Шәһри Казан

«Мин бәхетле барлык байлыгымны Калдыруым белән кешегә»

Мәктәбебездә музей бар дип берәүне дә шаккатырып булмый инде бүген, чөнки музейсыз мәктәпләр сирәк бездә. Шулай да башкалабызның 103нче мәктәбе үз музее белән хаклы рәвештә горурлана ала. Зур хәрефтән языла торган көчле ихтыярлы Кеше, шагыйрь һәм язучы Фәнис Яруллинга багышланган һәм фатиханы да язучының үзеннән алып калган музей шул ул!

Реклама

Әдип рухын саклаучы бу бүлмәнең бусагасын атлап керүгә үк, сине Фәнис ага үзе каршылый төсле, стенага эленгән зур портреттан ул сиңа сөеп тә, сынап та карый сыман. Зур, алтын хәрефләр белән стенага язылган: 
«Мин халкымның баласы,
Килми арып каласы.
Халык күңеленә таба 
Барасы да барасы», – дигән шигъри юлларны укыганнан соң, үзеңнең дә шагыйрьдән калмыйча, аңа иярергә тели башлавың бер дә гаҗәп түгел. 
Музейның бүгенге җитәкчесе Фирая Хәсәнова белән аның ачылган көннәре турында сөйләшәбез. Әлеге мәктәптә 24 ел хезмәт куйган ханымның һәр сүзеннән горурлану сизелеп тора: 
– Бездән, еш кына: «Фәнис Яруллин музее нигә нәкъ менә сезнең мәктәптә?» – дип сорыйлар, көнләшүләрен яшермичә. Әйе, Фәнис абый – халкыбызның зур үлемсез шәхесе. Аның музеен оештыру һәр мәктәп өчен олы горурлык, дәрәҗә булыр иде. Ләкин язмыш озак еллар Фәнис аганы безнең мәктәп янәшәсендәге йортта яшәтте. Һәрбер язучы шикелле, ул да үзенең укучыларын мәктәптә тапты. Безнең мәктәптә! Ә инде Ринат Галиев булышлыгы белән күптомлыклары дөнья күргәч, аларны укучыга җиткерүдә безнең мәктәп әдипкә шактый зур ярдәм күрсәтте. Чынлап торып дуслаштык ул чорда. Башта китаплары белән, соңрак үзе белән дә якыннан. Кулъяулыклар чигеп, күчтәнәчләр алып, өенә кунакка бара идек.
Әлеге музей өч нигездә тора төсле. Беренчесе – Фәнис абый үзе, аның олы шәхесе булса, икенчесе – язучының якын дусты, ярдәмчесе, әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илфат Мусин. Әдипнең аерылмас дусты булган ул, язучы аны үз улыдай якын күргән. Музей оештыру уе да башта Илфат әфәнде башында туган, чөнки бу егеттә шагыйрь үз кулы белән бүләк иткән кадерле истәлекләр шактый җыелган. Уен Фәнис абыйга да җиткереп, аңардан да хуплау алгач, бу изге эшкә ныклап керешкәннәр. Эшнең башында торган Илфат әфәнде, хыялын тормышка ашырыр өчен, җәйге ялының һәр көнен музейны эшләүгә багышлаган. Монда бит «ярар әле» дип кенә булмый – эшеңнең сыйфатын әдип үзе бәяли. 
Зур хезмәт, уртак тырышлык салынган әлеге музей 2008 елның 11 декабрендә ишекләрен ача. Билгеле инде, аның иң зур кунагы халык язучысы, Тукай бүләге иясе Фәнис ага Яруллин белән аның хатыны Нурсөя апа була. Фәнис аганы югары сыйныф егетләре кулларында күтәреп алып керәләр мәктәпкә. Музей ишегенә бәйләнгән кызыл тасманы да шагыйрь үз куллары белән кисә.
