дигән сүзләрен, көн дә тормышка ашырып яши. Ул кызы һәм улы өчен иң якын дус. Аларның һәр уңышына куана. Һәр иртә аларны уятып, яратуын кат-кат кабатлый. Сабыйларын бу дөньяда иң яхшы, иң белемле, иң акыллы, иң матур балалар икәннәрен ышандырып үстерә.
Алмазның төп максаты – балаларны бәхетле гаиләдә тәрбияләү. Кеше гомере буе үз бәхете өчен көрәшеп яши, дигән фикердә тора шул ул.
Гөлнар Галимова
Комментарийлар