Бүген бу мизгелләрне мәңгеләштергән фоторәсемнәр – музейның иң кадерле экспонатларының берсе. Хәер, барлык экспонатлар да кадерле дисәм дә, һич арттыру булмас. Аларның һәрберсе шагыйрь кулының гына түгел, аның күңеленең дә җылысын саклый. Менә элеккеге язу машинкасы, янында тимер чүкече дә бар. Язучы үзенең әсәрләрен шулай машинкага чүкеч белән сугып яза торган булган. Фәнис абыйның күлмәге, костюмы да түрдә эленеп тора. Фәнис абыйга бүләк итеп җибәрелгән, аның келәмендә эленеп торган чигүле кулъяулыклар да аерым бер почмакта урын алган. Музейның күп өлешен китаплар били. Алар – язучының 50гә якын үз китаплары һәм аңа култамгалар белән бирелгән кадерле истәлекләр. Араларында Гөлшат Зәйнашева һәм башка күп кенә әдипләрнең үз куллары белән язып биргән китаплары да бар. 
Музей өч нигездә тора, дип әйткән идем. Бу чынлап та шулай. Фәнис Яруллинның «Яралы язмышлар» дигән повестен укымаган кеше калмагандыр. Татар, рус һәм инглиз телләрендә дөнья күргән әлеге китап изге күңелле, олы йөрәкле, шәфкатьле татар хатыны Миңлегөл апа Рәфыйкова турында. Бөтен гомерен язмыш тарафыннан кыерсытылган ятим балалар йортында эшләп үткәргән бу ханым. Үзләреннән Америкага киткән сабыйларның язмышы белән кызыксынып, океан артына кадәр барып чыга. Гади татар карчыгының мондый батырлыгы турында ишеткәч, сокланмаган кеше калмаган иде ул чакта. Фәнис абый иҗатын яхшы белгән кеше музейда Миңлегөл апага багышланган почмак та булуына гаҗәпләнми. Анда ятим балалар кигән бумази күлмәкләр, яраткан әбиләренә океан артыннан бүләк итеп җибәрелгән хатлар, бүләкләр дә урын алган. Миңлегөл апа да бу музейның еш кунагы булган. Бер ел элек якты дөньядан китеп барган. Менә шундый өч фидакарь кешенең тырыш хезмәте нәтиҗәсе ул 103нче мәктәптәге музей. Язмыш аларны очраклы рәвештә генә очраштырмагандыр. Очраклылык өч тапкыр була алмыйдыр ул. 
Укучы-экскурсоводлар да өч телдә сөйли бу музейда. Әдип иҗатына багышлап фәнни конференцияләр, иҗат бәйгеләре дә еш уздырыла. Ире дөньядан киткәннән соң, Нурсөя апа – музейда иң кадерле кунак. Узган ел «Мин тормышка гашыйк» дигән конференциягә дә чакырганнар үзен. Шунда югары сыйныфта укучы бер егет Фәнис аганың Нурсөя апага багышлап язган «Сиңа» дигән шигырен укып, аның алдында тезләнеп, кызыл розалар биргәндә, укучыларның да, укытучыларның да күзләре яшьләнә.
Бүген бу музей туган тел сагына да баскан, Фәнис Яруллин иҗаты аша татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли. Ләкин соңгы араларда туган телебезгә булган мөнәсәбәттән музей үзе дә зыян күргән. Музейны оештырып, аның белән сулап, аның белән яшәгән Илфат әфәнде Мусин, сәгатьләрен башка укытучыларга биреп, үзе бүтән мәктәпкә киткән... 
Музей ясау уе башына килгән һәм аны беренче оештырган кеше бик акыллы булгандыр ул. Музей дигән тарих йортларында талантка, батырлыкка, игелек-шәфкатькә, дуслык-мәхәббәткә һәм кешене кеше иткән тагын бик күп яхшы сыйфатларга һәйкәл куела. Фәнис ага Яруллин музееннан моңа тагын бер тапкыр инанып чыктым. Килегез, сез дә шундый хисләр кичерегез! 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: